enrutat
Баш бит / Акыллы кеше күп телләр белә
Акыллы кеше күп телләр белә

Акыллы кеше күп телләр белә

Самар өлкәсенең «Сәлам» татар гәҗитәсе журналисты Хәмит угылы Фәрид Шириязданов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
70 яшь – ул, бер яктан, үткән тормышыңа, гамәлләреңә, хезмәтеңә нәтиҗәләр ясау вакыты булса, икенче яктан, киләчәгеңне төзү, үз алдыңа яңа максатлар кую турында уйлану чоры да.

Фәрид абый журналист кына түгел, ул әле шигырьләр дә иҗат итүче. Билгеле булганча, шагыйрьләр — нечкә күңелле кешеләр. Аларның үзләренә генә хас эчке дөньялары, уй-фикерләре, хисләре бар.

Фәрид Шириязданов белән сөйләшеп, аңа төрле темаларга кагылган сораулар бирдем. Кешенең җавапларыннан аның нинди шәхес икәнлеге ачык күренә. Фәрид абыйның фикерләрен, хис-тойгыларын туплаган җавапларын укып, сез дә аның асылын аңларсыз.

— Тормыштагы шатлыкларның кайсы мәңге истә калды?

— Гомер дәвамында бар да була. Яхшысы да, яманы да. Тик шатлыклар күбрәк истә калалар. Мәсәлән, бер урамда үскән иптәшләр белән каз саклаган, кузгалак-какыга йөргән чаклар онытылмый.

Әлбәттә, беренче тапкыр хәләл көчең белән, үзең эшләп, кулыңа акча алу да гомергә истә кала. Өлкән сыйныфларда укыганда имән чикләвеге җыйган өчен авыл хуҗалыгыннан укучыларга да акча түләделәр. Бу әле колхозда да яңа гына акчалата хезмәт хакы түләнә башлаган, акчаның иң кадерле чаклары бит!
Әлбәттә, тормышта үз тиңеңне табу һәм гаилә кору да – иң җаваплы, куанычлы һәм иң истәлекле вакыйга. Балалар тууы да шулай ук гомергә оныта алмаслык шатлык китерде.

— Сез хатыныгызны сайлап алдыгызмы әллә хәләл җефетегез үзе сезгә беренче күз салдымы?

— Үзем. Тормыш – ул кызык нәрсә. Бер күрмәгән, белмәгән кешеләрне очраштыра, таныштыра һәм гомергә бер-берсе белән бергә бәйли. Сине язмыш киләчәктә кем белән кавыштырачагын ниндидер эчке сиземләү белән алдан сизәсең һәм аңа иң яхшылардан булып күренергә, күңеленә үтеп керергә һәм үзеңнеке итәргә тырышасың.

— Әтиегезнең нинди киңәшләренә колак салдыгыз?

— Һәркем үз баласына изгелек кенә тели. Ул аны тик иң яхшылар исәбендә күрәсе килә. Без үскәндә олыларга аеруча зур хөрмәт күрсәтелә иде. Әтидән күп нәрсә табигый рәвештә күчкән булса да, кайбер киңәшләрен үзеңне бөгеп тә кабул итәргә туры килде.
Тормышта күпне күргәнгә, әти синең киләчәгеңне алдан исәпләп, төрле кисәтүләр ясап, киңәшләр бирә, тәкъдимнәр кертә. Мәсәлән, гаилә корганда үз милләтең кешесен сайларга, күршең белән гел яхшы мөгамаләдә булырга, олыларны хөрмәт итәргә, үчле булмаска һәм башка күп нәрсәләр.

Ул үзе туры сүзле, агымны ерып, гаделсезлекләргә каршы бара торган кеше булса да, эчкерсез, ярдәмчел, киң күңелле һәм мохтаҗларга һәрвакытта ярдәмгә әзер торган иде. Андыйларга шул бу тормышта яшәү кыен, бигрәк тә хәзерге заманда. Гомумән, бу тормышта яхшы булып яшәү – зур җаваплылыкны таләп итә торган нәрсә. Шунысы куанычлы, әтине менә нәкъ шул сыйфатлары, шундый булганы өчен әле хәзер дә зурлап искә алалар.

— Балаларыгызга тәрбия кылганда өстенлек кем кулында булды? Сезнеңме әллә хатыныгыз кулындамы?

