tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова: «Нәсел-нәсәпләренең шәҗәрәсен төзергә теләүчеләр артты»
Архив эше буенча  дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова: «Нәсел-нәсәпләренең шәҗәрәсен төзергә теләүчеләр артты»

Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова: «Нәсел-нәсәпләренең шәҗәрәсен төзергә теләүчеләр артты»

Тарих төпкелендә калды дип фаразланган серләрнең  күбесе архивта ачылырга мөмкин. Соңгы елларда әлеге системада барган үзгәрешләр күп мәгълүматларны ачыкларга, дөньяга чыгарырга ярдәм итә. Хәер, бу процесс бер яклы гына түгел. Халык үзе дә бик активлашты. Беренче чиратта нәсел тамырларын, авыл тарихын белергә теләк көчле. Татарстан Республикасының Архив эше буенча  дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова белән әңгәмәбезне нәкъ менә шуннан башладык.

– Гөлнара Зәкәриевна, бүген һәр кеше диярлек үзенең нәсел тамырларын белергә тели. «Җиде буын бабаңны бел» дигән гыйбарә – көн кадагында. Мондый кызыксынуның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Чыннан да, соңгы елларда нәсел-нәсәпләренең шәҗәрәсен төзергә теләп, архивка бик күпләр мөрәҗәгать итә. Төгәлрәк әйткәндә, бу күренеш 1990 нчы елларда башланды. Әмма ул вакытта аерым бер меценатлар гына мөрәҗәгать итә иде. Эзләү эшләре дә, диссертация язган кебек, катлаулырак иде.  2000 нче елларда халык күтәрелде. Бүген андыйларның саны артканнан-арта гына бара. Мин моны модага ияреп мавыгу дип кенә уйламыйм. Сәбәбе тирәндәрәк ята. Кеше, матди байлыктан рухи байлыкны өстенрәк күреп, тулы канлы тормыш белән яши башлады. Үзебез дә халыкның «уянганын» гына көтеп тормыйбыз. Мәсәлән, ЗАГСлар идарәсе белән берлектә оештырылган «Гаилә» проектын шактый уңышлы дип саныйм. Без анда яңа гына өйләнешкән һәм ниндидер сәбәпләр аркасында аерылышырга теләгән парларга мастер-класслар үткәрәбез. Нәсел тамырларның тирәндә ятканын, нинди әхлакый нормаларга ия булганын, бер селтәнүдә бу бөтенлекне юкка чыгарырга ярамаганлыгын аңлатабыз. Шәҗәрәләр төзергә булышабыз. Уңай тәэсире бар. Күпләр уйланып кала.

– Көннәрдән беркөнне кеше нәсел шәҗәрәсен төзергә алынды, ди. Аның беренче адымы нидән  гыйбарәт булырга тиеш?

–  Бүген бу эшнең бернинди авырлыгы юк. Дөрес, шәҗәрә өчен мәгълүмат эзләү түләүле. Моның өчен башкалабызның Декабристлар урамы, 4 нче яки 8 нче Март урамы, 5а адресы буенча  урнашкан архив биналарының уку залларына килергә кирәк. Әлбәттә, сайтка кереп, онлайн режимда гариза язарга мөмкин. Башта белгечләр әлеге гариза буенча мәгълүматларны табып булу-булмауны ачыклыйлар. Уңай җавап бирергә мөмкин дип табылса гына килешү төзиләр.

– Моннан берничә ел элек мин үзем дә шәҗәрә төзү максатыннан гариза язган идем. Әллә ни шатланырлык нәтиҗәләр булмады. Ахыр чиктә, «Сезгә Уфа яки Мәскәү архивларына мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дигән җавап алдым. Бу эшне архивта эшләүче белгечләр, галимнәр ярдәмендә дәвам иттерергә мөмкин түгелме?

