enrutat
Баш бит / Авыл тормышын яратып, хезмәтеннән тәм табып яши
Авыл тормышын яратып, хезмәтеннән тәм табып яши

Авыл тормышын яратып, хезмәтеннән тәм табып яши

Ярый әле җирдә авыллар бар дибез. Туфрагында үскән мул уңышлары,
колхозларда колач җәеп эшләүче агайлары, урам тузанында тәгәрәп үскән
малайлары, иңнәренә көянтәләр элеп су юлына төшә торган кызлары, мич
тутырып ипи пешерә торган әниләре бар. Әйе, бар иде. Элек нәкъ шулай
иде. Хәзер тормыш нәкъ шуның киреседер. Балалар уйный белми, мичләрдә
икмәк пешми, урамнарда тальян моңы ишетелми, тормышыбыз, көнкүрешебез
ниндидер проектлардан, эзләнүләрдән, ашыгулардан тора. Вакыт җитми торган заманда яшибез. Ашыгабыз-кабаланабыз, дөнья артыннан куып кешене арттырырга тырышабыз. Бердәмлек юк, тормышыбыз гына түгел авыл да матур булсын дип тырышучылар бик сирәк.

Авылларның тормыш-көнкүрешләре акрынлап яхшыра бара. Һәр авыл үзенең
проблемалары, мәшәкатьләре белән көн күрә. Ә авылның нинди икәнлеге,
анда нинди халык яшәгәнлеге  авылга килеп кергән мәлдә үк күренә. Сүзем
Киров өлкәсе Малмыж районының чигендә урнашкан Аджим авылы төбәге турында. Шушы авылда инде 19 ел авыл хакимияте башлыгы булып Римма Мөдәррис кызы
Хәйруллина  эшли. Яз көне апрель аенда шушы вазифага алынганына 20 ел
була. Шушы вакыт эчендә Аджим авылы бик күп проектларда катнашып, җиңү
яулап, бик нык төзекләндерелде. Авылның урамыннан үткәндә үк аның нинди
җитәкче икәне күренеп тора – бер чүп әсәре дә юк, бар җирдә чәчәкләр
утыртылган, печәннәре чабылган. Авыл хакимияте яны да бик матур
төсләрдән торган чәчәкләр белән әйләндереп алынган. Мәдәният йорты да
урнашкан бу бинаны тыштан агартканнар, керә торган җирләрен тигезләп,
цементлаганнар. Мәдәният йортының эче дә бик күркәм. Бөек Җиңүнең 75
еллыгына зур итеп бан-нер ясатканнар. Тирә-юньгә ямь өстәп төрле зур
гөлләр үсә. “Римма ханым, елдан-ел эшләр өчен сездә дәрт арта. Кайдан
шулкадәр көч аласыз?” – дип кызыксындым.

– Беренчедән мин үз эшемне бик яратам, икенчедән кешеләрне яратам һәм
хөрмәт итәм. Нинди эшкә тотынсам да халык белән бергә эшлим. Алар миңа
ярдәм итәләр. Үзем генә берни дә эшли алмас идем. Менә барысыннан да
дәрт алып канатланып эшлим. Мәктәп, мәдәният йорты белән дә тыгыз
элемтәдә торабыз.  Гадел булдым дип уйлыйм. Һәрвакыт күпчелек өчен
эшләргә кирәк дигән фикердә булдым. Карарың белән килешмәгәннәр һәрчак
булачак, әмма күпчелек кабул итсә, тормышка ашырырга тырыштым. Әлеге
алымым еллар белән акланды дип уйлыйм. Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң
мөһиме – кеше булып калу. Эш дәверендә үзеңне шулай куярга кирәк: еллар
узу белән, үз исемеңә авыр сүзләр, гаепләүләр ишетерлек булмасын. Мин
шундый уй белән эшләдем һәм яшәдем. Сабыр булырга һәм чама хисен
югалтмаска кирәк. Үз фикереңне яклау өчен һәр мәсьәләне төбенә төшеп
өйрәнү мөһим.

Ахыргы әйткән сүзләре нәкъ Римма ханымны тулаем ачыклады да куйды. Ул
һәрвакыт эшнең төбенә төшенең, ахырын уйлап эш итүче кеше. Шулай
булмаса, авылны бу кадәр күтәрә алмас иде Римма ханым.
Урыны белән таләпчән дә, кирәк вакытны йомшак холыклы хатын-кыз да, шул
ук вакытта яхшы җитәкче дә була белә ул. Быел авыл халкы белән берлектә
татар зиратын яңартканнар, зурайтканнар,  кирәк җирләрен
төзекләндергәннәр. Зират – ул морҗасыз өйле авыл кебек. Бу авылда
иртәләр дә әтәчсез башлана, фани дөнья байлыгы артыннан да куучылар юк
биредә. Барысы да тигез, барысына да өч аршын җир җиткән.  Сәгате
суккач, һәркем шушы мәңгелек йортка юл алачак… Аджим авылы халкы менә
шуны белеп эш итте.

– Халык бу эшкә бик теләп кушылды, чөнки ул һәрберебезнең мәңгелек
йорты. Ир-егетләребез зур өмә ясадылар. Теләктәшлек күрсәткән һәммә
кешегә олы рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук Рәнис Хәлиуллинга, Рашид
Хәкимзяновка һәм шушы өмәнең оештыручысы Рәүф Каюм улы Вәлиевка да
рәхмәтләрнең иң зурысы, – диде Р.М.Хәйруллина.
Авылга килеп керүгә иң беренче күзгә ташланганы каты көнкүреш калдыклары
мәйданчыклары булды. Аларның янәшәсендә бер чүп әсәре дә тапмассың.
(Күңелгә һәркемнең үзе яшәгән авыллардагы мәйданчыклар күз алдына
киләдер). Бу мәйданчыклар «Авыл территорияләрен үс-терү» программасы
буенча тормышка ашырылган. Һәм шушы ук программага кертеп балалар
мәйданчыгы да эшләнелеп бетерелгән. Аны тапшырасылары гына калган.
Алдагы елларга да эш планнары турында сораганда Римма ханым
Хәйретдинова, алдагы 2021, 2022 елларда да шушы программага катнашып
авылны тагын да матурлату, халыкның тормышын уңайлату турында әйтте.

– Алдагы ике елга да инде заявка бирелде. Бер урамга юл
төзекләндерергә кирәк һәм халыкка ял итү өчен ял зонасы (зона отдыха) да
ясатып бетерелмәгән әле, – дип фикерләре белән бүлеште ул.
«Алма пеш, авызыма төш» дип районнан килгән ярдәмне генә көтеп утыра
торган кеше түгел Римма Мөдәррис кызы Хәйретдинова. Ул үзе тырыша, кул
астындагыларны эшләтә ала, халыкны кузгатып, авыл тормышында катнашырга
чакыра. Халык аны хөрмәт итеп, теләктәшлек белдерә, барысы бергә төрле
вариантлар эзлиләр, бер фикергә килеп эшлиләр. Һәм шуңа күрә нәтиҗәсе дә
куанычлы була.

Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА.
Фотолар авторныкы һәм архивтан алынды.
«Дуслык» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*