enrutat
Баш бит / Атна буе өйдә утыручыларга милли матбугат тагын да кадерлерәк!
Атна буе  өйдә утыручыларга милли матбугат  тагын да кадерлерәк!

Атна буе өйдә утыручыларга милли матбугат тагын да кадерлерәк!

МӘҖБҮРИ ЯЛ КӨННӘРЕ

Март ахырында Россия Федерациясе дә, күп кенә башка  илләр кебек үк, үз  ватандашларына өйдән чыкмыйча вирус эпидемиясеннән сакланырга кушты. Кайбер илләрдә «карантин»  3-4 атнага, хәтта 2 айга исәпләнгән булса, Россиядә вирустан сакланып утыру вакыты бер атнадан башлады. Нәтиҗә ничек булыр икән? Әгәр кирәк булса, сакланып утыру режимы озаерга мөмкин.

Әлбәттә, бу көннәрдә  youtube.com каналы, интернеттагы төрле сәхифәләр мәгълуматка сусауны баса ала. Алар күпмедер дәрәҗәдә гыйлем эстәү, күңел ачу ихтыяҗын да канәгатьләндерә. Бу чорда глобаль Интернет челтәре милләттәшләр, туганнар белән туган телебездә аралашу өчен дә мөмкинлек бирә!

Күпчелек оешмалар эштән туктаган чакта, аптекалар, шифаханәләр белән беррәттән, газета-журнал редакцияләре, мәгълумат чаралары хезмәткәрләре, журналистлар үз вазыйфаларын ташламадылар. Нинди-язмалар, хәбәр-фикерләр таратыла соң бу көннәрдә?

ТӨП ТЕМАГА ИҢ ЗУР ИГЪТИБАР БИРЕЛДЕ

«Ватаным Татарстан» атналык толстушкасының беренче битенә «Безнең өйгә кермәсен» дигән шигарь куелган. Коронавирустан саклану чараларга бәйле язмалар дистәдән артып китә бу санда.

Икенче биттәге язма «Көтмәгәндә ял килде» дип атала.

Әлбәттә, мәҗбүри ял көннәрен үткәрү дә җиңел булмаячак. «Киләсе атнаны ничек үткәрергә җыенасыз?» дигән  шәлкемдә төре катлам вәкилләренең бу атнага планнары белән танышырга була. Бер фоторәсемдә колакчын киеп нидер тыңлаучы кыз тасвирлана. Ул аудиоязманы чалкан ятып тыңлый. Менә шундый заманнар…

Ни гаҗәп,  хәзерге ыгы-зыгыдан файда күрергә теләүче имансызлар да бар икән. «Ватаным Татарстан» газетасы андыйлар турында «Ягез, бер дога» башисемле мәкалә бастырган. Короновирус вакытында баеп калырга теләүчеләр фаш ителә анда.

Әлбәттә, гел вирус  куркынычы турында гына укып утыру кызык булмас иде. Зиһенгә, хисләргә зәхмәт керү тагын да яманрак булыр иде. «Күңелебезгә вирус кермәсен» дип аталаган шәлкемдә әхлакый проблемалар күтәрелә.

 Шул ук  биттә психолог Алсу Закирҗанова коронавирус шартларында гаиләдә бик мөһим  кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итә:

«Озак вакыт бергә булганда иң яраткан, иң кадерле кеше дә туйдыра башлый…Аның моңарчы сез игътибар итеп бетермәгән гадәтләре, холык үзенчәлекләре ачыкланырга мөмкин…Сабыр булыгыз. Беребез дә фәрештә түгел бит;

