tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Астанадагы Каюм Насыйри үзәгендә татар теле дәресләре башлана
Астанадагы Каюм Насыйри үзәгендә татар теле дәресләре башлана

Астанадагы Каюм Насыйри үзәгендә татар теле дәресләре башлана

Бу атнада Каюм Насыйри институтының Казакъстан башкаласы Астанадагы үзәгендә татар теле дәресләре башлана. Бу хакта Азатлыкка Татарстанның Астанадагы вәкиллегенең татар теле укытучысы Ләйсән Шаяхмәтова хәбәр итте.

“Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Дәүләт програмы нигезендә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршында 2014 елда Каюм Насыйри институты эшли башлады. Бу виртуаль институт үз эшен үзәкләр аша алып барачак. Мәскәүдә беренче үзәк 17 декабрьдә ачылды.

19 декабрь шундый ук үзәк Астанада урнашкан Гумилев исемендәге Евразия милли университетында ачылды.

“Бу институт эшчәнлеге кысаларында Астанада яшәүчеләр өчен түләүсез татар теле курслары укытылачак. Татар телен өйрәтүдән тыш, тагын төрле мәдәни-әдәби кичәләр, татар зыялылары белән очрашулар үткәрү күздә тотыла. Кабинет әле җиһазландыру стадиясендә”, диде татар телен үзе әзерләгән методика нигезендә укыткан Ләйсән Шаяхмәтова.

1996 елда Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев фәрманы белән ачылган Евразия милли университеты 2000 елдан бирле халыкара югары уку йорты дәрәҗәсенә ия, 2008 елда дәүләт аттестациясен узган. 12 факультетта 100дән артык чит ил мөгаллимнәре укыта.

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*