tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аулак өй, аулак чәй
Аулак өй, аулак чәй

Аулак өй, аулак чәй

Әби-бабайларның онытылып барган гореф-гадәтләрен халкыбыз саклап калу максатыннан, киләчәк буыннарга тапшырырга тырыша. Элеккечә өйләрдә җыелмасалар да, мәдәният йортын “аулак өй” итеп бик матур кичәләр үткәрәләр. Аулак өйгә чакырып йөрмиләр, каяндыр ишетеп, кемнәндер белеп кенә киләләр.

DSCN6260Без дә Ямаш авылында “Аулак өй, аулак чәй” исемле кичә булачагын ишетеп, шунда юнәлдек. Монда район үзәгеннән, Котлы Бөкәштән, күрше-тирә авыллардан җыелганнар. Апалар, әбиләр, кайнаналар, киленнәр матур яулыклар ябып, кул эшләрен алып килеп, эшкә дә керешкәннәр иде. Кайсы йон оекбаш, икенчесе мамык шәл, кайберләре мамыктан шарф бәйләп утыра. Өйдәге кебек атмосфера, матур итеп җыр сузалар, шул арада такмаклар әйтешәләр. Үзләре белән булган кызык, мәзәк хәлләр сөйләп бар кешене көлдерәләр. Сәнгать җитәкчесе Исламия Сафина ярыштырып алмакчы булды. Хатын-кызлар ике командага бүленеп, команданың исемен, девизлар сайладылар. “Дуслык” командасының девизы “Дуслык булса, бар да була”, ә “Ялкын”ның “Без булдырабыз” булды. Уклау әйләндереп сорауларга җаваплар бирделәр. Ямаш авылының иң яшь килене Резидә бик тапкыр булып чыкты, шаян, төгәл җаваплар әйтеп барыбызны көлдерде. Капкалы уйнап, театрдан өзекләр дә куярга туры килде аларга. Кабат шәл бәйләргә утыргач та “Чукрак телефон” уены уйнарга өлгерделәр. “Һаман шул бер күзне бәйли алмыйм”, – дип көлдерде Рузалия Гайнетдинова, аннары үзенең яшь чагында булган кызык хәлне сөйләп алды. Рузалия апа унҗиде яшендә тормышка чыккан. “Әллә ни пешерә белмәсәм дә, кайнанамнан нәрсә пешерим, дип сорадым. Токмачлы бәрәңге пешерергә кушты. Мин суга бәрәңге турадым, сөт өстәдем, кибет токмачын салдым да пешердем. Дәшми-тынмый гына ашадылар. Шуннан соң кайнанам, токмачлап кисеп бәрәңге пешерергә кушкан идем мин сиңа, диде”, – дип барыбызны да көлдерде.

Ак мамыктан шәл бәйләүче Зөлфия апа Ахунова белән сөйләшеп киттек. Аның бизәкләре башкалардан аерылып тора. Шәлне заказ биреп бәйләтәләр икән. Заманында ул клуб мөдире булып эшләгән, фермада бозаулар караган чаклары да булган. “Хәзер мин хуҗабикә. Маллар асрап көн күрәбез. Җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерәбез. Кич утырып шәл бәйлим. Авылыбызда халык бердәм. Мәдәният йортына концертларга йөрибез, күңел ачу чаралары еш үткәрелә. Берсен дә калдырмый барабыз”,-ди ул. Дания Газизҗанова бирегә Мамадыш районы “Дружба” авылыннан килеп урнашкан икән. “Ямаш авылы миңа бик ошады, килгәнемә бер дә үкенмим. Нурлы авыл, биредә халык мәчеткә йөри, авыл халкы бик ярдәмчел, балаларга укырга менә дигән мәктәп, йөрергә юл бар. Мин үзем бүләккә шарф, кофталар бәйлим”,-диде ул. Җыр, уеннар туктап торган арада үзләре тәмле итеп пешергән ризыкларны пешерү ысуллары белән уртаклаштылар. Кемдер ярма, ит бәлешен пешерергә өйрәтте, кемдер каз пешерү серләрен ачты. Берсе казның эчен, тышын тоз белән уып, ике-өч көн салкынча урында тота. Аннан соң суда юып, пакет белән пешерергә куя икән. Икенчесе казга аджика, майонез сылап, эченә бүрттерелгән карабодай, җимеш, алма тутырып пешергә ярата. Ә өченчесе табага ике-өч телем ипи тезеп, өстенә каз куя, алай эшләгәндә ипи артык майны җыеп ала икән. Гөбәдия тәмле булсын өчен җимеш белән дөгене бергә болгатырга, ун пешкән йомырка уып, ундүрт кашык май салырга кирәк дигән киңәшләрен бирделәр.

Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Бәлешләр, тәм-томнар пешереп алып килгәннәр аулак өйгә. “Безгә кичә бик ошады, оештырсагыз тагы килер идек”,-диештеләр бирегә килүчеләр. Бәйрәм татар халык биюләреннән башка узамы инде ул, табын яныннан торгач, музыка куйдылар. Ямаш халкы биюдә дә сыната торганнардан түгел, тыпырдап биеп тә киттеләр. “Авыл халкы бердәм, ярдәмчел булганлыктан бәйрәмнәр матур, күңелле үтә. 2000 нче елда эшкә килгәннән бирле, мин аларга таянып эшлим. Район буенча үткәрелгән конкурсларда театрны сәхнәләштереп беренче урыннарда бардык. Елына өчәр театр өйрәнеп куярга тырышабыз. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Әнгәм Әтнәбаевның “Ул кайтты” әсәрен куярга уйлыйбыз. Бүген бездә өлкәннәр һәм балалар өчен театр түгәрәкләре эшли. Узган елны балалар белән “Карга боткасы”н сәхнәдә уйнадык. Мәктәп белән тыгыз элемтәдә торабыз. Укытучылар һәм балалар безгә бик ярдәм итәләр”,-ди Исламия Сафина. Аның ике кызы да Мәдәният институтында укыйлар, әниләренә эштә төп терәк алар. Бер кызы ялларда авылга кайтып, башлангыч сыйныф укучылары белән “Техник модельләштерүне өйрәнү” түгәрәге алып бара. Алар кәгазь, агач, чуерташтан макетлар ясыйлар.

Авылда биш урам бар, һәрберсендә җыр-моңга бай кешеләр яши. Һәр урам мәдәният йортында ярышлар үткәрәләр икән. Быел да планнары зурдан, бер урам концерт номерлары әзерләсә, икенчесе театр сәхнәләштерергә уйлый.

Редакциядән: Күптән түгел Балтач авылы мәдәният йортына да авыл халкы “Аулак өй”гә җыелган. Кырыктан артык хатын-кыз кул эшләрен алып бер-берсе белән аралашырга, ял итәргә килгәннәр. Табышмак, мәкальләр әйтеп, йөзек салыш, капкалы, гөлбану уйнаганнар. Аулак өйнең иң кызган чагында шаккатмалы хәл булган. Гармун уйнап, җыр сузып күрше Ямаш авылы егетләре килеп кергән. “Көтмәгәндә, егетләр килеп бәйрәмгә ямь өстәделәр. Безнең белән җырлап, уйнап күңел ачтылар”, – ди мәдәният йорты мөдире Әминә апа Гатиятова.

Гөлназ Зарипова,

Татарстан, Балык Бистәсе районы

“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы әгъзасы,

“Авыл офыклары” район газетасы хезмәткәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*