tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Алтай – Евразия йөрәге”
“Алтай – Евразия йөрәге”

“Алтай – Евразия йөрәге”

Бүген Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли шура” рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Алтай краена килде.

Васил Шәйхразиевның көн тәртибе Алтай краеның Хөкүмәт рәисе урынбасары  Виталий Снесарь белән очрашудан башланды, соңрак ул “Бирюзовая Катунь” махсус икътисади зонасының туристик үзәгендә Сабантуй узачак мәйдан белән танышты.

Алга таба Милли шура рәисе Алтай Республикасы чигендә урнашкан  Татарстан Республикасының  “Алтай – Евразия йөрәге” истәлекле билгесенә сәфәр кылды. Биредә  Васил Шәйхразиевны Алтай Республикасы Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Роберт Пальталлер каршы алды.  Очрашуда сүз истәлекле билге урнашкан территориядә киләчәктә “Ак барс” мәдәни композициясен кую турында барды. Шулай ук Роберт Пальталлер Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары җитәкчелегендә килгән делегация –  Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее һәм ТР Фәннәр академиясенең Археология институты вәкиләре белән дә киңәшләштеләр, фикер алыштылар.

Әйтергә кирәк, 2017 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасына эшлекле сәфәре вакытында Татарстан Республикасының  “Алтай – Евразия йөрәге” истәлекле билгесе территориясендә “Ак барс” мәдәни композициясен кую күрсәтмәсен биргән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*