  • коронавирус шартларында гаиләдәге тынычлыкны саклап калу өчен иң элек вакытны дөрес бүлеп, моны өйдәгеләргә дә аңлатырга кирәк.
  • форсаттан файдаланып, бергәләп өй юсагыз, җыештырсагыз да була. Бу эш чисталык урнаштырып кына калмыйча, гаиләне тагын да берләштерәчәк;
  • карантин – балалар белән өстәмә шөгыльләнү, уйнау, фикер алышу, файдалы тапшырулар, фильмнар карау, аш бүлмәсендә тәҗрибәләр үткәрү өчен дә менә дигән мөмкинлек. Үзегез турында да онытмагыз.
  • ниндидер кысага керткәндә, балалар көйсезләнә, ирек таләп итә башлый. Шуңа күрә йортыгызда балаларга рәхәтләнеп котырып уйнап «пар» чыгару өчен урын табыгыз.  
  • Хәрәкәт җитмәү аркасында өлкәннәрнең йокы режимы бозылырга, ашкайнату системасында хилафлыклар пәйда булырга мөмкин. Шуңа күрә физик күнегүләр эшләргә дә вакыт табыгыз;
  • вирустан саклану – дөньядан качып яту дигән сүз түгел. Хәзер скайп кебек видеомессенджер ярдәмендә Җир шарының теләсә кайсы почмагында яшәүче якын кешең белән күңелен теләгән кадәр гәпләшеп була.
  • буш вакытта гаилә бюджетында тикшерү уздырып алсагыз да ярый. Әйтик, ярты ел дәвамында гаиләдә нәрсәләргә акча тотылган?
  • коронавирус турындагы хәбәрләрне сирәгрәк карарга тырышыгыз. Дөньяда әлеге чирне күпме кеше йоктыруы, аның аркасында никадәр кешенең гомере өзелүен гел күзәтеп барсаң, төшенкелеккә дә бирелүең бар;
  • адым саен яңгыраган хәбәрләрне балалар да ишетә бит. Коронавирусны халыкка үлем-китемгә китерүче куркыныч вирус дип тәкъдим итәләр. Билгеле булганча, балалар үлемнән, әти-әнисен, якыннарын югалтудан курка. Шуңа күрә дөньяда ниләр майтарылуын, коронавирусның нәрсә икәнен җайлап кына аларга да аңлатырга онытмагыз;
  • карантин чоры – ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләрнең ныклыгын тикшерү өчен дә бер мөмкинлек. Көннәр буена икәүдән-икәү генә калгач, ир белән хатын гел сүзгә килсә яки сөйләшер сүзләре, уртак кызыксынулары юклыгы ачыкланса, уйланырга җирлек бар.– күп вакытыңны гаилә белән уздыруны җәза итеп түгел, бәхет итеп кабул итегез«.

Алсу Закирҗанованың киңәшләре бик күпләрнең гаиләсен саклап калырга ярдәм итәргә мөмкин. Матбугатта, интернет битләрендә шундый фикерләр дә әйтелә: короновирус кешеләр тормышына зур үзгәрешләр дә кертә. Табипларга, сәләмәтлек саклау системасына, өлкән яшьтәгеләргә игътибар арта, икътисади мөнәсәбәтләр үзгәрә,  гаиләгә караш, сәяси буталчыкларны, төеннәрне җайга салу гамәлләре  гомумән кешеләр тормышын үзгәртәчәк.

БИЛГЕЛЕ ШӘХЕСЛӘР ИҖТИМАГЫЙ ФИКЕРГӘ ЮЛ САБА

Билгеле  шәхесләрнең шәхси карашын, яшәү рәвешен рәсми  сәясәтне аңлату өчен дә кулланалар татар матбугатында. Intertat.tatar интернет басмасында Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрованың портреты, аның истә кала торган сүзләре яңгыратыла. Карантин чорында кунаклар кабул итәргә җыенмый, һәркем үз өендә утырсын, дип саный бу популяр сәхнә һәм экран йолдызы.

«Өйдә утырыйк, ә! Бүген икетуган сеңлем шалтырата, «бүген ял итәм, сиңа киләм хәзер» дип, «юк» дидем! Карантин — бу уен эш түгел, җәмәгать. Мин паникёр түгел, мин ТВ карамыйм, ләкин минем чит илдә дусларым яши һәм алар сөйләгән хәлләр куркыта, уйланырга мәҗбүр итә.

Америкадагы дус кызым Әдилә инде икенче атнасын өйдә утыра, вазгыять катлаулана бара ди, (аларда да моннан 10 көн элек аның кадәр куркыныч түгел иде, ә хәзер үлүчеләр саны арта бара), ә безнең халыкка барыбер кебек.

Әйе, үзаңлы кешеләр хәзер «карантин» режимын саклый, тик бу чикләүләрне «каникул» итеп кабул иткән кешеләр күп: паркларда йөриләр, маникюр-педикюр, табигатькә шашлыкка чыгалар, танышларым арасында әби-бабайларны җыеп, Коръән ашы үткәреп ятучылар да бар хәтта», — дип шакката Гөлназ Сәфәрова.

