tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актаныш районында Минтимер Шәймиевкә һәйкәл урнаштырылды
Актаныш районында Минтимер Шәймиевкә һәйкәл урнаштырылды

Актаныш районында Минтимер Шәймиевкә һәйкәл урнаштырылды

Республиканың Актаныш районы Әнәк авылында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә һәйкәл урнаштырыла. Блогер Эльза Нәбиуллина Instagram социаль челтәрендә шул хакта хәбәр итте.

«Бу — аның туган авылы. Очраклы рәвештә генә әлеге вакыйганың шаһиты булдым. Һәйкәлнең рәсми ачылышы 26 августка билгеләнгән. Шул ук көнне „Бабайда кунакта“ дигән парк та ачылыр дип көтелә», — диелә постта.

Парк Әнәк авылы уртасыннан агып уза торган Сарашлы инеше буенда төзелә. Анда яр буе зонасы һәм сәхнә булачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*