tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Австралиядән футбол карарга килгән 20 мең җанатарның 35 е татар!

Австралиядән футбол карарга килгән 20 мең җанатарның 35 е татар!

Җир шарының көньяк котыплы “аскы” ягында урнашкан Австралиядән Казанга килү өчен очкычта бертуктаусыз 22 сәгать очарга кирәк. Җанатарларның берсе – Аделаидада яшәүче Шөһрәт Вәлифф – “Дөнья” студиясенә кунакка килгәч, туп-туры “Казан-Арена” стадионына киттек.
Ничек итеп шул кадәр ерактагы илдән футбол буенча дөнья чемпионатына үз якташларын дәртләндерер өчен 20 мең җанатар килгән!

Франция белән Австралия командалары уенын карарга килүчеләр арасында көнгерә төшкән сары майкалы футбол җанатарлары стадионның 1/3 өлешен
тәшкил итте. Хәтта аннан да күбрәк иде бугай алар анда. Әйтерсең, Австралиядә зәмһәрир салкын бу кыш көннәрендә (Цельсий буенча +15 градус!) “кайнар” җәйле Казанга килү алар өчен иң зур бәхет. Юл мәшәкате дә, акча чыгымнары да жәл түгел. Самара, Мәскәү, Петербург
кебек футболлы башка шәһәрләргә барып йөрергә килгәннәр алар. Үзләре чыннан да кызык кешеләр.”Көнгерә”ләр французларга оттырсалар да, җанатарлар бу тамашаны һәм Казанны күрүләре белән канәгать иде.

Футболга килүче 35 Австралия татарының берсе Шөһрәт Вәлифф безгә күптән таныш. Кытайда туып Австралиядә яшәүче бу егет һәм аның тагы
берничә якташы 90 еллар башында Казанга килеп 2 ай дәвамында атаклы галимә Флюра Сафиуллинадан татар теле сабаклары алдылар. “Ватан” җәмгыяте оештырган туган тел курсларына татар яшьләрен китерүне Австралиядә яшәүче татар эшкуары, соңрак татар җәмгыяте рәисе булып киткән Рөстәм Садри хәстәрләгән иде.
Бу яшьләр Казанга килеп туган телле генә түгел, соңрак кәләш-кияүле дә булып киттеләр.

Шөһрәт Вәлифф Казанның иң гүзәл, акыллы һәм милли тәрбияле кызларының берсе Диләрә белән тормыш корды. Аларның бәхетле гаиләсендә менә дигән ике татар баласы үсте. Кызлары Руфия хәзер психолог белеме алып, Лондонда эшли, уллары Данияр 12 нче сыйныфка күчкән. Ә Шөһрәт үзе хәзер дә шундый үк акыллы, дәрте татар егете булып калган, инде 50 яшен тутырган, ике бала үстергән “абзыйга” охшамаган ул.

Тату, эшчән татар гаиләсендә картаймыйлар диючеләр хаклы, күрәсең. Карагыз, тыңлагыз Австралия җанатарын!

Римзил Вәли (текст) һәм Рафис Нуруллин (видео)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*