Карантин кагыйдәләрен үтәүнең бик җиңел эш булуын да аңлатырга тырышкан артист.

«Дуслар! Өйдән чыкмаска, кеше чакырмаска — бу бик җиңел эш!!! Без бу режимны бергәләп үтәгәндә генә нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешә алабыз, Сезне җаваплы булырга өндим!

Минем дә әти-әнигә кунакка барып кайтасым килә, алар күрше урамда гына. Минем дә әбигә авылга кайтасым килә, паркта да йөрисем килә! Ләкин бер атна бер җиреңне басып өйдә утырып торырга була бит инде», — дип җаваплы булырга чакырган Гөлназ.

Мондый аңлату-агарту эшләреннән башка, вирусның милли тормышка куркыныч салу очраклары да бар. vatantat.ru

Оренбургта яшәүче татар эшмәкәре, «Байтуган сервис компаниясе» генераль директоры Раил Зариповның короновирустан вафат булуы милләттәшләрне сискәндееп җибәрде. Бу хәл турында  рус һәм татар телләрендә чыгучы  дистәләгән интернет басмалар хәбәр итеп, Раильнең Испаниядән чирләп кайтуына басым ясыйлар, кайткач аның Самара өлкәсендәге туган авылында булу-булмавына  игътибар итәләр.

Мәрхүмнең абыйсы  якташларына күп ярдәм күрсәткән, туган авылында мәчет салдырган бу татар бизнесменының кешеләргә авыруны йоктырган дигән имеш-мимешләргә ышанмаска чакырган. Интернет челтәре мондый очракта төп мәгълүмат көзгесенә әверелә.

 Матбугат көзгесендә карантин темасы гына яктыртыла алмый әлбәттә. Рәсми хакимиятнең тагын бер көнүзәк темасы — Конституциягә төзәтүләр кертү. Төп канунны үзгәртү көне кичектерелсә дә, аны оныттырмаска тырышалар. Шул ук «Ватаным Татарстан» газетасында  күренекле галим Энгель Таһиров Россия Конституциясенә кертеләчәк үзәрешләргә таләпләрен ачып сала: “Мәдәният үги бала хәлендә булырга тиеш түгел” vatantat.ru дип әйткән ул газетада басылып чыккан язмасында.

ХАЛЫК САНЫН АЛУГА МИЛЛӘТ ӘЗЕРМЕ?

Нинди генә маҗаралар булса да, милләт язмышы, татарларның илдә һәм без яшәгән төбәктә тоткан урыны матбугат көзгесеннән читтә кала алмый. Соңгы вакытта «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалы, «Татар-информ» агентлыгы җанисәп темасына бермә-бер күбрәк игътибар бирәләр.

«Шәһри Казан» газетасында телевидениедәге «Таяну ноктасы» программасының чираттагы тапшыруы тасвиралана.  «Татарны татар дип яздырмау нидән килә?»  дигән мәкаләдә проблема куелышы, аналитика чалымнары заманча хәл ителә. Җанисәп темасын тирәнрәк аңлау һәм аңлату  күзгә ташлана бу язмада.

Милләтнең дә, Татарстанның да, Россиянең дә сәяси кыйбласын, үсеш юнәлешен белү һәркемгә кирәк. Мондый идеологик мәсләкне билгеләүче күренекле сәясәтчеләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре үз сүзен әйтә. «Мәдәни җомга» газетасында академик Индус Таһировның  «Ил корабын җил сөрә»  мәкаләсен чыгаруы бу басманың рухи һәм методик кыйбласын ачык күрсәтә.  Аның белән түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин: madanizhomga.ru  

ТАТАР ЯЗМЫШЫ НИНДИ КӨЗГЕДӘ ЧАГЫЛА?

Милли теманы, татар тарихын һәм хәзерге яшәешен яктыртмаган татар басмасы булса, аны татар мәгълүмат мохитенең бер өлеше дип санау гөнаһ булыр иде. Аллага шөкер, күпчелек газета-журналларыбыз  бу мөһим юнәлешкә битараф түгел. Милләткә сүлпән караучы басмалар да очрый, аларга укучылар  салкын караш күрсәтә.

Башка басмалар арасында Казанда чыгучы «Мәдәни җомга» газетасының милли теманы эзлекле яктыртуы, укучыларда милли үзаң тәрбияләргә омтылуы  игътибарны җәлеп итә. Бу теманы яктырту тарихны белүне дә, рухи ныклыкны, ихтыяр көчен дә таләп итә.

