tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Атырау Сабантуена Римма Ратникова килде
Атырау Сабантуена Римма Ратникова килде

Атырау Сабантуена Римма Ратникова килде

14 июньдә Казакъстан Республикасы Атырау өлкәсендә Акыйм урынбасары Шынгыс Мукан Татарстан кунакларын кабул итте. Очрашу җылы, дустанә мөнәсәбәттә узды. Рәсми чыганаклар буенча, Казакъстанда татарлар – чит илдә татар диаспорасы саны буенча икенче урында: биредә 250 мең чамасы (1,7 %) татар яши. Алар Казакъстанның 5 өлкәсендә дә бар һәм илдә сан буенча 6нчы урынны били.

Искәртеп узабыз: 5 ел элек Татарстан делегациясе парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Казакъстан Республикасында булды, анда Казакъстан Халыклар ассамблеясы эшчәнлеклеге үзенчәлекләре өйрәнелде. Бу учреждениенең этномәдәни берләшмәләр тырышлыкларын берләштерү, Казакъстан халыклары милли мәдәниятен, телләрне һәм традицияләрен яңадан торгызу, саклау һәм үстерүне тәэмин итү буенча тәҗрибәсе өйрәнелде.

Сабан туенда рәсми очрашуларда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, шулай ук Татарстан Республикасының Казакъстандагы тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Хәсәнов катнашты.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*