enrutat
Баш бит / Ана телебез «исәнмесез» дән ары китә алмый
Ана телебез «исәнмесез» дән ары китә алмый

Ана телебез «исәнмесез» дән ары китә алмый

Татарстан Республикасында туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып кала. Бүгенге көндә кешеләрнең үзләре өчен яңа кыйммәтләр ачуы, башка халыкларның мәдәниятләре аша гомумкешелек кыйммәтләренә якынаюы, шәхесара һәм мәдәниятара аралашуга өйрәнүе аеруча мөһим. Боларны хәл итү өчен, җәмгыятьтә телләр өйрәнүнең әһәмиятен үстерү һәм киләчәк буыннарда үз халкына, мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү зарур.

1Туган телләрне һәм мәдәниятләрне үстерүнең әлеге һәм башка мөһим мәсьәләләре турында фикер алышу, шулай ук бу юнәлештә алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, тарату һәм гомумиләштерү ихтыяҗы уңаеннан Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” III халыкара фәнни-гамәли форум уздырылды.

Форум эшендә Алмания, Кытай, Төркия, Казахстан, Башкортстан Кыргызстан, Үзбәкстан, Әзәрбәйҗан һәм башка төбәкләрдән галимнәр, филологлар катнашты. Русия төбәкләре югары уку йортларыннан да тел мәсьәләләре белән шөгыльләнүче галимнәр килгән иде. Җыенны филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов ачып җибәрде. «Туган телләрне саклау — бөтен дөньяда әһәмиятле көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Кешеләрнең яңа кыйммәтләр ачуы, башка халыкларның мәдәниятләре аша гомумкешелек кыйммәтләренә тартылуы, мәдәниятара аралашу бик мөһим. Бу максатка ирешү өчен җәмгыятьтә телләрне һәм мәдәниятләрне өйрәнүнең әһәмиятен арттырырга, яшь буында үз халкына һәм мәдәниятенә, шулай ук күрше халыкларның мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләргә кирәк», — диде ул кереш сүзендә.

2Җыенда чыгыш ясаган Татарстан Фәннәр Академиясе вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов ассызыклаганча, мондый чаралар гаять зур әһәмиткә ия. “Без үзебезнең барлыгыбызны һәм зур эшләргә сәләтле халык икәнлегебезне һәрвакыт раслап торырга тиешбез. Сүздән эшкә күчеп, һәркайсыбыз үз өлкәсендә телләр, мәдәниятләрне саклау буенча төгәл эшләрне күрсәтергә тиеш. Шул вакытта гына милләт саклана, үсешкә ирешә”, — диде ул.

Тарихи һәм мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы  Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова әйтеүенчә: “Форумдагы уңай мохит тел белеме буенча сорауларга җавап табарга һәм телләрне саклау, үстерү эшендә төп мәсьәләләрне чишергә ярдәм итер”,–дип белдерде.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов билгеләп узганча, телләрне өйрәнү, бу өлкәдә милли элита булырдай кадрлар әзерләү юнәлешендә Татарстан Республикасы җитәкчелеге, шәхсән Казан университеты ректоры тарафыннан соңгы елда зур эш башкарыла. Сүз уңаеннан, ул тиздән заманча җиһазландырылган, телләрне өйрәнүдә иң соңгы технологияләрне эченә алган Казан халыкара лингвистика үзәгенең тулы көченә эшли башлаячагын ассызыклады.

Конференциядә катнашучыларның мәкаләләре “Филология һәм культура” журналының махсус санында нәшер итү ниятләнә, дип белдерде оештыру комитеты.

Төркиянең Эгей университеты профессоры Мостафа бәй Өнәр фикеренчә, бүгенге көндә туган тел бары тик сөйләшү теле булып кына калмаска тиеш.

“Тел — дәүләт теле, мәдәният теле булганда гына сакланып кала ала. Сан ягыннан йөз миллионнан азрак булган халыкларның телләренең бетү куркынычы бар. Төрек теле булсын, татар теле булсын, төрки телләрнең бөтенесе өчен диярлек бу куркыныч бар.Әмма татар теленең нигезе бик көчле. Аның көчле орлыгы бар. Моны эшкәртергә генә кирәк. Татар теле әдәбият теле, фольклор теле булып кына калмасын, ә фән теле, дәүләт теле дә булсын өчен тырышырга кирәк”–, ди Мостафа Өнәр.

3Бөтен дөньяда котылгысыз глобальләшү процессы барганда, телләр дә, мәдәниятләр дә йотылып, юкка чыгарга мөмкин. Бу язмышка дучар булган халыклар дөнья тарихында аз түгел. Үз туган телебезнең, мәдәниятебезнең хәле дә әлләни шәптән түгел. Бертелле, бер культуралы халык белән идарә итәргә хыялланучы империячел хакимият шартларында милли телләрне ничек саклап калырга, аларны ничек тарих арбасыннан төшермичә, җуймыйча киләчәккә илтергә? Шушы сорауларга җавап алырга өметләнеп, форум кысаларында «Туган телләрне, әдәбиятләрне саклау һәм үстерүнең мөһим проблемалары һәм перспективалары»на багышланган конференцияне тыңладым.

Быел туган телне саклау кебек мөһим темага корылган сөйләшүне алып бару вазифасын Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзилл Вәлиевка тәгаенләнгән иде. Ул сөйләшүне башлап җибәргәч, сүзне татар язучысы, Галимҗан Гыйльманов дәвам итте. Аның чыгышы сәләтле балаларны үстерү проекты хакында булып чыкты. «Сәләтле балалар өчен белем бирүдә аерым шартлар тудырырга кирәк. Бу юлда белем бирүчеләрдән заманча чаралар куллану сорала, — диде ул.

Татар теле турында тәгаенләбрәк әйтсәк, дәүләт теле буларак, ул да  бүген куркыныч астында. Дөрес, әдәбият теле буларак, аңа куркыныч янамый, чөнки мең еллык әдәби мирас бар. Ләкин тел яшәсен өчен бу гына җитми. Татар теле фән теле буларак та кулланылырга тиеш — информатикада, физикада, химиядә…Телне саклау — ул филологлар эше генә түгел, татар телен яшәтүдә Татарстан хөкүмәтенең анык максаты булса гына, моңа ирешергә мөмкин. Татар теленә дәүләти дәрәҗәдә кулланылыш бирү кирәк. Татар теле мәгарифтән төшеп бара, укыту, нигездә, урысча алып барыла. Ана телебезнең дәүләти кулланылышы, дөресен генә әйткәндә, нотык башындагы «исәнмесез» дән ары китә алмый…

Чыннан да, җирле телләрнең, аеруча татар теленең елдан-ел сирәгрәк кулланылуы борчуга сала. Телләрне саклап калу да җиңелләрдән түгел. Шул сәбәпле, әлеге форум мөһим әһәмияткә ия. Бәлки биредә кабул ителгән карарлар, әйтелгән фикер-идеяләр хуплап алынып, Россия халыклары телләрен саклап калырга, үстерергә яхшы этәргеч булыр.

Гыйниятуллина Гүзәлия, КДУ студенты

 

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*