enrutat
Баш бит / Авыл һәм мәчет юбилее
Авыл һәм мәчет юбилее

Авыл һәм мәчет юбилее

Пенза өлкәсенең Каменск районындагы Кочалейка авылына беренче нигез салынуга  305 ел тулды.  Бу көнне халык авыл юбилее белән бергә тарихи мәчет ачылганга 110 ел тулуны да бәйрәм итте. Замананың нинди генә чорлары булуга да карамастан, милләттәшләребез мәчетнең ишекләрен бер генә көнгә дә яптырмаганнар. Нинди генә көчләүләр һәм ябырылулар булса да, алар әби-бабайлары төзегән алла йортын саклап кала алганнар.

Бүген 340 йортлы Кочалейка авылын бу якларда яшәүчеләр  төрлечә атап йөртәләр. Аны кемдер Кочалейка, Енгалычевка дип атаса, ә кемдер Сулеймановка, Ятмис тә дип сөйли. Бу якларга татарларның кайдан килеп төпләнүләре һәм авыл исеменең  килеп чыгышы хакында шушы авыл мәктәбе укытучысы, озак еллардан бирле авыл тарихын өйрәнүче Ибраһим Гуркин берничә версия бар ди.

Авылы  имам – хатыйбы Хәмзә  Еникеев әйтүенчә, бер гасырдан артык вакыт аралыгында авылдагы мәчетне берничә тапкыр ябарга омтылалар. Әмма ләкин  динле һәм үҗәт авыл халкы бердәм күтәрелеп саклап калалар. “Аны сез төземәдегез, һәм ватарга да хакыгыз юк” дип диләр алар районнан килүче куштаннарга. Унтугызынчы гасыр башында төзелгән аллаһ йортына икенче һөҗүм коммунистлар тарафыннан узган гасырның алтмышынчы елларында була.

Бүген авылдагы тарихи мәчет янәшәсенә яңасын да салып куйганнар. Юбилейга багышланган тантана да ике мәчет арасындагы мәйданда башланып китте. Чыгыш ясаучыларның байтагы бабаларыбыздан калган тарихи мәчетне күз карасы кебек саклап, киләсе буыннарга да калдырырга кирәк дигән фикерне әйттеләр һәм аны салучылар белән элеккеге имамнары рухына дога кылдылар. Ә аннары җыелган хылык тәкьбир әйтеп 19-20 нче гасырларда имам булып торган кешеләрнең исемнәре язылган  мемориаль тактаны ачтылар.

Ул көнне авылга керә торган җирдә  тагын ике мәрмәр такта ачылды. Анда Кочалейка авылы тарихына һәм үсешенә  лаеклы өлеш керткән берничә шәхеснең исемнәре язылган.

Аннары  тантана   Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә авыл уртасындагы  мемориаль комплекс янында дәвам итте. Яу кырыннан исән кайткан    сугыш ветераннарыннан да бүген авылда нибарысы берсе генә исән калган.  Ә сугышта һәлак булганнарның балалары исә әтиләрен искә төшерде. Аларның күпчелеге әтиләрен бер генә тапкыр да күрмәгән һәм гомер буе  “Әти” дип дәшүче яшьтәшләреннән көнләшәеп яшәгән.

Бүгенге бәйрәмгә килгән тыл һәм тыныч хезмәт  ветераннары һәм Әфган, Чечня сугышларында катнашучылар  “Җиңү” комплексы тирәсенә алмагач һәм чия агачлары утырттылар.

Көннең икенче яртысында бәйрәм мәктәп янындагы мәйданчыкка күчте. Биредә авылның тарихы турында сөйләделәр, аннан чыккан танылган шәхесләрен искә алдылар һәм авыл тормышында актив эш алып баручыларга, хезмәт ветераннарына бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Билгеле инде, бәйрәм булгач, анда җыр-биюсез һич кенә дә булмый. Күп төрле җырлар җырланып, биюләр башкарылды.

Ә кичен авыл яшьләре Ятмис елгасы буендагы тугайда футбол буенча  бәйге уздырдылар.Анда турнирның күчмә кубогына авылның дүрт урамы егетләре көч сынашты.

                                Пенза өлкәсеннән  Рамис  Сафин 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*