— «Атаның катылыгы, ананың йомшаклыгы – тәрбиянең ике канаты», – дип юкка гына әйтмиләрдер инде. Ана кеше күбрәк балалар янында булып, алар белән тыгыз элемтәдә торса да, ул ата образын, аның кырыслыгын да тәрбиядә уңышлы куллана белә. Әлбәттә, икеңнең дә бер сүздә булып, тәрбияне бер юнәлештә алып барганда гына, ул уңышлы була ала. Кемдер тәрбияне үз кулына гына алып, үз ягына гына каерса, ул тотрыксыз була, дип уйлыйм.

— Авылыгыз турындагы китапны язганда дусларыгыз арттымы?

— Монда кемнең кем икәнлеге бик яхшы ачыклана. «Һәркемнең асылы тормыш авырлыкларын үткәндә ачык күренә», – диләр. Китапны язганда, мин узган дәвердәге хәлләр турында гына түгел, хәзерге кешеләр турында да үземә зур ачышлар ясадым. Күп нәрсәгә күзем ачылды. Яңа дуслар, теләктәшләр дә табылды. Ә иң кыйммәтлесе – иске дусларыма, элгәреге танышларыма хөрмәтем бермә-бер артты.

«Хәзерге заманда бу дөньяда тик яхшылыклар гына эшләп яшәү бик авыр», – дигән катгый уйларым да йомшарды.

Яшьтәшләрем, замандашларым Әбүзәр Галимуллин, Салават Йосыпов, Ядкәр Яруллин, Фәрит Гадыев, Илдар Гарифуллин кебек кешеләр янымда булганда, яшәү мәгънәсе, яшәү бәрәкәте арта. Мондый киң күңелле, үз авылының үткәннәрен хөрмәт итеп, киләчәген кайгыртып яшәүчеләр саны күп. Тик аларны санап үтү озакка китәр иде. Гомумән, авырлыклар заманында үскән үзебезнең дәвер кешеләренә хөрмәтем тагын да артты. Ул үзенә аерым токым, авырлыкларны җиңәргә өйрәнеп үскән буын кешеләре.

— Сез бу китапны җиде ел дәвамында яздыгыз. Төрле фәлсәфи уйланулар булгандыр. Бу хакта шигъри юллар тудымы?

— Әлбәттә. Үскәндә, без ачлыкны күрмәсәк тә, авыр елларның койрыгы әле безгә дә шактый кагылды. Салам түбәле өйләрдә, халык әле ипигә дә ныклап туенмаган, колхозда акча бирелми торган һәм кешеләрнең караңгыдан-караңгыга кадәр бер кило ашлык исәбенә хезмәт иткән заманнарда яшәргә дә туры килде.
Никадәр авыр булса да, халык киләчәккә өмет белән яшәде. Ярдәмләшү, хәлләрне белешеп, аңлашып гомер итү бар иде. Шуларны истә тотып, күз алдына бабаларыбызның тормышын китереп була. Тарихи материалларны кулланганда тагын да күп нәрсә ачыклана.

Кызганыч ки, тик менә бүгенгене аңлап, киләчәкне күз алдына китерү бөтенләй мөмкин түгел. Элгәре халык юклыкта яшәсә дә, бар җирдә дә ачык йөзләр, аңлашучанлык һәм теләктәшлек хөкем сөрә иде. Яшьләр, шау-гөр килеп, үзара матур аралаша белделәр. Олыларга хөрмәт яшәде.

Хәзер күпләр, үз эченә бикләнеп, үз мәнфәгатен, үз кесәсен генә кайгыртып яшиләр. Байлыгы арткан саен, кеше, җәмгыятьтән читләшеп, коймаларын, өйләрен биегәйтә, кешеләргә җирәнеп, түбәнсетеп карый.
Кеше алдаулар, халыкны акыртып талаулар хәзер егетлеккә санала, ә намуслылык булдыксызлыкка, мескенлеккә әверелә бара. Шулай итеп, ата-бабаларыбызның, үз җаннарын да жәлләмичә, көрәшеп, саклап килгән матур гореф-гадәтләребез югала, кешеләрдәге мили хисләр, туган телебез кадерсезләнә бара. Монда шигырь язу теләге гена түгел, әллә нинди акыл җитмәслек уйлар башка килә.

— Каләм тибрәткән кешенең йөрәген хатыныгыз аңлап яшиме?

