tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Астанада “Татар кызы-2019″ны онлайн сайлыйлар
Астанада “Татар кызы-2019″ны онлайн сайлыйлар

Астанада “Татар кызы-2019″ны онлайн сайлыйлар

Астанада “Татар кызы-2019″ны онлайн сайлыйлар. Бу хакта Астана татарлары һәм башкортларының “Таң” мәдәни үзәге хәбәр итә.
Матурлык һәм зирәклелек бәйгесенең финалында 16-24 яшьлек тугыз кыз ярыша. “Татар кызы” исеменә лаек булырга теләүчеләр арасында тәрҗемәчеләр, дипломат, табиб, психолог, туризм буенча менеджер, икътисадчы, архитектор-дизайнер һ.б. һөнәр ияләре бар.
Астанада “Татар кызы-2019” бәйгесенең финалы май аенда узачак. Онлайн рәвештә тавыш бирү дә финалга кадәр дәвам итә. Иң күп лайк җыйган катнашучы җиңүче булачак, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*