tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алсу Әбелханова: «Ниндидер төрмә киртәләре артында калган кебек булды»
Алсу Әбелханова: «Ниндидер төрмә киртәләре артында калган кебек булды»

Алсу Әбелханова: «Ниндидер төрмә киртәләре артында калган кебек булды»

Үзизоляция чоры күп кенә артистлар өчен бизнес өлкәсенә ишекләр ачты. Ә күпләр, киресенчә, ныклап үзен һәм иҗатын камилләштерде. “Иҗат кешесенә сәнгать өлкәсендә эш бетми ул”, — ди җырчы Алсу Әбелханова да. Аның белән без гайбәт, җырчыларның атказанган исеме алуы һәм үз-үзең белән гармониядә булу турында әңгәмә кордык.

“Инвестицияләрне үземә ясау кызыграк, файдалырак…”

– Үзизоляция чоры эстрада артистлары, гомумән, сәнгать кешеләре өчен зур сынау булды. Күпләрне башка, “запас” һөнәрләре тәэмин итте. Сезнең бармы ул андый һөнәр?

– Минем өчен, киресенчә, әйбәт вакыт булды ул. Планда булган бар эшләр дә эшләнелде: үзизоляциянең иң кырыс чорларында, өйгә тәртип салынды, шәһәр читендәге йорт тирәсендә эш кайнады. Үземдә бакчачылык осталыкларын ачтым бит әле! Иҗатка килгәндә, репертуарны барладым, яңа җырлар яздырттым, клиплар төшердек. Телевидение һәм Татар Кино белән элемтәләрне ныгыттык, социаль челтәрләр өчен төрле видеороликлар әзерләдек, флешмоблар, онлайн-концертларда катнаштым. Балалар китапханәсе белән берлектә төрле мастер-класслар, язучылар белән очрашулар оештырдык. Аеруча истә калганы – бөтен дөнья татарлары белән ТАССРның 100 еллыгына багышлап онлайн-флешмоб башлап җибәрдем. Аны бик җылы кабул иттеләр, эшләнгән эш үз нәтиҗәсен бирде, миңа калса.

Гомумән, ни генә булуына карамастан, эшлисе килгән кешегә эш табыла ул. Иҗат кешесенә бигрәк тә. Башка өлкәдә ниндидер махсус һөнәрем юк. Бер юлны сайлагач, шул өлкәдә камилләшүне кулайрак күрәм мин. Бизнес белән дә шөгыльләнмим, инвестицияләрне үземә ясау кызыграк, файдалырак тоела миңа.  Бу өлкәдә тормыш иптәшемнең “кайнавы” җитә.

– Онлайн форматка ничек карыйсыз?

– Бик начар. Ниндидер төрмә киртәләре артында калган кебек. Сүз дә юк, әлеге формат мөмкинлекләргә бай, уңайлы – аның да үз урыны һәм вакыты бар. Тик ул кеше белән очрашып аралашуны, тере концертларны, андагы энергетиканы берничек тә, беркайчан да алыштыра алмый.

Үземнең күптән түгел булып узган концертымны гына алыйк. Сәхнәдә, тере тамашачы алдында чыгыш ясау – үзенә күрә энергетикалар алмашы ул: без тамашачы, тамашачы безнең белән рухлана. Концертны алты камера төшерде, ахырдан телевидениедән күрсәттеләр. Сүз дә юк, бик сыйфатлы, матур чыккан иде, тик җитми генә бит шул энергетика, терелек дигәнем.

“Тар” фикерләргә оста безнең халык…”

– Сәнгать белән бәйле кешеләрнең күпчелеге үз баласын бу өлкәгә “якын китерми”. Сезне балаларыгыз кайсы өлкәне сайлады? Аларның һөнәр сайлавында Сезнең тәэсир ни дәрәҗәдә дип уйлыйсыз?

– Балаларымның икесенең дә алдагы тормышларын иҗат белән бәйлисе килми. Дөрес, олы улым иҗатка якын: бик оста бии, үзенең стиле дә бар. Тик киләчәктә ул хирург булырга тели. Медицина өлкәсе белән бик кызыксына инде. Кайчак, нигә аның иҗатка булган мәхәббәтен үсендереп җибәрүгә көч куймадым микән, дип уйлап куям. Баланы төрле яктан үстерү яхшы да бит. Тик ул үзенә кызыклы өлкәне үзе тапты, ә мин моңа шат кына.

– Гайбәткә мөнәсәбәтегез нинди?

– Гайбәтчеләрне яратмыйм. Кеше, каяндыр нәрсәдер ишетә дә, дөреслеген тикшереп тормыйча, шуны таратып йөри. Кайчак бөтенләй булмаганны да бар итеп сөйлиләр. Гел кабул итмим моны, үземнең дә ишеткәнне башкага барып сөйли торган гадәтем юк.

Соңгы арада кешеләрнең: “Моңа атказанганны ник бирделәр инде, бөтенләй лаеклы түгел бит”, – дигәннәрен аңламыйм. Атказанган артист исеме Президент имзасы белән бирелә бит, димәк, аңа теләсә кем лаеклы була алмый. Бу исемне алган артистлар үз казанышлары турында кычкырып сөйләп йөрмәгәч, кеше аларның хөрмәткә лаек хезмәте турында белми дә кала. Аның каравы, белмәгән килеш сөйләшергә, тар фикерләргә оста безнең халык. Бөтен кешегә ошап, барысын да яраттырып бетереп булмый, тик яратасыңмы, яратмыйсыңмы – син кешегә хөрмәт белән карарга тиеш.

“Күңелең тыныч булсын…”

– Үзегезне ничек формада тотасыз? Укучыларыбызга берничә киңәш тә бирерсез бәлки…

– Үземне формада тоту өчен ниндидер тылсымлы ысуллар кулланмыйм. Диеталар тотмыйм, ашаганымны санамыйм. Инде 20 елга якын спорт белән шөгыльләнәм: җәен йөгерәм, башка вакытта залга йөрим. Тагын бер мөһим әйбер: мин нәрсә ашаганымны уйлап ашыйм, һәм башкаларга да шуны киңәш итәм. Күпләр миңа, нәрсә ашасаң да, тазармыйсың инде, ди тик  туклану турында һәрвакыт уйларга кирәк, минемчә.

– Сезнеңчә, бәхет сере нидә?

– Минем өчен бәхет сере – эчке дөньямның тәртиптә булуы. Гаилә, иҗат өлкәләрен генә күзаллауны дөрес дип санамыйм. Башка өлкәләрдә гармониягә ирешү эчке дөньядан башлана, минемчә. Күңелең тыныч булуы кирәк. Үз-үзең белән гармониядә чакта, башка эшләр дә җайга салына. Ә моңа ирешү өчен үзең теләгән эшләр белән күбрәк шөгыльләнергә, үзеңне хөрмәт итәргә, үз өстеңдә эшләргә, кеше сүзен азрак тыңларга кирәк.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова
vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*