enrutat
Баш бит / «АНА ТЕЛЕҢНЕ ОНЫТУ — ХӘЗИНӘҢНЕ ЧҮПКӘ АТУ » (Япон егете татар теле буенча докторлык диссертациясе яза)
«АНА ТЕЛЕҢНЕ ОНЫТУ — ХӘЗИНӘҢНЕ ЧҮПКӘ АТУ » (Япон егете татар теле буенча докторлык диссертациясе яза)

«АНА ТЕЛЕҢНЕ ОНЫТУ — ХӘЗИНӘҢНЕ ЧҮПКӘ АТУ » (Япон егете татар теле буенча докторлык диссертациясе яза)

Юто Хиcияма – Япониядә татар телен фәнни дәрәҗәдә беренче һәм җентекләп өйрәнүче бердәнбер япон галиме. Җир читендә, Татарстаннан мең чакрым ераклыкта яшәп ятучы яшь егетнең татар теле буенча докторлык диссертациясе язганы башка да килмәс иде кебек. Татарстанның үзендә дә соңгы вакытта телче галимнәребез сүлпәнәйде, шик-шөбһәгә төштеләр, шикелле. Татар теле турында интервью бирергә җөрьәт итәрдәй белгеч табуы да кыен хәзер. Күп кенә мәктәпләрдә татар теле дәресләре бетерелде үк…

ТАТАР МОҢЫ СӘБӘПЧЕ

Шәхсән мин үзем Юто белән 2012 елдан бирле таныш. Электрон почтама җир читеннән – ерак Япониядән хат килеп төшкәч, аптырап та калган идем. Саф татар телендә язылган хәбәрендә ул татар теле өйрәнә башлавын, интернет чыганакларда латин имлясының кулланышы турындагы сорауларын юллаган иде. Кайберәүләрегездә, яшь япон егете татар теле турында кайдан ишеткән икән, дигән урынлы сорау туар. Моңа татар моңы сәбәпче. Милли аһәң аша татар теленә кызыксыну уяна аңарда. Кечкенәдән чит телләр яңгырашы белән кызыксынган егет очраклы рәвештә интернеттан татар җырын ишетә. Әлеге җыр япон егетен шулкадәр бөтереп ала, ул андагы сүзләрнең нинди мәгънә аңлатканын ачыклау өчен… татар телен өйрәнергә керешә. «Япониядә беренче күргән татар кешесе – Казаннан Токиога модель булып эшләргә килгән Идел исемле егет. Минем өчен бу күрешү әйтеп бетергесез зур шатлык, куаныч иде, чын татар кешесен үзебездә күрүемә һәм рәхәтләнеп аралашуымның иге-чиге булмады», – дип искә ала ул вакытларны яшь галим. Ә инде 2014 елда, татар җәмәгатьчелеген шаккатырып, татар теле буенча Халыкара олимпиадада телне иң яхшы белүче буларак танылды. Гран-при белән бергә ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләгенә – КФУның татар факультеты магистратурасында уку өчен сертификатка лаек булды.

ЯПОННАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛЕГЕ

Ютоның, Казанда белем алып, Токиога кайтканына инде дүрт ел булып килә. Ләкин аның күңеле һаман да Казанны сагына икән. «Казанда укыган ике елым миңа күп нәрсә бирде, – ди ул. – Күңелле чаклар да, кыен вакытлар да булды. Кызыклы хатирәләр дә байтак инде. Барсын да сөйләп бетерлек түгел. Минем өчен иң мөһиме – анда танышкан дусларым һәм алар белән кичергән кадерле вакытларым». Хәзер ул Токиода аспирантурада белем ала. Үз постларын татар телендә актив яза, шулай ук үзенең кулинария казанышларын сурәтли: чебурек, пилмән, өлеш, өчпочмак, кыстыбый, чәк-чәк, вак бәлеш пешереп, татарлар арасында узган көннәрен сагынуын белдереп тора. Милли ризыклар әзерләү белән беррәттән, телне җитди өйрәнүдән дә туктамый. Хәзерге вакытта ул дусты Мидзуки белән япон студентлары өчен татар теле дәреслеге әзерли. (Мидзуки да Казанда Халыкара татар теле олимпиадасында катнашып, зур уңыш казанды. – Авт.) Татар телен фәнни дәрәҗәдә өйрәнүче яшьләр хәзер диссертация белән мәшгуль, шуңа да карамастан, узган елда башланган хезмәтне озакка сузмаска исәпләре. Быел октябрь аенда Токионың чит телләр университетында Юто Хисияма татар телен укыта башлаячак. Кояш чыгышы илендә ана телебезне танытучылар, дәресләр башлаганчы, уку әсбабын язып төгәлләргә планлаштыралар. Татарстанда калган дуслары япон егетенең хәлләрен даими белешеп тора. Фәнни яктан да элемтәләр тыгыз. Гыйльми конференцияләрдә читтән торып катнаша ул, Татарстанга татарча фәнни мәкаләләр язып җибәрергә дә вакыт таба.

ТАТУ ГАИЛӘ

Ютоның гаиләсе белән дә кызыксынабыз. Озак еллар Япониянең башкаласы Токиода яшәп, 2018 елның декабрь аеннан Канагава префектурасының Миура шәһәренә күченгәннәр икән. Әтисенә 60 яшь тулган, журналист булып эшләп, лаеклы ялга чыккач, диңгез буенда урнашкан матур шәһәрдә яшәүне хуп күргәннәр. Әнисе – хуҗабикә, ике сеңлесе дә бар.

