enrutat
Баш бит / Академик Мирфатыйх Зәкиевкә – 90 яшь
Академик Мирфатыйх Зәкиевкә – 90 яшь

Академик Мирфатыйх Зәкиевкә – 90 яшь

Дөньякүләм атаклы галим, академик Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевнең минем авылдашым булуы белән мин чиксез горурланам. Мин генә дә түгел, безнең Кәрәкәшле авылы, Ютазы районы халкы гына да түгел, ә бөтен Татарстан халкы аның белән хаклы рәвештә горурлана, чөнки татар тел белеменең тулы бер тарихи этабы академик Мирфатыйх Зәкиев исеме белән бәйле. Ул этапны «Зәкиев чоры» дип атыйлар, чөнки ул татар теле белемен дөньякүләм югары дәрәҗәгә күтәрде, «Зәкиевнең лингвистик мәктәбе» дигән мәктәп барлыкка китерде. Ул 500дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 40тан артык китап бастырып чыгарды.

Авылдашым дисәм дә,Мирфатыйх абый Кәрәкәшледән 1925-1926 елларда күчеп утырган Зәйпе поселогында туып-үсә. Ә мин Кәрәкәшленең үзеннән. Икебез дә Кәрәкәшле мәктәбендә укыдык. Әмма аның белән минем арада яшь аермасы зур: ул миннән унөч яшькә өлкәнрәк. Мин мәктәпкә укырга кергәндә (1948), ул инде мәктәпне тәмамлап, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә III курста укыган. Ә мин Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кергәндә (1960), Мирфатыйх абый инде университетның татар теле кафедрасы мөдире иде. 1963 елда ул докторлык диссертациясе яклады, фәннәр докторы булды, ә мин әле – студент. Мин аңа буй җитмәслек кеше итеп карый идем (һәм әле хәзер дә минем өчен ул шулай булып кала бирә). Без аның белән мин студент чагында түгел, ә 1968 елда мин аспирантурага укырга кергәч, якыннан аралашып киттек. Аннан соң инде төрле җыелышларда, докторлык диссертацияләре яклау советы утырышларында бергә булдык. Икебез дә Кәрәкәшледә мәчет ачу тантанасында катнаштык; сирәк булса да, очрашып, фикерләшеп яшәдек.

Фәнни эшчәнлеге
Мирфатыйх Зәкиевнең халкыбыз өчен эшләгән эшләрен санап бетерерлек түгел. Фәнни ачышлары да гаять күп. Биредә шуларның бары кайберләренә генә тукталып китәм. «Хәзерге татар әдәби теле: синтаксис» дигән беренче монографиясен ул 1958 елда 30 яшендә бастырып чыгара. 1963 елда «Татар теленең синтаксик төзелеше» дигән икенче монографиясе (464 бит) дөнья күрә һәм шул ук елда (35 яшендә) докторлык диссертациясе яклый. Беренче оппоненты академик Б.А.Серебренников, башка оппонентлар, күренекле галимнәр Е.Убрятова һәм Җ.Киекбаев та бу хезмәтне бик зур бәялиләр.

Мирфатыйх Зәкиев татар теленең фонетика, морфология һәм лексикология бүлекләре буенча да тикшеренүләр алып бара. Төрки телләрнең грамматик төзелешен Европа һәм рус галимнәренең хезмәтләренә ияреп, алар юлы белән түгел, ә төрки телләрнең үз табигатьләреннән чыгып тикшерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килә. Бу концепциягә ул гомере буе тугры булып кала.
Галимнең эшчәнлегенең бер юнәлеше татар һәм төрки халыкларның тарихы белән бәйле. Тарихчы буларак ул түбәндәге хезмәтләрен бастырып чыгарды: «Татар халкы теленең барлыкка килүе». – 1977 (207 б.); «Проблемы языка и происхождения волжских татар». – 1986 (304 б.), «Волжские булгары и их потомки». – 1993 (160 б.); «Татары: проблемы истории и языка». – 1995 (464 б.); «Материалы по истории татарского народа». – 1995 (496 б.); «Проблемы лингвоэтноистории татарского народа». – 1995 (194 б.) һ.б.

