tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугада төзекләндерүдән соң “Нур” мәчете ачылды
Алабугада төзекләндерүдән соң “Нур” мәчете ачылды

Алабугада төзекләндерүдән соң “Нур” мәчете ачылды

Кичә өйләдән соң Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Алабуга шәһәренең “Нур” мәчете ачылышы тантанасы узды. Күпләгән кунаклар, рәсми җитәкчеләр, дин әһелләре, иганәчеләр, мәхәллә халкы шулай ук әлеге күркәм вакыйганың шаһитләре булды.

Мөфти хәзрәт әлеге тарихи шәһәрдә төзекләндерелеп, мәһабәт гыйбадәт йортының кабаттан үз ишекләрен ачу тантанасына җыелучыларны сәламләп, аның буш тормавын, һәрвакыт халык, балалар, яшьләр белән тулы булсын дип теләкләрен җиткерде.

– Пәйгамбәребез ﷺ бу дөньядан киткән булса да, аның сөннәте, күрсәткән юлы яши әле. Әгәр дә сөннәт буенча гамәл кылсак, зур мәшәкатьләр булмаячак, афәтләр килмәячәк. Икенче котылу юлы – истигъфар кылсак, Аллаһы Тәгалә газап җибәрмәс. Истигъфар ни дигән сүз? Раббыбызга тәүбә кылу, бер-беребездән гафу үтенү. Ләкин кайчак ул бик авыр була. Мәсәлән, Әбү Ләһәб бик тәкәббер кеше булган. Ул Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туганы булуга карамастан, аны кабул итмәгән. Бервакыт Кәгъбәтуллаһ янына килеп, ул шундый дога кыла: “Ий Раббым! Әгәр Мөхәммәднең сүзләре хак булса, күктән ташлар яудырып, безне үтер”. Ул: “Миңа мондый хакыйкать кирәкми, миңа үзем уйлап чыгарган, үземнең фикерләргә нигезләнгән хакыйкать кирәк”, – ди. Күп очракта безнең дин кардәшләребез дә Әбү Ләһәб сыман хакыйкатьне тыңламыйча, дәлилләргә нигезләнмичә, үз фикерләре буенча гамәл кылырга тырышалар. Бу кем гамәле? Бу – Әбү Ләһәбнең гамәле. Аллаһы Тәгалә барыбызны да шундый гамәлләрдән сакласын. Кайчак бер-беребезне ишетмичә хак сүз әйтергә тырышабыз, ләкин дин кардәшләребез, кызганычка каршы, дин галимнәрен ишетми, – диде ул.

Форсаттан файдаланып, Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчет төзелешендә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисен китерде: “Кем Аллаһы ризалыгы өчен мәчет төзесә, яки мәчет төзелешендә катнашса, Аллаһы Тәгалә бу кешегә Җәннәттә бер йорт бүләк итәр”.

Үзенең рәхмәт сүзләрен район башлыгы Рөстәм Нуриев та җиткерде: “Бар урамны ямьләндереп матур мәчет бинасы сафка басты. Мәчетнең имам-хатыйбы Рәшит Шәйхетдиновка, район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдиновка зур рәхмәтләремне җиткерәм”. Мәчет иганәчеләр һәм аерым мөселманнар ярдәме белән сафка басты.

“Нур” мәчете Алабуга шәһәрендә иң борынгы мәчетләрдән санала. Аның тарихы 1989 елдан башлана – шушы елны Тойма урамында торак буларак гамәлдән чыккан 34 санлы йортны җирле мөселманнар хакимият вәкилләренә мәчет бинасы итеп үзгәртү өчен рөхсәт сорап мөрәҗәгать итәләр. 1990 елның августына ремонт эшләре тәмамланып, шушы кечкенә бина өстенә манара күтәрелә һәм ярымай куела. Бу вакыттан башлап, бина “Нур” мәчете исемендә иске шәһәр мәхәлләсе мөселманнары өчен гыйбадәтханә булып хезмәт итә башлый. Әмма 2018 елда аны кабат төзекләндерү мәсьәләсе килеп баса. Мәхәллә халкы бу эшкә аның имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Шәйхетдиновка тапшыра.

“30 еллык тарихы булган “Нур” мәчетенең гомере озын булсын. Аның быел, ягъни 2020 елның августында юбилее. Ул – Алабуга мөхтәсибәтенә иң өлкәне”, – дип таралышты бүгенге тантанага килүчеләр.

Бүгенге көндә Алабуга мөхтәсибәтендә 10 мәчет эшләп килә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*