tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Австралиядә Сабантуй үтте
Австралиядә Сабантуй үтте

Австралиядә Сабантуй үтте

15 декабрьдә Австралиянең татарлар төпләнеп яшәүче Аделаида шәһәрендә Сабантуй үтте.

Австралиянең татар-башкорт җәмгыяте оештырган бәйрәмгә 300 ләп кеше җыелган иде. Чакырылган кунаклар арасында Көньяк Австралия хөкүмәте вәкиле Джек Селлин да бар иде. Иң башта җәмәгатьне Аделаида татар мәхәлләсе имамы Булат хәзрәт Ишмөхәммәтов сәламләде.

Бәйрәм ярышлары арасында гадәтиләре белән беррәттән үзенчәлеклеләре дә бар иде. Австралия үзе дә бит  үзенчәлекле җир, Сабантуй да анда бездә кыш булган вакытта уза. Көянтә белән су ташу, аркан тартышу, капчыкта йөгерү кебек ярышларда катнашмаган кеше калмагандыр. Балалар өчен “ат чабышлары” да үтте. Атлары уенчык булса да, ярышучылар чынлап торып беренчелек өчен тартышты. Көрәш мәйданы да, көрәшчеләр дә үзенчәлекле киемдә булды. Пенопластлы кием киенгән бил алышырга теләүчеләр японнарның сумо көрәшчеләренә охшап торалар иде.

Казаннан Австралия Сабантуена халкыбызның сөекле җырчысы Хәмдүнә Тимергалиева һәм яшь башкаручы Марсель Вәгыйзов бардылар һәм үзләренең матур чыгышлары белән куандырдылар. Шулай ук Сабантуйның мәдәни программасына ямь өстенә ямь өстәп Австралиядә гомер итүче татар җырчысы Зөлфия Камалова да катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*