enrutat
Баш бит / Авыл Сабан туе Президент белән уза
Авыл Сабан туе Президент белән уза

Авыл Сабан туе Президент белән уза

Хәзер Сабан туе кайларда гына үткәрелми. Авылныкы, районныкы, шәһәр­неке, өлкәнеке, федераль дәрәҗәдәгесе, гомум Европа күләмендәгесе ди­сеңме.  14 июльдә исә Курган өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Бер кичкә кер мичкә, дигән­дәй, быел тугызынчы мәр­тәбә оештырылган бәй­рәмне без дә күреп кайттык.

Әй, авыл, син…

IX Бөтенроссия авыл Сабан туен быел Курган өл­кәсе Әлмән авылы кабул итте. Төп чара 14 июльдә узса да, бәй­рәм 13 июльдә үк шушы өл­кәнең Чүмләк авылында Татарстаннан килгән артистлар концерты белән башланып китте. Нинди яхшы җир­дә яшәвеңне аң­ларга теләсәң, читкә китеп кара икән. Моңа әлеге ике авылга ил­т­кән юлда ук инанырга булыр иде. Без­нең республикадагы салаларын яманларга, зарланырга күнеккән халыкны, шөкер итеп куйсын өчен, Әлмән һәм Чүмләк авылларына илтүче юлга гына җи­бәр, диярсең. Юллары – ямау­лы, йортлары – шифер тү­­бәле, күбесе агачтан, ка­ралты-куралары җиме­ре­леп төшкән, кара-коңгырт төсләр өстенлек иткән авылда сугыш яки 1960 нчы еллар турында менә дигән фильм төшереп булыр иде. Халык үзе дә пассив, барына канә­гать булып яши, ахры. Йорт-җи­рләренә газ да кермәгән кешеләр утын ягып җылына, салкын кышлар өчен аерым чаралар кулланалар. Мал-туарга кил­­­гәндә, күбрәк кә­җәләр асрый бире­дәгеләр. Бер дә карарлык җире юкмыни соң, димәгез, әлбәттә, бар. Табигате матур. Күл­ләргә бай җирлек. Каен-на­рат агачлары чиратлашып үскән урманнары да күп.

Ә  Сабан туе узачак Әл­мән авылына Чүмләктән ике сә­гатькә якын барасы. Күзне кап­лап булмый бит, юлда күр­гәннәрдән чыгып, авыл­ның нинди халәттә икә­нен чамалау кыен тү­гел.

Биемәс җирдән биеткән Сабан туе 

14 июльдә исә олысы-кечесе Әлмән авылына Сабан туе мәйданына җыелды. Авыл Сабан туеның исеме генә авылныкы, үткәрү масштабы шәһәр, феде­раль­ныкына бирешми. Әйтергә ки­рәк, Сабантуй урыны уңышлы сайланган: уңайлы, киң, машиналар да шыплап тулмаган. Балалар өчен аерым мәйданчык оештырганнар, анысы төп мәй­дан­нан читтәрәк. Гадә­т­тәгечә, халыкны бер рәткә тезелеп киткән төрле мил­ләтләрнең гореф-гадәт­лә­рен, мәдәни­ятләрен, йолаларын, кә­сеп­ләрен күр­сәтә торган утар­лар каршы ала. Бел­гә­небезчә, рәсми затлар шушы ишегалларына бәй­рәм алдыннан кереп чыга иде. Быел исә искәрмә булды: утарларга игътибар тан­таналы ачылыштан соң бирелде. Кунаклар арасында Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов, Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җы­е­лышы Рәисе урынбасары Юмабикә Ильясова, Татарстан Республикасы мә­дәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм баш­­калар бар иде. Кунак­ларны өч телдә, өч милләт вәкиле үз милли ризыгы бе­лән каршы алды.

Котлау сүзендә Рөстәм Миңнеханов та Курган өл­кәсенең күп милләтле булуына басым ясады.

