tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге икенче халыкара фестивальнең зона туры узды
Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге икенче халыкара фестивальнең зона туры узды

Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге икенче халыкара фестивальнең зона туры узды

Биредә Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Азнакай районнары белән рәттән, Башкортстаннан да сәнгать сөючеләр үз көчләрен җыр, бию, нәфис сүз юнәлешләре буенча сынады.

Бәйгедә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева сәламләп, уңышлар теләде.

Чыгыш ясаучыларга бәяне мәртәбәле жюри бирде. Аның рәисе булып, Әлфия апаның кызы, Әлфия Авзалова иҗаты фонды җитәкчесе Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова тора.

Ул бәйгедә катнашучыларның, яшьләр арасында да әнисенең иҗаты белән кызыксынучыларның күп булуына сөенүен белдерде.

Әлеге турдан узганнарга 23 октябрь көнне Казанда икенче турда үз көчләрен сынау мөмкинлеге бирелде. Җиңүчеләр исә 25 октябрьдә “Пирамида” күңел ачу үзәгендә чыгыш ясаячак.

Рузилә Хәсәнова

aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*