1980 елда Мирфатыйх Зәкиев Ташкентта Өченче Бөтенсоюз Тюркология конференциясендә, кыю рәвештә, Европа һәм Азия халыклары телләре турында өр-яңа концепция белән чыкты. Соңрак, 1998 елда ул үзенең бу фәнни карашларын «Төрки-татар этногенезы» (М. 1998) дигән 624 битле капиталь хезмәтендә бастырып чыгарды. Бу бөтен төрки халыклар телләре тарихында зур вакыйга булды. Галим бу хезмәтендә үз концепциясен тәкъдим итте: XIX-XX гасырлар буе Европа галимнәре безнең эрага кадәр яшәгән скиф, сак, сармат, тохар һ.б. кабиләләрне иран-фарсы телле кабиләләр дип исбатлап килде – фәндә шул теория яшәп килә иде. Ә Зәкиев, бик күп фактик дәлилләр китереп, скиф, сак, массагет, сармат, алан, тохар, кушан кебек кабиләләрнең төрки телле булуларын һәм аларның хәзерге төрки халыкларның, шул исәптән татарларның да иң борынгы бабалары булуын исбат итте. Бу үзе генә дә төрки дөньяда XX гасыр ачышы булып саналырга хаклы. Шушы ук хезмәттә ул, Идел-Урал төбәгендә яшәп килүче татар, башкорт, чуваш халыкларының телләре чит төбәкләрдән килмәгән, ә нәкъ менә хәзер үзләре яши торган урыннарда формалашкан булуын исбатлады. Шулай итеп, Мирфатыйх Зәкиев татар халкының этник тарихы буенча төп белгечләрнең берсенә әверелде.

«Татары: проблемы истории и языка» дигән монографиясендә (1995) ул халыкның тарихы тел тарихы белән тыгыз бәйләнгәнлеген исбат итте. Хезмәттә төрки телләр, аларның тарихына бәйләнешле борынгы һәм хәзерге Шәрык, гарәп галимнәренең дә карашлары анализлана. Ерак гасырларга үтеп кереп, Идел-Кама буйларында кулланылучы Урал-Алтай телләр группасы мәсьәләсен ачыклый, анда төрки телләрнең урынын билгели. Тарихта беренче тапкыр хәзерге татар халкының этник тамырларын тикшерә, сәяси сәбәпләргә бәйләп тагылган «Болгар-чуваш теориясе»нең чын асылын ачып бирә: Идел буе болгарларының хәзерге чуваш телендә түгел, ә угыз-кыпчак телендә сөйләшкәнлекләрен исбатлый. Төрки халыкларның борын-борыннан киң Евразия территориясендә яшәгәнлекләрен тел, этнография, мифология, археология, эпиграфия һәм башка язма, басма тарихи чыганаклар нигезендә ышандырырлык итеп исбат итә.

Шунда ук Зәкиев рус тарихчыларының гасырлар буе «сакалиб» дип аталган болгар халкын «славян» дип санап килүләрен тәнкыйтьләп, бу сүзнең кыпчак этнонимы икәнен тәфсилләп дәлилли. Бу монография төрки этнонимия өлкәсендә яшәп килүче буталчыклыкларны төзәтүгә зур өлеш кертте. Шушы ук хезмәттә галим: «Скиф, сарматлар чорында ук Көнчыгыш Европада төрки халыклар яшәгән. Бу урыннарда бер халык белән икенче халык гасырлар дәвамында алышынып яшәмәгән, ә тарихның төрле чорларында әле бер кабилә, әле икенче исемдәге кабилә җитәкче урынга чыккан; шулай итеп, этнос үзгәрмәгән, ә халыкның исеме (этнонимы) гына үзгәргән, төрле исем белән йөргән, ә нигездә шул ук кабиләләр яшәүләрен дәвам иткән», – дип аңлата. Бу бик кыйммәтле ачыш. Майя, шумер халыклары да төрки нигезле дигән фикере дә бик мөһим. Мирфатыйх Зәкиевнең фәнни җитәкчелегендә «История татарской культуры в контексте «Запад-Восток» дигән коллектив монография дөнья күрде. Татар теленең академик грамматикасын язу эшен дә Мирфатыйх Зәкиев җитәкләде. Бу эшкә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты һәм башка фәнни институтлардан иң тәҗрибәле галимнәр җәлеп ителде. Алар еллар дәвамында рус телендә өч томлык «Татар теленең академик грамматикасы»н яздылар. Бу капиталь хезмәт 1993 елда басылып чыкты.

