enrutat
Баш бит / «Ак калфак» Мәчәләй авылында «Каз өмәсе» үткәрде
«Ак калфак» Мәчәләй авылында «Каз өмәсе» үткәрде

«Ак калфак» Мәчәләй авылында «Каз өмәсе» үткәрде

Кыш җитеп, беренче кар төшү белән элек-электән татар авылларында каз өмәләре башланып киткән. Берникадәр вакыт онытылып торганнан соң, бу матур милли йолабыз соңгы елларда күп урыннарда яңадан үткәрелә башлады. Моңа авылларда казларның күпләп үрчетелүе дә сәбәп булгандыр, мөгаен. Самарада татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы оештырылып, аның җитәкчесе итеп сайланып куелгач, минем бу бәйрәмне үз күзләрем белән күрү, аны үткәрүдә катнашу теләгем туды.

Моңа Казанда “Ак калфак” оешмасы үткәргән очрашуларда Татарстан авылларында инде гадәткә кергән “Каз өмәләре” турында сөйләшүләр дә этәргеч булгандыр.

“Дуслык” татар оешмасы советының чираттагы утырышында шул каз өмәләре турында сүз чыккач, оешманың президенты Фәхретдин әфәнде Канюкаев туган Мәчәләй авылында мондый бәйрәмнәрнең елның-елында үткәрүләрен сөйләп, балачак, яшүсмер чакларында үзенең дә каз өмәләрендә катнашуын сагынып искә төшерде. Без дә, урынбасарым Айсылу ханым Әбдиева белән, үзебез яшәгән авылларда ничек кичләрен кызлар, апаларның бергә җыелышып, каз йолкулары, гармуннар тотып егетләр дә килгәч, җырлап-биеп кич утыруларыбыз турында сөйләдек.

Менә, ниһаять, без Яңа елга бер атна вакыт калгач, Похвистнево районының Мәчәләй авылы мәктәбендә оештырылган “Каз өмәсе”нә барабыз. Без дигәнем ул – мин үзем һәм минем урынбасарларым Айсылу Әбдиева һәм Гөлфия Кәримовалар.

Самарадан чыгып барганда әле яңа гына таң атып килә иде. Шулай да, төнге утлар әле сүндерелмәгән, мәйданнарда, предприятиеләр, учреждениеләр алдына куелган чыршылар йолт-йолт итеп тирә-юньгә нурлар сибәләр. Бу күңелләрдәге бәйрәм хисен тагын да арттыра төшә, алда безне Яңа ел белән бергә яңа бәхетләр, күңелле очрашулар көтә кебек тоела иде.

Бәс сорган агачларга, урыны-урыны белән томан каплаган юлларга карап, матур уйларга батып бара торгач, Мәчәләйгә дә килеп җиткәнбез икән бит.

Безне ерактан күренеп торган мәчет манарасы каршы алды.  Ә мәктәптә дәресләр бара иде әле. Шуңа да аның коридорларында тып-тын, бернинди тавыш та ишетелми.

Алдан сөйләшеп куелганча, безне вакытында әле Фәхретдин Бәдретдин улын да укыткан укытучы Бибинур Зәки кызы Газизова каршылады һәм мәктәп белән таныштырды. Ул ике катлы булып, чисталыгы, яхшы җиһазландырылуы белән үзенә җәлеп итеп тора. Диварларына төрледән-төрле эчтәлекле стендлар, укучы балалар ясаган рәсемнәр эленгән. Тиз генә икенче каттагы музейны да карап чыктык. Шул арада мәктәптә дәресләр тәмамланды. Зур тамаша залы укучы балаларның чыр-чулы тавышлары белән тулды. Бер-бер артлы аерым-аерым да, күмәкләшеп тә милли киемнәргә киенгән хатын-кызлар да килә башлады. Барысының да кулларында безгә күрсәтергә дип алып килгән тукып эшләнгән һәм чигелгән сөлгеләр, япмалар… Шулардан аерым күргәзмә дә оештырылды. Шушында ук өстәлләргә милли татар ризыклары да төзеп куелган иде.

Менә укучы балалар арасында рәсем ясау, гаиләләрнең шәҗәрә агачын тутыру бәйгеләре башланып китте. Аларның барсына да бәя бирер өчен аерым жюри комиссиясе булдырылып, җитәкчелекне үз кулына Айсылу ханым Әбдиева алды.

