tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алсу Исмәгыйлева татар редакцияләрен инстаграм аккаунтларын үстерергә өндәде
Алсу Исмәгыйлева татар редакцияләрен инстаграм аккаунтларын үстерергә өндәде

Алсу Исмәгыйлева татар редакцияләрен инстаграм аккаунтларын үстерергә өндәде

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директорының социаль челтәрләр буенча урынбасары Алсу Исмәгыйлева Россия төбәкләрендәге татар газеталары редакцияләрен инстаграмда аккаунтларын үстерергә өндәде. Бу хакта ул татар матбугат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда сөйләде.

Ул аккаунт күренерлек, кеше табарлык булсын өчен, андроид, ios системасында көйләү төймәләрендә эшләү тәртибен күрсәтте. «Бизнес аккаунт һәрвакыт ачык, кешегә күренә. Бизнес аккаунтта профильдә мәгълүматны күбрәк биреп була, шуңа күрә бизнес аккаунтта эшләгез», — дип киңәш бирде Алсу Исмәгыйлева.

Ул профиль башында сылтама куеп булганын, аның сайтка трафик биргәнен дә искәртте. Геолокация урынында да басма турында кыска гына мәгълүмат өстәп булганын әйтте. Алсу Исмәгыйлева аккаунтка язылучыларны туплау серләрен сөйләде. «Контактларны синхронизацияләү төймәсенә басарга кирәк. Телефон китабындагы бөтен контактлар күренә башлый, Инстаграм аларны тәкъдим итәчәк», — диде.

Алсу Исмәгыйлева башка соцчелтәрләрдә дә инстаграм аккаунтына һәрвакыт сылтама куярга киңәш итте. «Сайтларда һәр мәкалә ахырына, кайда куярга мөмкин, шунда куярга кирәк. Конкурс турында мәгълүмат язгач та, шул сылтама аша инстаграм аккаунтка күчәргә була», — диде.

Ул, шулай ук, 10-15 хэштег тезәргә киңәш итте. «Татар артистларының хэштеглары бик зур роль уйный. Кеше ниндидер мәгълүмат эзләгәндә, төрле аккаунтларга да язылып бара. Хэштегларны дөрес билгеләү зур әһәмияткә ия. Артистлар белән очрашканда, үзегезнең постларны билгеләтүне сорый аласыз», — диде.

Алсу Исмәгыйлева беренче булып комментарий калдырырга тырышырга кирәклеген әйтте. «Иң күп подписчик китерүче ысул», — диде. Моның өчен телефонда блогерларның пост куюы турында хәбәр килүен көйләргә кирәк. «Соцчелтәрләр сайт күчерелмәсе түгел, хәзерге моментта кеше аралаша торган мәйдан. Без тарала торган контент әзерлибез. Соцчелтәрләр — контент тарату мәйданчыгы», — диде.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*