Мартның соңгы санында бу юнәлештәге язмалар арасында «Котраг ханга һәйкәл булырмы?»язмасы шаккатыра. madanizhomga.ru

 Болгария Республикасы тәкъдим итүе буенча Татарстанда һәм бу илдә уртак тарихи шәхесләргә һәйкәл куюда килеп чыккан кыенлыклар татар тарихын тергезүнең, дәүләтчелек ядкәрләренең никадәр четрекле юллар үтүен күрсәтә.

«Мәдәни җомга»ның бу санында күренекле удмурт галиме Альберт Разинга һәм җәмгыятебездәге туган телләр хәленә,  тел сәясәтенә багышланган  «Чарасызлыктан янды» мәкаләсен күрми-укымый мөмкин түгел. Бу тетрәндергеч хәл турындагы мәкаләне Интернетка куйдырырга яки «Мәдәни җомга»ның бу санын эзләп табып укырга киңәш итәр идем.

Әгәр дә шул «Мәдәни җомга»ның  шул ук саны кулыгыз эләксә яки аның язмалары тулысынча интернетка куелса, журналист Сөмбел Таишеваның билгеле мәгариф белгече Марат Лотфуллин белән үткәрелгән аналитик әңгәмәсен  укырга тиеш.

Аның баш исеме итеп «Бүген татар теле интеллекттан аерылган» дип  метафора сайланган. Әмма бу кызыклы формула тормышчан булса да,  башисем мәкаләнең эчтәлегенә тәңгәл килми. Чынлыкта бу язма милли мәгариф тарихы, соңгы 2-3 гасырда татар мәгарифе кичергән аяныч хәлләр хроникасы, милләт һәм тел ассимиляциясенең бүгенге чоры турында. Сөмбел Таишеваның Марат Лотфуллин белән үткәргән әңгәмәсе дәвамын, алла бирсә, киләсе саннарда күрербез. Мәгариф һәм милләт фаҗигасын ачык итеп белгән очракта гына хәзерге тормышка төпле бәя биреп, реаль гамәлләргә күчеп буладыр.

ТАТАРЛАР  QR коды АЧЫП КИРӘКЛЕ МӘГЪЛУМАТ ТАБА АЛАМЫ?

Бу матбугат күзәтүенең ахырында «Шәһри Казан» газетасының беренче битенә сылтама бирәбез. Популяр җырчы Илсөя Бәдертдинованың рәсемен генә түгел, тәрбия темасына әйткән фикерләре видеоязмасын типографиядә басылган «кәгазь» газета ярдәмендә дә  күрә аласыз.

Моның өчен мобиль телефоныгызга QR код кушымтасын суыртып алып, «Шәһри Казан» гәзитендә чыккан QR код сурәтенә  юнәлтәсез.

Әгәр телефоныгыз интернетка ялганган булса, шунда ук Илсөя Бәдертдинова төшкән видеролик ачыл.  Рәхәтләнеп карагыз җырчының  мәктәп балаларын укыту, тәрбияләү турында әйткән ихлас сүзләрен! Бу хәвефле көннәрдә дә алар урынлы.

P.S. Мондый  QR код сурәте музейларда, кызыклы тарихи урыннарда еш кына очрый. Яшьрәк кардәшләребез  аларны ачып карыйдыр бәлки. Ләкин өлкәннәр дә, милләт тарихы, мәдәнияты белән кызыксынган һәр кеше бу кушымта аша заманча рәвештә шифранган текст-рәсемне яки видеоны карый башласа, эшләр күңеллерәк барачак!  Татарларга да мондый техниканы үзләштерү зыян булмас. Атналар буе өйдә бикләнеп ятканнан соң, ничектер яңарып, үзгәреп  чыгарбыз дип өметләник. Вирус зәхмәтен кичеп, иктисади-сәяси  кризислар баткагыннан чыкканда җәмгыятебез дә, милләтебез дә башкарак хәлгә киләчәк. Мондый глобаль вакыйгалар эзсез калмый. Мәгълүмат мохитендә бигрәк тә. Милли мәгълуматның  тирән эзләре һичшиксез кала!

Римзил Вәлиев,
Бөтен дөнья татар конгрессы
«Дөнья» интернет студиясенең  баш мөхәррире.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*