enrutat
Баш бит / Авылның хөрмәтле ак әбисе
Авылның хөрмәтле ак әбисе

Авылның хөрмәтле ак әбисе

Киров өлкәсендә гомер итүче Фәния апа Муллагалиева Плотбище авылының ак әбисе, хөрмәтле кешесе. Гыйнвар аенда аңа 84 яшь тулды. Ялгыз яшәсә дә, күңеле гел яхшылыкта булган әбекәй янына кеше килеп кенә тора. Хәл белергә дә, сәдака, күчтәнәчләр китергән авылдашларына Фәния әби Аллаһыдан хәер-фатиха сорап, изге теләкләр теләүдән туктамый. Тәмле телле, үзе бәетләр дә чыгарган әби белән сөйләшеп, үзләре дә күңел бушатып, рухи азык алып китәләр. Кергән бер генә кешене дә юмарт, киң күңелле Фәния апа чәй белән сыйламыйча җибәрми. Авылдашлары Таңсылу һәм Сания апалар да Фәния әби турында аеруча ихтирам белән сөйлиләр, аңа сәламәтлек телиләр.

Фәния апа Балтач тумасы, Нөнәгәр авылыннан. Ул заман яшьләренең күбесе
авыр эшкә җигелә: урман да кисә, фермада да эшли, басу-кырларда да бил
бөгә, төрле җирдә идән юып, мичләргә ягучы булып техник хезмәткәр эшен
дә башкара. Тормышка Плотбище егетенә чыга. Булачак иренең әтисе “заготовитель”
була. Нөнәгәр авылына әтисе белән тире җыярга баргач, Рашит Фәния- не
күреп гашыйк була. Өйләнешкәннән соң яшәргә Пермь ягына Березняки
шәһәренә чыгып китәләр. Фәния апа чит җирләрдә йөргәндә тимер юл-да да
эшли. Менә шунда чак кына үлемнән кала. Ыргылып килгән поездны килеп
җиткәч кенә күреп калып, рельслар уртасына сузылып ята һәм исән кала.
“Күлмәктән тугансың” диләр аңа хезмәттәшләре.

Чит җирләрне үз итми, берничә елдан Плотбищега кайтып, авыл тормышы
белән яши башлыйлар. “Бәхет бит ул гөлләр түгел, су сибеп үстерергә” дип
яза Фәния апа бәетендә. Аллаһ аларга бала бәхете бирмәгән. Соңыннан
Рашит абый да шактый еллар авырый. Авыруы буенча аңа икенче группа
инвалидлык бирәләр. Фәния апа иренә соңгы көненә кадәр нык терәк була.
Ялгыз калгач та, ул төшенкелеккә бирелми, гел эш белән юана. Лаеклы ялга
чыккач та, кул эшләре артында утыра. Кечкенә күләмдәге пенсия акчасына
куш булыр дип, зур мамык шәлләр бәйләп сата, бүләккә өләшергә дип
башмак- лар бәйли. Фәния апаның өен үзе чиккәннән киендергән. Матур
бизәкләр төшереп чиккән мендәр тышлары, пәрдәләр, чаршаулар, карават
читләре – бүгенге көндә яшьләр өчен тарихи хәзинә.

Картаймыш көнендә әбекәйнең күзләре күрми башлый. Шөкер, бертуганының
кызлары бар. Башка төбәкләрдә яшәсәләр дә, Нурсия белән Нурфия
апаларынын хәлен белеп торалар. Әле дә хастаханәләрдә йөртеп, күзенә операция ясатканнар, Фәния апа яңадан күрә башлаган. Үзе турында кайгыртып торган сеңелләренә апалары бик рәхмәтле. Әле күптән түгел Фәния әбинең яшьлектә бик якын булган, инде 30 ел күрешмәгән дус кызын эзләп табалар. Хәзер өйдә
утырып та әллә кайдагы кешеләр белән видиоэлемтә аша сөйләшеп була.
Казахстанда яшәп яткан дусты Фәридә апа белән менә шулай күрештерәләр
Фәния апаны сеңелләре. “Ике дус идек, бергә күпме авырлыклар үттек” дип
яза ул дустына багышлаган шигырендә. Бер төсле күлмәкләр тектереп
кигәннәр, гомер буе бер җирдә яшәрбез дип хыялланганнар. Ләкин язмыш
аларны төрле якларга каерган. Хәзер видиоэлемтә аша күршеләре ярдәме
белән бер-берсенең хәлләрен белеп юаналар, ул аларга яшәү дәрте өсти.

Рәмзия ХӘКИМОВА.

«Дуслык» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*