tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алинә Заһитованың әтисе Олимпия чемпионының өйдә ничек шөгыльләнүен күрсәтте
Алинә Заһитованың әтисе Олимпия чемпионының өйдә ничек шөгыльләнүен күрсәтте

Алинә Заһитованың әтисе Олимпия чемпионының өйдә ничек шөгыльләнүен күрсәтте

2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова бүгенге көндә Казанда. Ул бирегә бер атна элек килде һәм үзенең әти-әнисе белән яши. Алинәнең әтисе, «Ирбис» хоккей клубының («Ак Барс» системасына керә) баш тренеры Илназ Заһитов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә фото урнаштырды. Фотода аның хатыны Ләйсән кызына күнегүләр ясарга ярдәм итә.

Шунысын да искәртик: узган елның ахырында Заһитова спорт карьерасын туктатып торачагы хакында белдергән иде.

Алинә әйтүенчә, ул алдагы сезонда спорт ярышларында катнашмаячак, шулай да төрле шоуларда чыгыш ясаячак һәм күнекмәләре өстендә эшләүне дәвам итәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*