enrutat
Баш бит / «Акыл фабрикасы» оратор булырга өйрәтә
«Акыл фабрикасы» оратор булырга өйрәтә

«Акыл фабрикасы» оратор булырга өйрәтә

Бүген Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «СөйләмSkills» ораторлык осталыгы курсының беренче дәресе узачак. Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган әлеге дәресләр «Ачык университет: Акыл фабрикасы» кысаларында бара. Язылучылар бик күп булу сәбәпле, әлеге бушлай курсларга иң өлгерләре генә эләкте, теркәлү формасын берничә көннән ябарга мәҗбүр булдылар.

Дәресләргә язылып өлгергән катнашучылар сәхнәдә чыгыш ясарга, сәнгатьле сөйләргә, текстны әзерләргә, тавышны дөрес куярга, аудитория белән эшләргә, чыгышыңда юмор кулланырга өйрәнәчәк, дип белдерә чараны оештыручылар. Дәресләр бер ай буе: 17 февральдән 17 мартка кадәр дәвам итәчәк. Атнасына ике тапкыр: һәр дүшәмбе һәм шимбә — сүз осталары махсус тренинглар үткәрәчәк. Остаханәнең укытучылары Инсаф Абдулла, Резедә Сәлахова, Гөлназ Нәүмәтова, Рамил Агдеев һәм Айнур Әхмәтов үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер. Оештыручылар катнашучыларга соңга калмаска, дәресләрне калдырмаска һәм үзләре белән уңайлы аяк киемнәре алып килергә киңәш итте.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*