enrutat
Баш бит / Альбина Насыйрова: “Улыбызга – 10 яшь, ул өч телдә дә иркен сөйләшә, кытайчаны да белә”
Альбина Насыйрова: “Улыбызга – 10 яшь, ул өч телдә дә иркен сөйләшә, кытайчаны да белә”

Альбина Насыйрова: “Улыбызга – 10 яшь, ул өч телдә дә иркен сөйләшә, кытайчаны да белә”

Балаларның дөнья күләмендә көндәшлеккә сәләтле булуын теләсәк, һичшиксез, ике-өч тел өйрәтмичә ярамый. Татарстанда өч телне белү  гадәти хәлгә әйләнергә тиеш. “Бала-Сити” күп телле бакчалар челтәре директоры Альбина Насыйрова шулай ди. Аның белән сабыйларны берничә телгә өйрәтү нечкәлекләре турында сөйләштек.

Альбина Мөнировна, кечкенәдән күп телләргә өйрәтеп, баланың нигә башын бутарга, диючеләр дә, киресенчә, телләр белү балаларның фикерләү дәрәҗәсен үстерә, диюче әти-әниләр дә бар. Сезнең бакча-мәктәпнең телләр өйрәтү тәҗрибәсе кайсы якның хаклырак булуын күрсәтә?

Бала инглиз телен өйрәнә башласа, туган телен онытачак, урыс телендә чиста итеп сөйләшми башлаячак. Әлеге мифлар күбрәк Россиядә йөри. Буш сүзләр бу, чөнки күп телләр темасын чит ил галимнәре күптән өйрәнде. Киресенчә, телләрне иртә өйрәтү файдага гына, фикер йөртү сәләтен үстерә. Үзебез дә 7ел элек, бакчаны ачар алдыннан, бу мәсьәләне яхшылап өйрәндек. Баштарак әти-әниләр мультилингваль сүзен аңламый, нәрсә соң ул, дип аптырый иде. Хәзер ияләштеләр, берничә тел өйрәтүче бакчалар, мәктәпләр ачыла, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә бу хакта еш сөйли. Ике теллелек хакимлек иткән Татарстанда өченче телгә өйрәнү тагын да җиңелрәк булырга тиеш. Дөньяда халыкның 70 проценты берничә телдә сөйләшә. Гомумән, бер генә тел белүчеләр бик аз.

Беренче балабыз Аяз тугач, аны 1 яшьтән үк инглиз теленә өйрәтә башладык. Чит илдән килгән белгеч, өйгә килеп, бала белән уйный, сөйләшә иде. Аннан кытай телен өйрәтергә бер студентны чакырдык. “Бала-Сити” үзәген ачкач, чит телләрне үзләштерүне бергәләп дәвам иттерделәр. Бүген улыбызга – 10 яшь, ул өч телдә дә иркен сөйләшә, кытайчаны да белә. Кече улыбыз Азимга – 4 яшь, ул өч телдә аралаша, бер телдән икенчесенә бик тиз күчә. Билгеле, мондый нәтиҗәгә ирешү өчен, кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк. Галимнәр сабыйларны чит телләргә 4 яшькә кадәр өйрәтергә киңәш итә. Үзем 4 тел беләм. Инглиз телен өйрәнмичә булмый, белмәсәң, дөньякүләм мәгълүматның яртысын гына аңлаячаксың. Инглиз теле ул безнең балаларга  өченче туган тел кебек булырга тиеш.

Бүген мәктәпләрдә әти-әниләргә туган телне сайлау мөмкинлеге бирелде. Ә бит алардан, инглизчә, алманча, испанчаны укытырга телисезме, дип сорамыйлар. Сез сайлау мөмкинлеге бирәсезме?

Андый мөмкинлек бирү теләге юк. Чөнки безгә килүчеләр “Бала-Сити”ның күп телле мәктәп-бакча икәнен белә. Бездә грек, испан һәм башка милләт балалары да бар. Бөекбритания укытучыларының, чил ил спортчыларының балалары да татар телен бик теләп өйрәнә. Татар теле атналыгы уздырабыз. Иптәш кызым Канадада яши. Андагы татар гаиләләре татар телен онлайн дәресләр аша өйрәтүне сорады. Шул рәвешле Америка, Германия, Чехия һәм башка илләрдән 15тән артык бала туган телен өйрәнә башлады. Татар сменасы оештырган идек, ул балалар быел Казанга килде. Алар белән күрештек.