— Шигырь язуны мин бик зур җаваплылыкка саныйм. Һәр эшне чын күңел биреп эшләгәндә генә, ул башкаларга да яраклы, файдалы була ала. Ә шигърият – аеруча нечкә, нәзберек һәм нәфис хисләр өлкәсе. Ул – аерым бер дөнья. Шигырь язу өчен әле күңелеңдә көчле теләк булуы гына да җитми. Аны, нечкә җепләргә тезгән кебек, башкаларның да күңеленә ярып керерлек итеп дөньяга чыгара белергә кирәк.
Ә, иң элек, монда үз-үзеңә каты таләпчән булу һәм зур чыдамлык кирәк. Владимир Маяковскийәйткәнчә: «Бер яхшы шигырь язу өчен меңнәрчә тонна сүзләр рудасын актарып, иң кирәген эзләп ала белергә кирәк!»

Ә инде язган нәрсә үзеңнең дә күңелеңә якын һәм аны җилкендерерлек түгел икән, димәк, аны башкалар да кабул итмәячәк.
Аллаһыга шөкер, хатыным Рушания язган шигырьләремне укый. Ул мактауга саран булса да, кайсысындыр мактап та җибәрә һәм күңеленә якын итеп кабул итә.

— Төнге күккә карап торганда башыгызга нинди уйлар килә?

— Бу – бик тирән мәгънәле сорау. Галәм киңлекләренең иксез-чиксез икәнлеген аңлап, күз алдына китерергә тырышсаң да, моңа баш җитми. Ә күк җисемнәренең төгәл бер тәртиптә булуы – бөтенләй акылга сыймый торган хәл. Моның өчен никадәр бөек көч һәм чиксез кодрәт кирәк бит!

Әлбәттә, төнлә йолдызлы күккә караганда, фикерләү офыгы күпкә киңәя, хисләр көчәя һәм төрле матур хыяллар туа. Йолдызлы күктә ниндидер тылсым һәм серлелек бар. Ул мәхәббәт хисләрен һәм төрле тирән уйланулар тудыра.

— Татар теле бүген пресс астында. Татар үзе дә моңа ярдәм итә. Ата-аналарның: «Татар теле кирәкми!» – дигән байрагын ничек бәялисез?

— Бар нәрсә дә тәрбиядән килә. Бу – тәрбиясезлек бәласе. Хәзерге ата-аналарның, әби-бабаларның да күбесе – динсезлек, имансызлык даирәсендә үскән кешеләр бит.
Тел – ул милләтнең нигезе. Милли һәм дини тәрбия бер бәйләмдә барганда гына, кешенең үз-үзенә, үз гаиләсенә, туган авылына һәм үз халкына карата хөрмәт хисләре тәрбияләнә, һәм шулар аның күңелендә яши ала.

Татарларның рухын сындырып, буйсындыру, милләтеннән һәм диненнән яздыру өчен ниләр генә эшләнмәде. Бернигә дә карамастан, бабаларыбыз үз милләтен, телен һәм динен батырларча саклап килделәр һәм аларны безгә әманәт итеп тапшырдылар.
Ә хәзерге заманда милли һәм рухи мирасыбызның язмышы ни хәлдә соң?! Инде озак еллар дәвамында милләтебездә тупланган иң яхшы сыйфатларны урысларга биреп, алардан иң начарларын алып килдек. Нәтиҗәдә, күпләрдә, татарлык рухы сүнеп, милли хисләре дә сүрелә килде.

Үз милләтеннән, ата-бабалар диненнән читләшеп, туган телне кирәксенмәүчеләр саны да, торган саен, арта бара. Андыйлар үз балалары, оныклары белән дә бары тик урыс телендә аралашалар. Ник соң телебез мондый сансыз көнгә калып, урыслашуга һаман да киңрәк юллар ачыла бара?!

