tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арча районы Югары Курса авылында “Илдус” мәчете ачылды
Арча районы Югары Курса авылында “Илдус” мәчете ачылды

Арча районы Югары Курса авылында “Илдус” мәчете ачылды

Зөлхиҗҗә аеның 4-нче көнендә (25-нче июльдә) Арча районы Югары Курса авылында яңа мәчет ачылды. Әлеге тантанада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин, Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин, дин әһелләре, кайткан кунаклар, җирле халык катнашты.

Яңа мәчет сафка басканчы биредә яшәүче авыл халкы намазларны Курсавилар вакытында төзелгән мәдрәсә бинасында укыган. Әлеге яңа мәчетне төзетү өчен Илһам Хисамиев зур көч куйган. “Илдус” исеме бирелгән яңа мәчеттә бар уңайлыклары булган тәһарәтханә, уку сыйныфлары бар.

Ачылыш тантанасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Аллаһы Тәгаләнең сынаулары турында вәгазь сөйләде, ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров мәчетне төзетүгә зур көч куючыларга мөфти исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.

“Мәчетләр – Аллаһ Тәгаләнең җир өстендә булган йортлары. Кем Аллаһны сөя, ул Аның мәчетләрен дә сөя. Мәчет бит аның Сөеклесенең йорты. Шуңа күрә, ул ничек тә булса күбрәк вакытын яраткан Раббысының йортында үткәрергә тырыша. Аллаһ Тәгалә әйтә: “Мәчетләр Аллаһ Тәгаләнеке, Аллаһтан башка һичкемгә дога, гыйбадәт кылмагыз” (“Җен” сүрәсе 18 аять), – дип ассызыклап узды Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин.

Тантана өйлә намазы уку белән төгәлләнде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*