tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”лар вирус белән көрәштә
“Ак калфак”лар вирус белән көрәштә

“Ак калфак”лар вирус белән көрәштә

Габдрәкыйпова Рәйфә Фарит кызы 40ел буе Оренбург өлкә хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән. Ә хәзер, менә инде 3ел дәверендә узенең ак калпагын ак калфакка алыштырып, Сакмар районы Татар Каргалысы авылының “Ак Калфак” иҗтимагый оешмасында җитәкче булып татар телен, милли гореф-гадәтләрен саклау буенча хатын-кызлар, балалар белән зур эш алып бара.
Үзе шундый уңган, бик кешелекле, олы йөрәкле булганга күрә, халыкка гел яхшылык эшләргә тырыша. Илебезгә шундый зур авырлык килеп төшкәч, коронавирус белән көрәш алып барырга Рәйфә апа җиңнәрен сызганып, кешеләргә ярдәм итәргә кереште! Бугенге көнне ул үз куллары белән 500дән артык маска тегеп, бөтен өлкә “Ак калфак” әгъзаларын, үзе 40 ел эшләгән хастаханә хезмәткәрләренә, Татар Каргалысы авылының балалар бакчасына, Администрация, почта, кибет эшчеләренә таратып чыккан. Әле ул изге эшен тәмамларга ашыкмый. Көне-төне тегә дә тегә!
Рәйфә апа маскалары Оренбургтан Казанга да килеп җитте – алар  Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләренә таратылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*