– Без Сабантуй бәй­рә­мен бу гүзәл җирдә уздырабыз, монда гомер-гомергә төрле халык вәкилләре, шул исәп­тән татарлар һәм башкортлар дус-тату яши. Һәр халык уникаль һәм үзен­чәлекле. Татар мил­лә­тенең гореф-га­дәтләре һәм йолалары белән та­ны­шу­ның бер рәвеше – Сабантуй бәйрәме, –  диде ул.

Татар утарларының алдынгы сафында – Татарс­тан, төгәлрәге Кукмара районы. Республика исе­мен­нән бу районның беренче генә чыгыш ясавы түгел инде. Курган өл­кәсендәге Сабан туеның кураторы да – шушы район. Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев исә үз җир­легенә йөкләнгән әле­ге чарага булышлык күрсә­тү­не зур дәрәҗә итеп кабул иттек, ди. Курганда татар утарын ясау эшенә Кукмара вәкил­ләре бер айдан артык элек тотынган булган. Барлыгы 210лап кеше килгән. “Әлә­зәндәге авыл Сабан туен да зурлап үткәрдек. Халык ка­нәгать калды. Быел да матур татар утары ясадык. Кукмара, авыл ху­җа­лыгы өлкә­сендә генә түгел, сәнәгате белән дә дан тота. Итек басу, тегү фабрикасы, савыт-саба заводы эш­ләп килә. Утарыбызда шулар да күрсәтелгән”, – диде Димитриев. Кукмара утарын карарга кергән рәс­ми затлар  гармунчыларга кушылып биеп тә алды, яңа гына мич­тә пешеп чыккан коймактан да авыз итте.

Башкорт күршеләребез дә тырышкан. Аларның утарында чын умарталар белән умартачыны да, Башкортстан урманнарында яшә­гән җән­лекләрне дә (тере түгел, әл­бәттә), кымыз, корт белән сыйлаучыларны да күрергә, милли кием­нәр­не киеп, үзең­не чын баш­­­­корт итеп тоярга да мөм­кин иде. Рөстәм Миң­нехановтан да башкорт ясап куйдылар: яшел тү­бәтәй киеп, җәя-уктан атып күрсәтте Президент.

Башкортстан утарында озак тор­ды кунаклар. Нәрсә бе­лән шулай таң калдырдылар икән, дип кызыксындык. Башкортстан хакимият башлыгы урынбасары Ми­ләүшә Рәүфовна безнең сорауга болай диде:

– Безне шулай хөрмәт итеп керүләренә рәхмәт. Башкортстанның кунакчыллыгын яраттылар. Менә өстәлдә нәрсә генә юк: каз, казылык, тутырма, урама, биш­бармак. Бергәләшеп кы­мыз эчтек.

Кымыз, чыннан да, бу көнне халык арасында иң популяр эчемлек иде. Күч­тәнәчкә дип тә алдылар, шунда авыз да иттеләр.

Курган өлкәсе тәкъдим иткән утарлар да үзен­чә­лекле һәм бай. Декабристлар музей-йорты мө­дире Елена Югова исә, быелгы илкүләм Сабан туйның  Курганда үтүе юкка түгел, дигән фикердә. “Сабантуй төрки халыкларның гына бәйрәме түгел бит. Гомумән, халыкныкы ул. Урал артында төр­ле милләт вәкилләре яши, урыс милләтеннән бул­ган­нар да әлеге бәй­рәмне шатланып кабул итте”, – дип белдерде Елена ха­ным.

Кайда да татарларны эзли, көнкүрешләрен, хәл­ләрен сораша торган га­дә­тебез бар. Курган өлкәсе утарларының кайбер­лә­ренә кереп, җирлек­ләрдәге милләтәшләрнең яшә­еш­ләре белән кызыксындык.

Сафакүл авылыннан “Миләшкәй” ансамбленә йө­­р­үче Зөлфия Сәфәрова һәм Сания Гыйрфанова, үзебездә татарлар бик күп яши, дип горурланып сөй­ләде. Авылларында милли бәйрәмнәр онытылмый икән. Татарстанга кунакка да кайткалыйлар, туганнары Казан, Баулыда яши.

