tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”лылар – Самара өлкәсендә
“Ак калфак”лылар – Самара өлкәсендә

“Ак калфак”лылар – Самара өлкәсендә

“Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы чираттагы күчмә утырышын уздыра. Бу юлы милли гореф-гадәтләребезне саклаучы һәм үстерүче ханымнар Самара өлкәсендә кунакта.  “Шәҗәрәдә бабаларымның тарихи хәтере” дип исемләнгән чарада Татарстаннан һәм Россия регионнарыннан 100 вәкил катнаша.

Бүген хатын-кызлар Похвистнево районының Гали авылы, андагы гореф-гадәтләр белән таныша. Программада балалар бакчасы, авыл музее, Гали мәдрәсәсе, 3нче һәм 4нче мәхәллә мәчете, “Хәләл” цехы, “Исхаков” крестьян-фермер хужалыгында булу. Шулай ук “ак калфаклы”лар өчен өйрәтү дәресләре (калфак тегү һәм чигү, сӛлге чигү, Шамаил чигү, йоннан панно эшләү, бавырсак һәм кош теле пешерү) үткәреләчәк. Алар Татар гаиләләрендә кунак итү гореф-гадәтен дә күрә алачак.

13 ноябрь көнне Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбендә утырышның секцияләре һәм «Заря» мәдәният йортында пленар утырышы узачак. Шулай ук бу көнне хатын-кызлар “Мәүлед Ән-Нәби” бәйрәмендә дә катнашачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*