enrutat
Баш бит / Алтайның төрки халыклары турында өйрәнүче галимә
Алтайның төрки халыклары турында өйрәнүче галимә

Алтайның төрки халыклары турында өйрәнүче галимә

Төмән дәүләт университетының Тубылдагы филиалында хезмәт итүче филология фәннәр докторы, профессор Гүзәл Җәгьвар кызы Фәйзуллина Россия фундаменталь фонды тикшеренүләре—РФФИ (19-012-00398 приказы буенча ) грантына лаек булды. Быел грант буенча фәнни эзләнүләр, тикшеренүләр, фәнни экспедицияләр оештырылды. Алтай краеннан рухи яктан шактый баеп, яхшы тәэсирләр белән кайткан галимә экспедиция турында фикерләре белән уртаклашты. Гүзәл Җәгьваровна:“Көнбатыш Себернең лингвомәдәниятенең этнокиңлеген реконструкцияләү” темасы буенча без икенче ел эшлибез. Безне аз санлы төп халыкларның теле, мәдәниятләре, милли бәйрәмнәре, йолалары, халык авыз иҗаты кызыксындыра. Аларны фәнни яктан өйрәнәбез. Бу юнәлеш буенча бер төркем галимнәр эшлиләр. Узган ел Ханты-Мансийск, Ямало-Ненецк автоном округларында булсак, быел Төмән өлкәсенең көньягы авылларында һәм 120 якын төрле милләт вәкиле яшәгән Алтайдан күп һәм бай мәгълүмат туплап кайттык. Алтайда төрки халыклар яшәгән төбәкләр бар. Аларның тамырлары бер-төрки тел. Себернең төрки телле халыклары–бай мәдәниятле. Монда бихисап борыңгы җырлар, бәйрәмнәр, йолалары булганын, сакланганын, бүгенгәчә килеп җиткәнен күрдек.

Алтайның төрки телле халыклары көньякта алтай-кижи һәм теленгит телендә сөйләшәләр, төньякта туба, челкан, кумандин милли сөйләм телләрендә аралашалар. Һәркайсының үз телләре, әммә төп тел-үзләренең әдәби телләре юк. Алтай краенда төп әдәби тел–алтай теле. Күпчелеге рус телендә сөйләшәләр. Аз санлы халыкларның бетеп барулары кызганыч һәм аяныч хәл. Алтайның аз санлы төрки халыкларының телендә безнең татар теленнән кергән сүзләр дә бар. Ул сүзләрне җырларында, халык авыз иҗатында, теләкләрендә, табышмакларында ишетеп була. Сөйләм телләре үзенчәлекле булса да, күп сузләр аңлашыла. Мисалга, сүзләрдә тамырлары бер булса, әйтелеше башкача яңгырый. “Елгаяк” язгы, безнең Әмәл бәйрәменә охшаган бәйрәм. Бу бәйрәмнең мәгънәсе турында исеме үзе сөйли. Җырларында, көйләрендә, риваятьләрендә Алтай халкы табигатькә, тауларына, яшәгән җирләренә мәдхия җырлыйлар. Кешегә сәламәтлек, муллык сорыйлар.

Дингә килгәндә, Көнбатыш Себердә православие диненең йогынтысы Алтайда яшәүче халыклар өчен бик зур булган. Элек монда булган шаманлык хәзер яңадан торгызылганын да күрдек. Улаган районындагы  шаман безгә дә  чистарту, игелек алып китерү йоласын үткәрде”,-дип сөйләде.

Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды грантына лаек булган филология фәннәр докторы, профессор Гүзәл Җәгъваровна Фәйзуллинага уңышлар телибез. Ул Алтайда яшәүче төрки халыклар ихлас күңелле, кунакчыллар һәр кергән йортта чәй, камыр ризыклары белән сыйлаганнары турында сөйләде. Теленгит, алтай-кижи, кумандин, челкан  телендә сөйләүләрен һәр очрашуны, чараларны ул яздырып, фото-видеога төшереп барган.

Грант буенча фәнни эзләнүләр дәвам итәчәк. Галимәбезнең планында Кемерово, Новосибирск, Красноярск, Курган өлкәләренә бару. Җыелган кыр материалларын галимнәр төркеме тикшерә, өйрәнә, текстларны, видеотасмаларда язылган халык авыз иҗатыннан мәгълүмат рус теленә тәрҗемә ителә. Көнбатыш Себердә яшәүче аз санлы халыкларның телләре, мәдәниятләре чагыштырмача тикшеренүләрдән соң грант буенча фәнни эзләнүләргә йомгак ясала һәм фәнни-практик конференция үткәреләчәк. Гүзәл Җәгъваровнага халкыбыз өчен кирәкле хезмәтендә алдына куйган максатларына ирешүен телибез.

                                             Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*