Педагогик эшчәнлеге
Мирфатыйх абый күп еллар буе студентларга «Татар тел белеме тарихы», «Татар теле лексикасы проблемалары», «Татар теле һәм милли тарихының бәхәсле мәсьәләләре», «Казан университетында тюркология фәненең барлыкка килүе һәм үсеше» һәм башка курслардан лекцияләр укый. Аның дәресләре тирән эчтәлекле һәм кызыклы үтә. Шуңа күрә аны махсус курслар укырга Башкортстан, Якутия, Үзбәкстан, Казахстан югары уку йортларына, Алабуга, Стәрлетамак пединститутларына да чакыралар. Үзе укый торган курслар буенча Мирфатыйх Зәкиев монографияләр, дәреслекләр, уку-укыту әсбаплары бастырып чыгарды. 1958 елдан башлап бүгенгә кадәр татар теле укытыла торган вузларда әлеге предметлар Мирфатыйх Зәкиев китаплары буенча укытыла. Аның рәислегендә барлык вузлар өчен «Хәзерге татар әдәби теле» дигән уртак программа әзерләнде. Ул 6-8нче класслар өчен татар теле дәреслекләре язуда да актив катнашты.
Аның җитәкчелегендә барлыгы 40 кандидатлык һәм 10 докторлык диссертацияләре якланды. Ул йөзләрчә диплом эшләренә җитәкчелек итте. Аның турыдан-туры катнашлыгында Казанда Башкортстаннан гына да С. Поварисов, В.Псәнчин, М.Минһаҗетдинов, К.Әхмәтйәнов, Г.Ибраһимов, Л.Рәхмәтуллина һәм башкалар кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклады.

Администратор, җитәкче
1960 елда, Х.Госман тәкъдиме буенча, КДУда мөстәкыйль татар теле кафедрасы оештырыла һәм аның мөдире итеп доцент Мирфатыйх Зәкиев сайлана. 1960 елда ук бу кафедра «Проблемы тюркологии и истории русского востоковедения» дигән темага Бөтенсоюз конференциясе үткәрә. Татар теле буенча аспирантура ачыла. 1965 елда аны Казан пединститутының фән буенча проректоры итеп билгелиләр, ә 1967 елда ул шушы институтның ректоры булып сайлана. Ректор буларак ул Казан пединститутын алдынгы вузлар дәрәҗәсенә күтәрү өчен зур тырышлык куя. Нәтиҗәдә институт 1978 елда, СССРдагы 205 пединститут арасында беренче урынга чыгып, КПСС Үзәк Комитетының Күчмә Кызыл Байрагы һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Институтның эш тәҗрибәсен Югославиядә үткәрелгән Халыкара конгресста үрнәк итеп куялар. Доклад белән Зәкиев үзе чыгыш ясый.

Мирфатыйх абый чорында пединститутка (көндезге һәм читтән торып уку бүлегенә) студентлар кабул итү ике тапкырга арта. Пединститутның яңа бинасы, студентлар өчен тугыз катлы ике тулай торак төзелә. Студентларның спорт белән шөгыльләнүе өчен уңай шартлар тудырыла: спорткомплекс һәм Яльчикта спорт лагере сафка баса.

1986 елда Мирфатыйх Зәкиевне Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры итеп билгелиләр. Үзенең эшен ул институтның мөстәкыйльлеге өчен көрәштән башлап җибәрә. Иң элек ТӘТИне Физика-техник институты балансыннан аерып ала, үз балансын, үз бухгалтериясен барлыкка китерә. Кулъязмалар саклар өчен ике мирасханә булдыра. Этнография, текстология, лексикология бүлекләрен ачтыра. Татар энциклопедиясе һәм тарихи-мәдәни мирас бүлекләрен барлыкка китерә. Тиздән бу институт халыкара фәнни конференцияләр, симпозиумнар үткәрү урынына әверелә. Англия, Шотландия галимнәре белән берлектә халыкара конференция үткәрелә. Анда төп докладны Мирфатыйх абый ясый.

