enrutat
Баш бит / Аның өчен киртәләр юк
Аның өчен киртәләр юк

Аның өчен киртәләр юк

Камилә Габдрахманова белән без социаль челтәр аша таныштык. 24 яшьлек кызның тормышка булган мәхәббәтенә, яшәү дәртенә таң калырлык…
Ул Ижаудан Санкт-Петербургка укырга дип китә, теләге – икътисадчы булу. 18 яшьлек студент кызның барлык хыяллары 2013 елның ноябрь кичендә челпәрәмә килә. Укудан кайт-канда ул юлны җәяүлеләр йөри торган махсус урыннан чыга. Сәгатенә 120 чак­рым тизлек белән чапкан машина әллә кайдан гына барлыкка килә. Машина руле артында утыручы Камиләне күреп, тормозга басса да, бозлавык аркасында, кызны бәрдерә. Реанимациядә аңына килгәндә, тиздән тереләчәгенә, йөреп китәчәгенә ышанычы зур була аның. Ә барысын да аңлагач: “Әгәр дә мин алга таба бармасам, үз-үземдә яшәргә көч тапмасам, бернәрсәне дә үзгәртә алмыйм”, — дигән фикерләре туа. Тик шул ук вакытта көчсезлектән елаган чак­лары да күп була. Төркемдәшләре дә, әтисе дә аны дәртләндереп, булган кадәр ярдәм итәләр. Операциядән соң, озакка сузылган тернәкләндерү чоры башлана.

Инструктор белән шөгыльләнү өчен ул Сестрорецк шәһәренә китә. “Анда барганда, мин берни дә эшли алмый идем. Тик бер көн эчендә инструктор мине утыртты, тагын ике көннән зал­га килергә кушты”, — дип сөйләде Камилә. Көчле авыртуларга түзеп, ул көненә 5-6шар сәгать яңадан үрмәләргә, тезләнеп торырга өйрәнә. Әти-әнисе, энекәше ярдәменнән ташламый аны. Ул янә Ижауга кайта. Урамга чыгу җайлырак булсын өчен, шәхси йорт сатып алалар.

Көндәлек шөгыльләнүләр вакытында кыз үзенең рухи яктан үсеше турында да уйлана башлый. “Минем яшьтәшләрем белем алалар, эшлиләр, барысы да ничектер үсеш юлында иде. Ә мин бер урында туктап калдым. Бары тик күнегүләр турында гына уйлый идем. Шул вакытта мин психология белән кызыксына, төрле китаплар укый башладым. Юрист буласым килде. Читтән торып УдДУга укырга кердем”, — дип сөйли Камилә. Аның өчен яңа тормыш башлана. Кыз укырга йөри, кешеләр белән аралаша. “Башымнан барлык начар уйларымны кудым. Тормышка, язмышыма үпкәләп ятуның мәгънәсе юк икәнлеген аңладым”, — ди ул.

Камилә машина йөртергә дә өйрәнә. “Үземне ирекле итеп хис итү өчен машина кирәклеген аңладым. Руль артына утырыр өчен, иң элек, машина йөртү хокукына ия булырга кирәк. Башта махсус уку йортларын эзләдем. Дуслар мондый мәктәпнең Тимашёвск шәһәрендә барлыгын әйттеләр. Тик анда укырга керә алмадым. Махсус мәктәп Сарапул шәһәрендә дә бар икән. Тик анда ел дәвамында бер төркем көч-хәл белән туплана иде. Эзли торгач, шәһәребездәге бер мәктәпкә тап булдым, машинаны йөртергә өйрәндем. Инструктор мине өйгә килеп ала иде, теорияне Интернет аша укыдым. Әлеге мәктәпкә мин бик рәхмәтле. Имтиханны беренче тапкырдан ук тапшырдым”, — дип сөенеп сөйләде әңгәмәдәшем. Тырышканнарга, үз көчләренә ышанганнарга киртәләр юк. Камилә быел Кырымда вейк­борд (үз эченә су чаңгысын, акробатика һәм сикерүне берләштергән экстремаль спорт төрен ала) белән шөгыльләнә башлый. “Ул адаптацияләү вейк­бордингы фес­тивале иде. Оештыручылар — Санкт-Петербургтан. Алар мондый фестивальне Россия күләмендә оештыралар. Алган хис-тойгыларны әйтеп бетереп кенә булмый. Башта берни дә белмисең, су астына чумасың, аннан кабат тырышасың. Вейк­бордта координация булу мөһим. Авариягә кадәр мин сноубордта шудым, анда җайлырак иде”, — ди Камилә.

Аралашкан саен, әңгәмәдәшемнең рухи яктан никадәрле көчле булуына инандым. Камилә өчен бер киртә дә юк сыман. Күптән түгел ул Ижау Яшьләр парламентына сайланган. “Әлеге юнәлештә күптәннән үземне сынап карыйсы килгән иде инде. Социаль челтәрләрдә яңа команда җыюлары турында мәгълүмат таптым. “Әйдәгез, таныш булыйк!” дигән проектымны тәкъдим иттем. Дус­лар кирәкле имзаларны җыярга ярдәм итте”, — дип сөйләде ул. Хәзерге вакытта Камилә – халыкка социаль ярдәм күрсәтү комиссиясе вәкиле. Аның проекты 9-11нче сыйныф укучылары белән эшләүгә юнәлтелгән. Максаты — укучыларга сәламәтлекләре чикле булган кешеләрне аңларга өйрәтү. Проект сентябрьдән эшли башлаячак.

Камиләнең киләчәккә дә планнары зурдан. Иң беренче чиратта, шәхес буларак төрле яктан үсәргә, һәрвакыт эзләнүдә булырга тырыша ул. “Башкаларга да, әгәр авыр хәлдә калсалар, үз киңәшләремне бирәм. Хәл итә алмаслык мәсьәләләр юк дип саныйм. Минем белән әти-әнием горурлансын өчен бар көчемне куям”, — ди Камилә.
Аның һәр сәгате алдан планлаштырылган. Ул психология белән кызыксына, китаплар укый, дуслары белән күңел ача, фортепианода уйный, шигырьләр яза, «Бродвей-инклюзив» бию студиясендә шөгыльләнә. Газета укучыларга да теләкләрен җиткерде. “Тормышны яратыгыз, һәр көнгә сөенеп яшәгез”, — ди Камилә.

Эльвира Хуҗина.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*