tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта “Шәҗәрәдә – чал тарих” исемле шәҗәрә бәйрәме үтте
Актанышта “Шәҗәрәдә – чал тарих” исемле шәҗәрә бәйрәме үтте

Актанышта “Шәҗәрәдә – чал тарих” исемле шәҗәрә бәйрәме үтте

Актаныш районы Чуракай авылында “Шәҗәрәдә – чал тарих” исемле шәҗәрә бәйрәме үтте. Үзенчәлекле бәйрәмгә кунак итеп авылның абруйлы Шәеховлар,Салиховлар, Фәрраховлар нәселләренең вәкилләре чакырылган иде. Алар һәркайсы үзләренең нәсел шәҗәрәләрен эшләделәр һәм кичә барышында аны якладылар.

Буыннан буынга сакланып килгән кадерле дә, истәлекле дә булган гаилә ядкарьләре белән тамашачыны таныштырдылар, татар халкының милли ризыкларын тәкъдим иттеләр. Кулларына гармун алып җырлы- биюле тамаша белән халыкны ял да иттерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*