tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Актыр татар сөлгесе, керсез күңел көзгесе” – Сургутта конкурс
“Актыр татар сөлгесе, керсез күңел көзгесе” – Сургутта конкурс

“Актыр татар сөлгесе, керсез күңел көзгесе” – Сургутта конкурс

Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияты каршында эшләп килүче ” Ак калфак” татар хатын-кызлар берлеге 13 октябрь, якшәмбе көнне үз эшен башлап җибәрә. Узган елгы кул эшләнмәләренә кушып, быел кызлар-ханымнар сөлге чигәчәк. Шул форсаттан чыгып, “Ак калфак” татар хатын-кызлар берлеге, татар милли-мәдәни мохтарияты белән берлектә “Актыр татар сөлгесе, керсез күңел көзгесе” дигән конкурс игълан итә.

Конкурска “Сабан туе” бәйрәменә ике атна кала нәтиҗә ясалачак. Җиңүчеләрне бәйрәмдә акчалата бүләкләү булачак. Бәясен (суммасын) бераз соңрак хәбәр итәрбез. Конкурсның шарты: конкурста катнашырга теләк белдерүегезне безгә хәбәр итәргә, ә сөлгене кул белән үзегез чигәргә, эшләнгән эшләрне татар милли мәдәни мохтарияты музеена истәлеккә тапшырырга тиешсез.

Әйдәгез, кызлар,табигатьнең гүзәллегенә сокланып, кыңгырау чәчәгенең зәңгәрлеген, гөлчәчәкнең кызыллыгын кулланып, чиккәндә матур уйлар уйлап, сандугачларның моңлы җырларын тыңлап, үзенчәлекле бизәкләр табып татар сөлгеләрен чигүне гадәткә кертеп җибәрик.

Һәм шулай ук,якшәмбе, 13 октябрь 15:00, Бажов 31 йортта барлык Ак калфаклыларны көтеп калабыз!

Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияты

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*