tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров Австралиядә яшәүче татар яшьләре белән очрашты
Ринат Закиров Австралиядә яшәүче татар яшьләре белән очрашты

Ринат Закиров Австралиядә яшәүче татар яшьләре белән очрашты

Сишәмбе кичендә, 16 июль көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Австралиянең Татар-башкорт ассоциациясе рәисе Шөхрәт Валифф, аның тормыш иптәше Диләрә һәм океан артында яшәүче бер төркем татар яшьләре белән очрашты. Милләттәшләребез Казанга Универсиада уеннарын карау өчен махсус килгән.

Бүгенге көндә Австралиядә 500гә якын милләттәшебез гомер кичерә, шуларның күбесе Аделаида шәһәрендә яши. Шушында ук ике татар оешмасы да үзара дустанә эшләп килә. Берсе 1984 елда

Сәгыйть һәм Ләйлә Садрилар оештырган Көньяк Австралия Татар оешмасы булса, икенчесе 1990нчы елларда эшли башлаган Татар-башкорт ассоциациясе. 2004 елдан башлап әлеге оешманы Шөхрәт әфәнде җитәкли.

Очрашу башында ук Шөхрәт һәм Диләрә Валиффлар милләттәшләребез исеменнән күп сәламнәрен җиткереп, Австралиядәге татар җәмгыяте тормышы турында сөйләде. Яшьләр исә иң элек үзләре белән таныштырып, Универсиада уеннарыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Конгресс рәисе Ринат Закиров яшьләрнең туган җиребездән еракта яшәп тә, үз халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калулары өчен рәхмәтен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*