– Әйе. Бездә хәзер шәҗәрәне тиз төзү өчен «Ядкәр» генеалогик порталы эшли башлады. Әгәр дә кирәкле документлар Казан архивларында булмаса, белгечләр гаризаларны җыеп баралар һәм Мәскәүгә мөрәҗәгать итәләр. Анда Россия дәүләт  борынгы актлар архивы бар. 1700 елга кадәр булган беренче ревизия актлары да шунда саклана. Шулай ук Санкт-Петербургта Президент китапханәсе эшли. Ул үз вакытында барлык архивлардагы, музейлардагы, китапханәләрдәге мәгълүматларны электронлаштыру максатыннан төзелгән иде. Безнең уку залында бу базага керергә мөмкинлек бар. Әлеге хезмәт бушлай күрсәтелә. Гомумән, архивта электрон документлар белән танышканда түләү алынмый. Без архивтагы барлык документларны да цифрлаштыру өстендә эшлибез. Димәк, кеше язмаларның эчтәлеге белән генә танышып калмыйча, үзен күрә ала дигән сүз. Беренче чиратта күбрәк кулланыла торганнарын электронлаштырырга тырышабыз. Әмма бу эшне ахырына җиткерү турында сөйләргә  иртәрәк.

– Архивка килгән кеше документларның оригиналы белән таныша аламы?

– Әлбәттә, мондый мөмкинлек тудырылган. Әмма мәсьәләнең икенче ягы бар. Архивта эзләнү эшләрен алып бару өчен иске татар имласын, борынгы рус телен белергә кирәк. Моңа күп очракта белгечләрнең генә теше үтә.

– Татарлар яшәгән биләмәләрнең чикләре бертуктаусыз үзгәреп, кайчандыр төрле губерналарга, өязләргә керүе дә эшне, мөгаен, шактый авырлаштырадыр?  Безнең Яшел Үзән районындагы татар авыллары кайчандыр Чуашстандагы Чүл өязе (Цивильск) составында булган. Күп якташларымның Чабаксар архивларында эзләнгәннәрен беләм.

– Без Башкортстан, Чуашстан республикалары, Самара, Киров өлкәләре белән бик тыгыз элемтәдә эшлибез.  Алар – безгә, без аларга ярдәм итәбез. Бу шәҗәрә төзү өчен кирәкле мәгълүматларга гына  түгел, җитдирәкләренә, республика күләмендә әһәмияте булган документларга да кагыла. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, хәтта чит ил архивларыннан татар халкына кагылышлы тарихи документларны табу һәм кире кайтару буенча актив эш алып бардык. Шундый табылдыкларның саны меңнән артып китте. Алар арасында Казан губерна башкарма комитеты рәисенең җирле делегацияне кабул итү үтенече белән Владимир Ленинга язган хаты, Татарстан тарихы буенча картографик материаллар бар. Башкортстан Республикасы Милли архивында Ризаэддин Фәхретдиннең тормышына һәм эшчәнлегенә бәйле документлар табылды. Россия дәүләт кинофотодокументлар архивыннан Татарстан тарихын яктырткан 96 кинодокумент сатып алдык. Төркия президенты хакимияте каршындагы дәүләт архивларында да татар халкы тарихы буенча 50дән артык документ барлыгы ачыкланды. Хәтерегездә булса, әлеге архивка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та сәфәр кылды.

– Бу мәгълүматлар халыкка ничек җиткерелә?

– Татарстан Дәүләт архивы фондларыннан ТАССР төзелү турында декретка кул куюдан башлап, хәзерге вакытка кадәр чорларны үз эченә алган документлар, фотографияләр, кинохроника язмалары, аудиоязмалар республика халкы өчен оештырылган ачык лекциядә чагылыш тапты.  Анда сәясәт, икътисад, сәнәгать, мәгариф, мәдәният, спорт өлкәсендә  мөһим булган төп вакыйгалар урын алган. Бу лекция белән сайтта танышырга мөмкин. Шулай ук республика архивлары ТАССР тарихы буенча 40тан артык күргәзмә оештырды. «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Эш осталыгы тарихы» дигән күргәзмәдә 1896 елдан 1996 елга кадәр чорны үз эченә алган 72 документ күрсәтелде.  Казан Кремлендә «Татарстан Республикасының  беренче затлары» күргәзмәсе, районнарның тарихи үсешен чагылдыручы  күргәзмә оештырылды. Татарстан җәмгыяте үсешенең төп этапларын чагылдырган уникаль фотолар һәм  документлар өч телдә нәшер ителгән «ТАССР тарихы: үсеш тарихы (1921 –1990 еллар)» фотоальбомында тупланды. «Госман документларында – Казан», «Һөнәри осталык тарихы» җыентыклары, «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» дип исемләнгән басманың 3 нче томы дөнья күрде.

