tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабуга балалар бакчаларына татарча сөйләшә торган курчаклар тапшырдылар
Алабуга балалар бакчаларына татарча сөйләшә торган курчаклар тапшырдылар

Алабуга балалар бакчаларына татарча сөйләшә торган курчаклар тапшырдылар

Алабуга балалар бакчаларына татар телендә сөйләшә торган курчаклар комплекты тапшырдылар.

Татарча сөйләшә торган курчаклар комплектлары шәһәр һәм авыл җирлекләрендәге барлык 44 балалар бакчасына кайтарылган.

Татар теле укытучысы Гүзәлия Әхмәдгалиева мәдәният министрлыгыннан бирелгән бүләкне үз дәресләрендә куллана башлаган. Курчаклар балаларга бик ошады, дип билгеләп үтте Гүзәлия Әхмәдгалиева.

«Әлеге курчаклар милли татар колоритын бик яхшы чагылдыра. Алар милли костюмнарга киендерелгән һәм татар телендә сөйләшеп кенә калмыйча, хәтта милли җырлар да җырлыйлар. Бу музыка астында төрле уеннар үткәрү бик уңайлы. Балалар бик канәгать», — диде Гүзәлия Әхмәдгалиева.

Әлеге курчакларның чын паспортлары да бар. Төп документка курчакларның функцияләре, исемнәренең килеп чыгышы һәм башкалар турында барлык мәгълүматлар кертелгән. Татар теле укытучылары сүзләренә караганда, курчак паспортлары, асылда, алар өчен үзенә күрә бер методик кулланма булып тора.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*