tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта Әлфия Авзалованың музее ачылды
Актанышта Әлфия Авзалованың музее ачылды

Актанышта Әлфия Авзалованың музее ачылды

Биредә бик күп кызыклы экспонатлар урын алган. Әлфия Авзалованың фотолары һәм аудио һәм видео кассеталарыннан тыш, сәхнә костюмнары, истәлек язмалары һәм башкаларны күрергә мөмкин.

Актаныштның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясендә күренекле җырчысы Әлфия Авзалованың музее ачылды. Музей ачылу тантанасында Казан федераль университеты ректоры, Россия галиме, педагог, дәүләт эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, физика-математика фәннәре кандидаты, профессор Илшат Гафуров катнашты, дип яза aktanysh-rt.ru/.

Актаныш халкы үз районныннан чыккан талантлы шәхес, моң патшабикәсе – Әлфия Авзалова белән хаклы горурлана. Район мәдәният йорты аның исемен йөртә, җырчының исемен мәңгеләштерү йөзеннән,Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-бәйге уздыру идеясы да Актаныштан чыкты һәм уңышлы тормышка ашырылып килә. Киләчәктә аңа һәйкәл ачу да күз уңында тотыла.

Ә музейны оештыру идеясе белән гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Әһлетдинова чыккан. Әлеге фикерне район башлыгы Энгель Фәттахов та хуплап алган. Нәтиҗәдә, республика президенты ярдәме белән күләмле генә эшләр башкарылып, матур, зәвыклы музей барлыкка килгән.

Биредә матурлык музейга илтүче коридордан ук башлана. Биредә бик күп кызыклы экспонатлар урын алган. Әлфия Авзалованың фотолары һәм аудио һәм видео кассеталарыннан тыш, сәхнә костюмнары, истәлек язмалары һәм башкаларны күрергә мөмкин. Музей тантаналы ачылганнан соң, алар белән якыннанрак, Ландыш Әһлетдинова таныштырып чыкты.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*