 Бүген Татарстан архивларында 7 млн 800 меңнән артык эш саклана. Ел саен 129 мең саклау берәмлеге өстәлә. Республиканың архив тармагы структурасына 1 дәүләт, 46 муниципаль архив керә. Моннан тыш, оешмаларда ведомство архивлары да бар.

– Быел тагын бер истәлекле бәйрәм – Җиңүнең  75 еллыгын да билгеләп үттек…

– Бу уңайдан «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» дип аталган китап турында әйтми кала алмыйм. Әлеге басмада татарстанлыларның сугыш чорындагы эшчәнлеге яктыртылды.  Ул  мәктәпләргә, уку йортларына, китапханәләргә таратылды.

– Минемчә, архив, музей, китапханәләр гомер-гомергә уртак проблема белән яши. Бу – фондны саклау өчен тиешле шартлар булмау…

– Андый проблемалар бар. Архив биналары җайлаштырылмаган, күбесе подвалларда урнашкан, янгын сигнализациясе юк, архив хезмәткәрләре җитешми. Бәйгеләр үткәреп, грант ярдәме белән муниципаль архивларны тәртипкә китерәсе иде дигән уй белән янып йөрим. Шулай да мине иң элек оешма-предприятиеләрдән  тапшырылырга тиешле  документларның архивларда тупланмавы борчый. Без бит тарихи мирасны гына барлап калмыйбыз, ә гражданнарның социаль хокукларын да тәэмин итәбез. Бүгенгә 2558 оешманың гына документлары тупланган. Бу  республикада теркәлгән юридик затларның бары тик 2,4 процентын тәшкил итә. 2020 елда исемлеккә нибары 33 оешма өстәлде.  Документлар безгә килеп җитмәү сәбәпле, мөрәҗәгать итүчеләрнең дүрттән бер өлешенә хәзерге вакытта эшчәнлекләрен туктаткан оешмаларда хезмәт хакы һәм стаж турындагы сорауларга тискәре җавап бирергә мәҗбүрбез. Бу вазгыять эшчәнлеген туктаткан оешма җитәкчесенең, конкурс идарәчесенең үз вазыйфаларын үтәмәвеннән килеп чыга. Шуңа да без  берничә федераль законга үзгәрешләр кертү инициативасы белән чыктык. Юридик зат эшчәнлеген туктатканда, документларын архивка тапшыру турында исәп-хисап ясарга тиеш була.

– Без, гадәттә,  архивка үзебезгә берәр нәрсә  кирәк булса гына  мөрәҗәгать итәргә күнеккәнбез. Анда да тормыш кайнап торсын өчен, халыкны җәлеп итү буенча ниләр эшләнә?

– Гаиләдәге гореф-гадәтләрне саклау, буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыту өчен «Минем шәҗәрәм» бәйгесен, «Тарихта без эзлебез» бәйрәмен дәвам иттерергә уйлыйбыз. Халыкка файдалы булсын өчен, бердәм архив мәгълүмат, белешмәләр эзләү системасын, читтән торып уку залын камилләштерәбез. Әлбәттә, үзебез турында да онытмыйбыз. Кадрлар үстерү, профсоюз эшен активлаштырырга кирәк.  «Иң яхшы архивчы» бәйгесе хезмәткәрләргә стимул биреп тора. Яшьләрне җәлеп итү өчен «Яшь архивчы мәктәбе», «Тарихи бранч» клубы эшен, «Истәлек» белем бирү проектын тормышка ашыру дәвам итәчәк. «Квиз-Плиз», «Архивта – төн»  кебек чараларны үткәргәндә яңадан-яңа формалар уйлап табарга тырышабыз.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*