Ә зур залда татар теле укытучысы Зөләйха Касыйм кызы Мияссарова, укучы балалар һәм өлкәннәр Миңнур Юныс кызы Яхина, Жанна Арслан кызы Әмирова, Разия Салимҗан кызы Канюкаева, Сәгыйдә Юныс кызы Субеева, Асия Ильяс кызы Исмәгыйлова башкаруындагы җыр-биюләр белән каз өмәсе бәйрәме кызганнан-кыза гына барды.

Менә бер төркем егетләр зал уртасына зур савытларга тутырылган каз түшкәләрен кертеп куюга хатын-кызларыбыз каз өмәсенә багышланган җырларыбызны җырлый-җырлый аларны йолкырга керештеләр. Бу күмәк эш уен-көлке, мәзәк сүзләр әйтешеп алып барылды. Ә бөтен залны әйләндереп утырган тамашачылар каз йолкучыларга төрле киңәшләр, тәкъдимнәр биреп тордылар, ә бу бәйрәмгә үзенә бер ямь өстәде.

Казларны йолкып бетерүгә, берничә яшь хатын-кыз түшкәләрне көянтәләргә асып, якындагы чишмәгә юарга алып китте. Ә аларны гармунда төрле матур милли көйләребезне уйнап, авылның иң оста гармунчысы Шакир Таһир улы Абдрахманов озата барды.

Чиста итеп юылган казларны хатын-кызлар көянтәләренә асып залга килеп кергәч, тамашачылар аларны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Шушында ук каурый бәйгесе башланып китте. Бертөркем хатын-кызлар каз өмәләрендә генә биелә торган үзенчәлекле “Чума үрдәк – чума каз”, “Канатлар сибү” кебек биюләрне башкардылар.

Укучы балалар арасында үткәрелгән рәсем ясау, гаилә шәҗәрәләрен барлау кебек бәйгеләргә дә йомгак ясалды. Җиңүчеләргә минем урынбасарым, жюри комиссиясе җитәкчесе Айсылу ханым Әбдиева “Дуслык” һәм “Ак калфак” оешмалары әзерләгән бүләкләрне тапшырды. Укучы балалар да җавапсыз калмадылар. Безгә һәм бәйрәмгә килүчеләргә үзләренең кечкенә генә спектакльләрен күрсәттеләр.

Шулай итеп, безнең каз өмәбез ахырына якынлашты. Җәмилә ханым Канюкаева каз бәлешенең пешеп җитүе турында хәбәр биреп, барыбызны да бәйрәм табынына чакырды.

Миңа анда әле тагын күп милләттәшләребез белән күрешеп сөйләшергә насыйп булды. Шуларның берсе – өлкән яшьтәге Әкълимә апа Сөләйманова мине кочаклап ук алып, күренекле эшкуар Фәхретдин Канюкаевка мәчәләйлеләргә даими ярдәм күрсәтеп торганы өчен авылдашларының зур рәхмәтен тапшыруны сорады. Аның бу теләкләренә мәктәптә 40 ел укыткан, шуларның унысын директор булып эшләгән Тәнзилә ханым Хәбибуллина, 34 ел китапханә белән җитәкчелек итүче Разия ханым Канюкаева да кушылды.

Авылда әле тагын тыл һәм хезмәт ветераннары – апалы-сеңелле 92 яшьлек Зәкия һәм  85 яшьлек Миңнехаят Миргазыян кызлары белән очрашуым да тирән эз калдырды. Аларның икесенә дә өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин карары буенча яңа фатирлар бүлеп биргәннәр икән. Шуның өчен өлкә җитәкчесенә рәхмәтле алар.

Менә шундый кызыклы очрашулар, күрешүләр насыйп булды, Похвистнево районының Мәчәләй авылына каз өмәсенә баргач. Ә биредә мондый бәйрәмнәр үткән елда күп үткәрелгәндер, дип уйлыйм. Әйтүләренчә, авылда 25 — 30ар, хәтта 60 – 70әр баш каз асраучылар да булган. Шундыйлардан Мәгъзүрә Исмәгыйлова, Клара Субеева, Фатыйма Иваева, Әлфия Сапукова, Миңнур Мамышеваларның гаиләләрен атарга кирәктер.

Алдагы елларда каз асраучылар саны тагын да күбрәк булыр, каз өмәләре бүгенгедән дә матуррак узар, дигән ышаныч белән кунакчыл Мәчәләй авылы, биредә яшәүчеләр белән саубуллаштык. “Ак калфак” оешмасына берләшкән хатын-кызларыбыз бу авылда әле тагын шундый күп чаралар үткәрергә вәгъдә итеп калдылар.

Разия Аюпова, «Бердәмлек», Самара

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*