tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта Әлфия Авзалова конкурсы үткәрелә
Актанышта Әлфия Авзалова конкурсы үткәрелә

Актанышта Әлфия Авзалова конкурсы үткәрелә

12-13 декабрьдә Татарстанның район үзәге Актаныш авылында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Ә.Авзалова исемендәге IV нче ачык төбәкара җыр конкурсы үткәрелә.

альфия авзаловаКонкурсны Татарстанның халык иҗаты һәм мәдәни агарту методик үзәге, Актаныш районы хакимияте, Актаныш районының мәдәният һәм социаль агарту бүлеге оештыра.

Актаныш төбәге танылган җырчының туган ягы, шуңа күрә якташлары бу бәйгене беренче чиратта халкыбызның легендар җырчы сандугачы Әлфия Авзалованың иҗатын данлау макстаыннан уздыра. Әлбәттә, конкурсны тәрбияви Татарстан, Башкортстан һәм башка төбәкләрдәге талантлы яшьләрне барлау һәм сәхнәгә чыгару максатын да куя.

Конкурста 15- 35 яшькә кадәрге узешчән җырчылар катнаша ала, һәр катнашучының 3 җыр башкаруы шарт: Әлфия Авзалова репертуарыннан 1 җыр, татар яки башкорт халык җыры (катнашучы үзе сайлап ала), татар композиторлары җырлары, романслары.

Фестиваль 2 турда үткәреләчәк. Беренче тур- сайлап алу, анда конкурсантлар композитор җырларын башкара. Икенче турда барлык конкурсантлар халык җыры һәм Ә. Авзалова репертуарыннан җыр башкара

Гала концерт 13 декабрь Актаныш районы мәдәният йортында узачак дип хәбәр итә оештыручылар.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 10 декабрьгә кадәр кабул ителә, Тулырак мәгълүматны, конкурс нигезләмәсен Актаныш районының рәсми сайтында карарга була.

ЗАЯВКА

На участие в межрегиональном конкурсе татарской песни имени Альфии Авзаловой

  1. Фамилия, имя отчество____________________________________________________
  2. Число, месяц, год рождения________________________________________________
  3. Место рождения__________________________________________________________
  4. Адрес направляющей стороны (контактный телефон)___________________________
    ___________________________________________________________________________
  5. Программа выступлений:
  6. Ф.И.О концертмейстера ____________________________________________________
  7. Контактный телефон _______________________________________________________

Тел/Факс: 8-8(5552) 3-12-87, Мавлетова Энже Муллануровна- директор «Актанышский ЦБС»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*