tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ана күңеле балада…
Ана күңеле балада…

Ана күңеле балада…

Татарстанның Тукай районы “Ак калфак” оешмасы башка оешмалар белән берлектә килешеп бик матур эшләр алып бара. Республикабызның “Ак калфак” оешмасы оештырган бәйгеләрдән дә читтә калмый тукайлылар. Районыбызның Новый поселогында оештырылган“Ана күңеле балада” кичәсе шундый чараларның иң үтемлесе булды. Милләтебезне тудыручы да, үстерүче һәм кеше итүче дә ана бит!!

Җәмгыятьтә барган тискәре күренешләр баланың чын кеше булып формалашуына бик тиз йогынты ясый. Телеэкраннардан да негатив фильмнар хәйран күп күрсәтелә. Ана хакы хакланмый. Балалар йортларында сабыйлар саны артып тора,кирәксезгә әйләнгән аналар картлар йортларына сыена. Хатын-кызларның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының төп вазифасы хатын-кызның төрле яклап җәмгыятьтәге ролен күтәрү, аны яклау бит.

Очрашуга поселокның абруйлы дәү әниләре, кайнана-киленнәр, күп балалалы аналар чакырылган иде. Районыбызның баш балалар педиатры, ЗАГС идарәсе җитәкчесе, социаль яклау бүлеге хезмәткәре, Мәгариф идарәсе белгечләре һәр очрашуга бик теләп киләләр. Бу бәйрәмдә дә алар аналарның сорауларына җавап бирделәр, киңәш-табышлары белән уртаклаштылар. Яшерен-батырын түгел, хәзерге яшь әниләрнең кайберләре балага күкрәк сөте белән имезергә теләмиләр. Бу проблема да читтә калмады очрашуда. Күбесе бер бала белән генә чикләнә. Биш ул анасы Рәзинә ханым Ибраһимова бала үстерүдәге авырлыклардан курыкмаска, киңәш-табыш итеп яшәргә киңәш итте.

Иң матур мизгелләрнең берсе – Айгөл һәм Айрат Нуретдиновлар гаиләсендә дөньяга аваз салган өченче сабыйлары Рамазанга исем кушу тантанасы булгандыр, мөгаен.

Түрдә бишек. Яшь ана сабыен имезә, бишек җырын көйләп талбишеккә сала. Бала йоклаган арада бистәбезнең мөхтәрәм әбиләре, дәү әниләре сүз ала.

“Дәү әни” ләр клубы җитәкчесе Әкълимә Касыймова хәзерге яшьләрнең кайнана белән кайната яныннан тизрәк чыгып китү ягын караулары турында искә алды. Ә бит әби-бабай янында үскән оныклар һәряклап тәртипле һәм итәгатьле булып үсәләр, диде ул.

Мин дәү әни генә түгел, ә дәү әби инде, диеп сүзен дәвам итте Гөлчәчәк Ибраһимова. Ул да яшьләргә үзенең яхшы киңәшләрен бирде, бүләген тапшырды.”Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Резедә Якупова үзенең чыгышында оешма эшчәнлегенең алдагы максатлары белән таныштырды.

Мәдәният хезмәткәрләре “Балага исем кушу” йоласын барлык шартына туры китереп күрсәттеләр. Яшьләр мондый очрашуларның алар өчен бик кирәкле һәм файдалы икәнен әйттеләр. Үзләрен борчыган сорауларга җаваплар таптылар.

Менә шундый изге эшләр белән янып-көеп, милләтебез өчен тырышып йөриләр безнең“Ак калфак” оешмасы әгъзалары.

Резедә Мәүҗитова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*