tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актаныштагы Сәләтле балалар гимназия-интернат укучылары “Татарча диктант”ны Санкт-Петербургта язды
Актаныштагы Сәләтле балалар гимназия-интернат укучылары “Татарча диктант”ны Санкт-Петербургта язды

Актаныштагы Сәләтле балалар гимназия-интернат укучылары “Татарча диктант”ны Санкт-Петербургта язды

19 октябрь көнне Санкт-Петербург шәһәрендә үткән XXI Халыкара “Пушкин һәм дөнья культурасы” конференция кысаларында Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары әлеге шәһәрдә урнашкан ТРдаими вәкиллегендә кунакта булдылар. Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясендә катнаштылар.

Төркем җитәкчесе – ТР атказанган укытучысы Л.Ф.Әһлетдинова Санкт-Петербургта яшәүче милләттәшләребезне сәламләде, укучылар бн гимназия, андагы проектлар турында сөйләде.

Әлеге шәһәрдә яшәүче татар диаспорасын конференциядә җиңүгә ирешкән Фәрдиева Алисәнең (җит.Ч.Р.Шәрипова) гимназиядә чыгучы “Ак җилкән” газетасы аеруча кызыксыну уятты. Үз чиратында, Алисә һәм аның җитәкчесе Чулпан Рәмзил кызы алардан интервью алды. Соңыннан Ландыш Филүс кызы Мөхәммәтшинның “Саумысез, аккошлар!” исемле диктант текстын милләттәшләребезгә тәкъдим итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*