tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Анталиядә беренче тапкыр татар яулыклары һәм шәмаилләр күргәзмәсе узган
Анталиядә беренче тапкыр татар яулыклары һәм шәмаилләр күргәзмәсе узган

Анталиядә беренче тапкыр татар яулыклары һәм шәмаилләр күргәзмәсе узган

Анталиядә беренче тапкыр «Татар яулыгы һәм шәмаил» дип исемләнгән күргәзмә үткән. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган. Бу хакта «Анталия татарлары» оешмасы вәкиле Оксана Назарова сөйләде.

«Мондый күргәзмәне тәүге тапкыр тәкъдим итәбез. Шул рәвешле, җирле халыкны милли бизәкләр һәм орнаментлар, сәнгать белән таныштыра башладык. Биредә Казан дәүләт мәдәният институтының сынлы сәнгать сәнгать һәм дизайн кафедрасы студентларының традицион татар шамаиле техникасында башкарылган эшләре урын алды», — диде ул.

Оксана Назарова сүзләренчә, күргәзмә барышында мәдәният институтының сәнгать, мәдәният һәм инновацияләр факультетының сынлы сәнгать һәм дизайн кафедрасы доценты, татар яулыклары брендына нигез салучы Елена Габдрахманова кунакларга татар милли яулыгы тарихы һәм сәнгате турында сөйләгән.

«Теге яки бу сәбәп аркасында Татарстанга кайта алмаган татарлар өчен бу вакыйга икеләтә бәйрәм рухы булды. Алга таба татар яулыклары Төркиядә дә сатыла башлар дип ышанам. Төрки мәдәниятнең татарныкына охшаш булуы төрек һәм татар кешеләре өчен бик якын. Татар шәмаилләре, яулыкларына кызыксыну уяныр дип уйлыйм», — диде Оксана Назарова.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*