Үзәктә сабыйларга дүрт тел өйрәтәсез, бакчаларда исә татарча өйрәтә алмыйча газап чигәләр. Югыйсә татар теле буенча укыту-методик комплектлар да, уенчыклары да булдырылды, тәрбиячеләрне дә ике телгә өйрәтергә тырыштылар. Билингваль бакчаларга миллион сумлык грантлар бирәләр. Бер караганда, шартлар юклыктан зарлана алмыйбыз…

Теләсә нинди телне өйрәтүнең төп кагыйдәләре бар. Бер укытучы – бер тел. Әйтик, татар теле укытучысы дәресендә татар мохите булдырып, башка телгә күчмәскә тиеш. Бездә Гөлфия исемле укытучы бар, ул әти-әниләр белән татарча гына сөйләшә, аңламасалар, балалары тәрҗемә итә. Бакчада да, мәктәптә дә 15-20 минут эчендә генә бернәрсәгә дә өйрәнеп булмый. Көн дәвамында, мәсәлән, ашаганда, уйнаганда, җырлаганда да шул телдә аралашу мөһим. Бала өчен барысы да кызык булсын! Без татар теле дәресләрендә билге куймыйбыз, кагыйдә өйрәтү дигән нәрсә дә юк. Бакчада да, бу – песи, эт, дип, рәсем күрсәтеп кенә өйрәтеп булмый. Укытучыдан күп нәрсә тора. Татар теле дәресләре алып баручы Булат Шәймиев инглиз теле мультфильмнарын татарчага тәрҗемә итә. Текстларны балалар үзләре төзи һәм яңгырата. Татар телендә интервьюлар оештыралар. Кызыклы проектлар булдыру кирәк. Камал театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова бакчада татарча театр дәресләре алып бара. Балаларга кызык бу. Бәлкем, татарча сөйләшүче футболчыны, рәссамны дәрескә чакырыргадыр.

Бала беләме-юкмы дип, озак уйлап тормыйча, татар мохитенә чумдырырга кирәк. Бала белән татарча сөйләшсәләр, иманым камил, ул да сөйләшә башлаячак. Кайберсе бик тиз өйрәнә. Кайберләре читтә генә тыңлап йөри дә, вакыт узгач, бөтенесен ачып сала. Бездә бакчага – 500, мәктәпкә 140 бала йөри. Бөтенесе дә өч телне белә, кытай телендә дә аралаша. Соңгысына күп сәгатьләр бирә алмыйбыз. Кайбер балалар кытай телен бик яхшы белә, олимпиадаларда да катнаша. Испан, француз телләре мәҗбүри түгел, теләгәннәргә генә.

Балам туган телен белсен, өйрәнсен, дип килүче милли җанлы әти-әниләр күпме

Алар бар. Татар гимназиясен тәмамлагач, танышларым арасында да туган телгә өйрәтергә теләүчеләр аз түгел. Сиңа китерик әле, диләр. Язучыларның, иҗат кешеләренең балалары, оныклары бу. Укучыларда милләтебезгә карата горурлык хисләре уятырга тырышабыз.

Бүген республикада күп телле мәктәпләр челтәре төзергә җыеналар. Аны тормышка ашырган очракта өч телне дә белгән белгечләр дә кирәк булачак. Сез үз өлешегезне кертәсезме?

Университетта физика, химия һәм башка фән укытучыларын татарча әзерләү проекты яңа эшли башлады. Әле алар кайчан укытучы булып җитешә?! Өч телле белгечләр яңа ачылачак күп телле мәктәпләргә дә кирәк. Алты мәктәп бик күп бит ул. КФУ белән проектыбыз бар. Университетта “Бала-Сити” күп теллелек буенча төп кафедра булып тора. Магистрлык программасы ачтык. Андагы 3 курс студентлары бездә практика уза. Укытучыларны әзерләү – бер мәсьәлә, ә менә аларны мәктәптә төпләндерү – икенче. Яшь укытучылар, акчага кызыгып, чит илләргә китәргә атлыгып тора. Ничек тә булса, аларны үзебезгә җәлеп итү программалары уйларга кирәк. Укытучыны елга бер мактап кына түгел, бу һөнәрнең абруе турында көн саен сөйләп торырга кирәк.

Сәрия Мифтахова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*