Директор булып эшләгәндә, татар фәне яңадан-яңа биеклекләр яулый: бу институттан 1992 елда Татар энциклопедиясе институты, 1996 елда Тарих институты (тарих, этнография, иҗтимагый фикер тарихы, археология бүлекләре белән) аерылып чыга. Сәнгать бүлеге (театр сәнгате, музыка, сынлы сәнгать, архитектура, мәдәният тарихы бүлекләре белән) төзелә. 1992 елның гыйнварында аны Татарстан Фәннәр академиясенең гуманитар фәннәр буенча академик-секретаре һәм Фәннәр Академиясенең Президиум әгъзасы итеп сайлыйлар.

Җәмәгать эшлеклесе
Мирфатыйх абый балачактан ук гел халык арасында. Әтисе вафат булгач, ул гаиләдә иң зур бала булып кала. Ярдәмчесез калган гаиләдә, авыру әнисенә бердәнбер терәк-таяныч булып, алты яшеннән көтүче ярдәмчесе булып эшли башлый. Сугыш чорында, аннан 1946-1948 ачлык елларында, бәләкәй эне-сеңелләрен ачтан үтермәс өчен бөтен тырышлыгын җыеп, колхозда эшли: почтальон да, конюх та, тимерче дә була. Үз кул көче белән гаиләне тотып тора. Мәктәптә дә отличнога укып бара, стена газетасын чыгаруда катнаша, колхозның ревизия комиссиясе секретаре да, пропагандист та була. Шулай итеп, балачактан ук батырларча көрәшеп яшәү аңа киләчәктә тормышта яңадан-яңа үрләр яулап алырга ярдәм итә: ул берсеннән-берсе җаваплырак та, зуррак та җәмәгать эшләрен башкара башлый. Студент чагында дүрт ел буе группаның комсоргы, соңрак факультет партоешма секретаре, пединститут ректоры булып сайлангач, Казанның Совет районы депутаты вазифаларын үти. 1980 елда аны ТАССР Югары Советы депутаты һәм Югары Совет рәисе итеп сайлыйлар. Ун ел буе (1980-1990) ул Татарстан Югары Советы рәисе булып эшли. «Татарстан республикасы халыклары телләре турында»гы Законны әзерләү Дәүләт комиссиясен җитәкли. 1970 елдан алып ул – Габдулла Тукай премияләре, ә 1993 елдан Фән һәм техника буенча Татарстан Дәүләт премияләре комиссиясе әгъзасы.

Академик Мирфатыйх Зәкиев – дөньякүләм танылган шәхес. Ул – тюркологларның Совет комитеты бюросы, «Советская тюркология» журналы редколлегиясе члены булды. Төркия гуманитар фәннәр академиясенең Мактаулы әгъзасы булып сайланды. 1992 елда Англиянең Биографик үзәге аңа «1992 елның халыкара иң абруйлы кешесе» дигән исем бирде, XX гасырның иң атаклы кешеләре исемлегенә кертте. Ә Американың Биографик үзәге аны 1997 елда «Дөньяның иң танылган биш мең кешесе» дигән китапка һәм «Дөньяның иң күренекле биш йөз йогынтылы шәхесе» исемлегенә кертте. Әлбәттә, мондый бөтендөнья күләмендә танылган шәхес белән, авылдаш белән горурланмыйча мөмкин түгел! Халкыбыз да аны лаеклы рәвештә хөрмәт итә: туган авылым Кәрәкәшленең үзәк урамы академик М.З.Зәкиев исемен йөртә.

Шулай итеп, Мирфатыйх абый, безгә соклангыч яшәү үрнәген күрсәтеп, үзенең 90 яшьлек бәйрәменә килеп җитте. Бу бит бик күпләр ала алмаган биеклек! Без аны бу данлыклы юбилее белән ихлас күңелдән котлап, аңа киләчәктә дә сәламәтлек, тормышта һәм иҗатында яңа үрләр ала баруын дәвам итүен телибез!

Әнвәр Шәрипов, филология фәннәре докторы, профессор.

Фото: elitat.ru

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*