Төмән өлкәсе Муллаш авылыннан “Пышны” коллективына йөрүче ирле-хатынлы Нурзия һәм Нариман Галиуллиннар мондый төр чараларга исә беренче генә килүләре түгел икән. Күптән түгел Ульяновскида узган “Түгәрәк уен” фес­тивалендә булганнар, чакырган җиргә теләп йө­рибез, диләр. “Безнең Муллаш авылы – чиста татар авылы. Мәктәптә атнага ике тапкыр татар теле укытыла, аның берсе – әдәбият. Бәй­рәмнәребез татар җыр­ла­рыннан башка уз­мый, га­дәтләр буыннан-буынга сакланып килә”, – дип сөй­ләде Нурзия ханым. Кайбер авылларда Шәҗәрә бәй­рәме кебек чаралар да яши икән.

Чиләбедән бәйрәмгә дип килгән Мәйсәрә Байсарова, безнең Татарстаннан булуыбызны белгәч, бигрәк тә сөенде, урыс теленнән татарчага күчте. “Казанны яратам. Аны хәзер танырлык түгел. Олы яшьтә булсам да, Сабантуйга килдем әле. Чыгышлар бик ошады, афәрин!”, – диде ул. Чи­лә­бегә кунакка да дәшеп калды. Килербез әле, Сабантуйлар гына яшәсен!

Көрәшченең уңганлыгы… җирәбәдә күренә

Милли бәйрәмнең йөзек кашы – көрәш һәм ат чабышы. Батырга бүләк тә саллы – Татарстан Президентыннан “Ла­да Гранта” автомобиле. Көрәшчеләргә кытлык булмады анысы.  Төмән һәм Башкорстаннан аеруча күп кил­гәннәр. Ә менә Татарстаннан ике генә көрәшче бил алышты. Сәбәпләрен көрәшне күзәтүче халык үзенчә юрады: бөтен машина да Татарстанга гына китмәсен өчен махсус шулай эшләгәннәр, көрәшчеләр үзләре кил­мә­гән, күбесе шул ук көнне узган Питрау бәйрәмен якын­рак иткән…

Машинага дәгъва кылучыларны җирәбә аша сайладылар. Мондый төр яңа­лык көрәш сөючеләрне дә, батырларны да аһ-уһ ки­лер­гә мәҗбүр итте-итүен. “Көрәштән лоторея ясадылар”, “Автомобиль абсолют батырга бирелергә тиеш”, диештеләр. Яңа гадәтне хуплаучылар да юк түгел. Янәсе, төп бүләк бит элек-электән килгәнчә калган – тәкә.

Үз үлчәү авырлыгындагы батырларга килгәндә, алар барысы да Башкортстаннан – Рушан Ильясов (70 кг), Артур Зөлкарнәев (80 кг), Айгиз Зәйнетдинов (90 кг), Рөстәм Исламов (100 кг), Рәдиф Акчурин (120 кг). Президент бүләгендә җилдерергә Рушан Ильясовка насыйп булды.

Ат чабышында да бүләккә машина бирделәр. Монысын губернатор бүләге, дип аңлаттылар. “Шевроле-Нива” автомобилен Воронеждан килгән Юрий Карташовка бирделәр. “Покой” исемле аты җайдакка җиңү китерде.

Яңадан Самарага

– Моннан тугыз ел элек авыл Сабан туе Самара өлкәсенең Гали авылында башланып киткән иде. Әле кичә генә булган кебек. Инде менә күп кенә төбәкләрне урап, бүген эстафета Курган төбәгеннән яңадан Самара төбәгенә, данлыклы Камышлы районына тапшырыла, — диде Бөтендөнья татар конгрессы урынбасары Марс Тукаев. Шулай итеп, Х Бөтенроссия авыл Сабан туе кабат Самарада узачак. Эстафетаны Самара өлкәсе Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаветдинов кабул итеп алды.

Чулпан Гарифуллина

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*