tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчадагы Кызыл Бистә урамы халкы үзләрендә күмәкләшеп аш үткәрү гадәтен керткән
Арчадагы Кызыл Бистә урамы халкы үзләрендә күмәкләшеп аш үткәрү гадәтен керткән

Арчадагы Кызыл Бистә урамы халкы үзләрендә күмәкләшеп аш үткәрү гадәтен керткән

Узган атнада Арчаның (Татарстан) Кызыл Бистә урамы буйлап барганда бер йорт каршындагы сыйдан сыгылып килгән өстәлне, аның тирәли утырган халыкны, парлар чыгарып кайнап торган дүрт самавырны, учак утында “кызынган” өч зур казанны күреп аптырап калдым. Шунда бу урамда яшәүче Сәгыйдә Гаязова каршыма чыгып, кайнар аштан авыз итәргә чакырды һәм эшнең нидә булуын аңлатып үтте.

—Дүрт ел рәттән, урамыбыздагы барлык халык җыелып, урам ашы үткәрәбез, — дип сөйләп китте ул. — Быел без урамыбыз, һәр йорт иминлеге, исәнлек–саулыгыбыз өчен, яшь гаиләләр таркалмасын, балаларыбыз миһербанлы, игелекле булсын дип, барлык йолаларына туры китереп, корбан чалырга булдык. Изге Рамазан аена шулай изге эшләр белән керергө ниятләдек.

Урамда барлыгы 36 хуҗалык. Өстәл әзерләү өчен барыннан да 400әр сум акча җыйганнар. Тик мәҗбүри түгел. Шулай да бер генә гаилә дә читтә калмаган. Рус диненнән булганнар да бу чарада бик теләп катнашкан. Мөслимә һәм Тәбрис Гатауллиннар 100 кешелек урын әзерләгән, Шамил Сабиров сарык юнәткән, барлык йолаларына туры китереп, дога укып корбан чалган, Сәгыйдә Гаязова оештыру эшләре белән йөргән, Нәрсилә сеңлесе Алсу белән казан асып сарык итеннән аш һәм пылау пешергән. Арча үзәк мәчетеннән Илгизәр хәзрәт Касыймов Коръән укыган.

— Бирегә килен булып төшүемә 36 ел. Урамыбыз бик тыныч, гаиләләр нык, нигезләр төпле. Күбесе минем яшьтәгеләр. Яшьләр дә күп, — ди Сәгыйдә Гаязова. — Аларның берсе дә нигезләрен ташлап, читкә чыгып китәсе килми. Төп нигездә гаилә корып, балалар үстерәләр. Мондый чараларның тәрбияви мәгънәсе дә зурдыр, минемчә.

Гөлсинә Зәкиева, http://arsk.tatarstan.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*