ЯПОН ТЕЛЕНДӘ ТАТАРЛАР ТУРЫНДА КИТАП

2017 елда Япониядә Татарстан һәм татарлар турында япон телендәге китап дөнья күргән иде. Проект авторлары Япониядә әлегә билгеле булмаган Татарстан һәм татар милләтен таныту идеясен тормышка ашырды. Китаптагы фотоларның күбесен япон яшьләре Татарстанда укыганда төшергән. «Гомумән, монда татарлар белән кызыксыну арта бара, – ди Юто. – Моңарчы Токиода, Юныс Әмрә институтында башланган татар теле курслары хәзер дә дәвам итә. Иң әһәмиятлесе шул: бу – Япониядә татарлар һәм Татарстан турындагы беренче хезмәт. Ул Русиядәге төрле халыклар белән кызыксынучылар, аерым алганда, галимнәр һәм белгечләр өчен менә дигән файдалы басма булып килеп чыккан». ЧУАШЧА ДА ЯХШЫ БЕЛ Докторлык диссертациясен профессор Синдзиро Кадзама җитәкчелегендә яза Юто Хисияма. Ул татар теленең тартым, хәбәрлек һәм зат кушымчалары турында. Бу теманы, кушымчаларның нинди шартларда кулланылмавын беләсе килгәнгә күрә сайлаган ул. «Мәсәлән, «безнең авылыбызда» дип түгел, ә «безнең авылда» дип күбрәк әйтәләр. «Бик шатмын» дисәләр дә, «мондамын» димиләр, «мин монда» дип кенә белдерәләр», – ди телебезне фәнни яктан өйрәнүче галим. Бу телне бик ошатканга күрә, фәнни хезмәтләрен татар теле буенча язырга алынган. Һәм Япониядә әлегәчә татар телен җентекләп өйрәнүче булмавын дә искәртә. Юто хәзер чуаш телен дә үзләштерә башлаган. Фәнни җитәкчесе дә чуаш теле белән кызыксына икән. Өч-дүрт ел рәттән Русиягә, чуашлар янына килеп, чуаш теле яңгырашын аудиога яздырып кайткан. Аннары чуаш белгечен Япониягә чакырып, ул шушы аудиоязманы текстлаштыруда ярдәм иткән. Текстка японча тәрҗемәләрне өстәү, грамматик яктан анализлау эшләрен профессор белән башкарганнар. Ул материаллар да озакламый китап булып чыгачак. Тынгысыз галим әле моның белән генә чикләнергә уйламый, диссертацияне яклагач, татар, башкорт һәм чуаш телләрен үзара чагыштырып, җентекләп тикшереп, янә бер саллы хезмәт башкарасы килүен дә әйтте.

СТИПЕНДИЯНЕ КАЙТАРЫП ТҮЛИСЕ

Сүз дә юк, глобальләшү чорында, төрле милләтләрнең теле һәм мәдәнияте белән танышу аны фәнни яссылыкта өйрәнү гаять мөһим. Ә Япониянең үз сәясәтенә күз салсак, япон теле дәүләт теле функциясен үти, аны белмичә яшәү бик авыр. Ә менә чит илгә киткән японнар арасында туган телен белмәүчеләр дә бар икән. Аеруча, Япониядә туып үсмәгән икенче, өченче һәм шуннан соңгы буыннар арасында андыйлар күп. Шулай да, япон теле – кулланучылар саны ягыннан дөньяда киң таралган телләрнең берсе, аңа юкка чыгу куркынычы янамый. Япониядә яшьләргә фән белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр зурмы, дигән сорауга, япон дустыбыз болай дип җавап кайтарды: «Мөмкинлекләр бар, ләкин Русиягә караганда, күбрәк акча түләргә кирәк. Бюджет урыннары юк, стипендияне дә укып бетергәч, кайтарып түлисе бар. Акча җитмәгәнгә күрә, күбесе эшли. (Мәсәлән, кафеларда). Өстәвенә, дәүләттән фәнгә бүленгән акча елдан-ел азая бара. Мондый сәясәт аркасында, Япония икътисад ягыннан гына түгел, фән өлкәсендә дә дөньядан калыша башлады».

ТЕЛГӘ ИХТЫЯҖ ҮЗЕҢНӘН ТОРА

Япон галиме Юто Хисияма фикеренчә, дөньяда кирәкмәгән тел юк. «Уйлап карагыз әле, Русиядә япон теле кирәкми кебек. Ләкин аны өйрәнергә керешеп, японнар белән аралаша башласаң, сиңа япон теле шул кешеләр белән сөйләшү өчен кирәге чыга. Ягъни, телгә ихтыяҗ үзеңнән тора. Хәзер инде татар теле минем өчен бик мөһим тел. Университет аспирантурасында аны фәнни яктан өйрәнәм. Татар дусларым белән аралашканда кулланам. Алга таба да кулланачакмын, – ди ул. – Матур һәм үзенчәлекле татар телен оныту – нәселдән нәселгә тапшырылып килгән хәзинәне чүплеккә ату ул. Аның кадерен белмичә, монысы уңайлырак, дип, рус теленә күчү татар милләтенең бетүенә китерә ала. Хәзерге шартларда бик авырдыр, ләкин аны кирәкле һәм файдалы телгә әйләндерү татарларның үзләреннән тора. Мин дә татар телен яратып өйрәнүче буларак, аның киләчәгенә аз булса да өлеш кертә алсам, шат булыр идем». Хисияма өйрәнгән чит ил телләре арасында, иң яхшы белгәне – татарча. Тик, гамәли куллану җитми, ди ул. Бәхетенә, Токиодан ерак түгел бер шәһәрдә Эльвира исемле татар кызы белән танышкан Юто. Берничә тапкыр күрешеп сөйләшкәннәр дә. Эльвира татар теле дәреслегенә беркетеләчәк аудиоязманы әзерләү эшендә дә аңа ярдәм итәчәк.

Мөршидә Кыямова

idel-tat.ru

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*