Ә бит безнең борынгы төрки бабаларыбыз нинди көчле рухлы булганнар! Алар элгәре, илләр тотып, империяләр корып, бөтен дөньяга тормыш үрнәкләре күрсәтеп яшәгәннәр. Аларның байракларына бүре сыны төшерелгән булган. Ә бүреләр – иң кыю, иң бердәм һәм бер-берсен кайгыртып, бәйсез һәм үз иркендә яшәүче җан ияләре.
Кызганыч ки, хәзер татарлардагы төркилек сыйфатлары зәгыйфьләнеп, чит-ят таләпләргә, гореф-гадәтләргә яраклашу көчәя бара. Бу инде бүреләрнең кыюлыгын, бәйсезлеген түгел, ә этләрнең үз хуҗалары ни кушканны гына үтәп эшләргә һәм аларның телен генә аңларга кирәк, дип табу күренешен хәтерләтә түгелме соң?!
Урыслар 100 процент урысча өйрәнәләр, ә шулай да күпләр югары уку йортларында укый алмый. Хәзерге ата-аналар исәбенчә, татар телен укыту югары уку йортларына керергә комачаулый…

Тарихта нинди генә акыл иясен, данлыклы кешене алма, аларның барысы да күп телләр белгәннәр. Бу нәрсә бирә соң?
Беренчедән, телләр белү баш мие эшчәнлеген киңәйтә, фикер йөртү сәләтен үстерә.
Икенчедән, һәр халыкның телендә, гореф-гадәтләрендә, тарихында һәм язма әсәрләрендә аның асылын ачыклый торган, иң кыйммәтле яшәү тәҗрибәсе һәм тормыш итү серләре саклана.

Менә шул хактагы язмаларны башка телләргә тәрҗемә иткәндә, күп кенә кыйммәтле мәгълүматларны тулысынча биреп булмый. Шуның өчен галимнәр дә иң кыйммәтле язма хезмәтләрне ул халыкның үз телендә укып, тирәнтен үзләштерергә тырышалар.
Коръәнне гарәп телендә уку моңа ачык мисал булып тора. Телендә халыкның иң кыйммәтле, иң серле үзенчәлекләре, милли үзаңы һәм иң тирән тойгылары саклана.
Ана телен санламау, аның кадерен үз балаңа җиткерергә теләмәү – ул наданлык кына түгел, зур гөнаһ та. Бу үз ата-анаңны, үз милләтеңне, үз халкыңны санламау рәвеше.
Андыйларны чит халыклар да тиешлечә бәяләп кабул итми, аңа үз халкы да кырын карый һәм үз итми. Гомумән, андый кеше җил үләне кебек (перекати-поле). Кайда җил – ул шунда тәгәри.

Халкыннан, теленнән аерылган кеше тамырсыз, димәк, ышанычсыз. Туган тел – ул күңелне, зиһенне баета торган җан ачкычы. Аны өйрәнү һәм белү гыйлем үзләштерүгә комачаулык китерми. Киресенчә, яңа юллар ача, фикерләү офыгын киңәйтә. Ә телеңне белмәү һәм белергә теләмәү кешене кадерсезләтә һәм аның үзкыйммәтен киметә.
— Кешене тәрбияләүдә кайсы күбрәк өлеш кертә – динебез Исламмы әллә сәнгатьме?
— Кеше тәрбиясе милли культурага нигезләнә. Бу – бик тирән төшенчә. Монда дини инану, милли мәдәният, гыйлем туплау, сәяси караш, милли идеология, әдәбият һәм шигърият тә, гомумән, кешенең дөньяга карашын һәм аңардагы матур кешелек сыйфатларын тудыра алырлык бар нәрсә дә керә.

Тик шулай да иң зур урын алып торган тәрбия чарасы – ул дин. Анда барлык тормыш итү кагыйдәләре, җәмгыятьтә уңышлы яшәү таләпләре, әхлак, намус төшенчәләре һәм алар нигезендә кешене тәрбияләүнең бөтен юллары да күрсәтелгән.
Милләт һәм дин – кеше тәрбиясенең ике канаты. Аларның кайсысы булса да йомшарса, тәрбия сыйфаты зәгыйфьләнә.

Кеше җәмгыятьтән тыш һәм аннан башка яши алмый. Һәр җәмгыятьнең дингә һәм тормыш шартларына нигезләнгән үз тәртибе, ягъни халыкны бер милләт буларак берләштерә торган үз кагыйдәләре бар.
Һәр кеше – үз җәмгыятен, ә җәмгыять үз халкын кайгыртканда гына, әхлак, намус, үзара аңлашучанлык, ярдәмчеллек тәрбияләнә, һәм андагы тормыш уңышлы була ала.

Миләүшә ГАЗИМОВА.
«Самар татарлары» журналы, № 1 (22), январь — март, 2019 ел.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*