tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Авылым минем” бәйгесе
“Авылым минем” бәйгесе

“Авылым минем” бәйгесе

Бәйгенең оештыручылары: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенрусия татар авыллары иҗтимагый оешмасы һәм “Халкым минем” газетасы бергәләп “Авылым минем” исемле конкурс игълан итәләр.

Бәйгенең максаты: дөнья буйлап сибелгән татар авылының бүгенге хәл-әхвәленә, үткәндәге мирасына, гореф-гадәтәребез, йолаларыбыз, туган телебез, матур үрнәк татар гаиләләренең яшәешенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

Бәйгенең шартлары:

Бәйгедә кайда яшәвенә, һөнәренә, белеменә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Катнашучылар “Халкым минем” газетасына кызыклы, гыйбрәтле язмаларын 2013 елның 30 декабренә кадәр җибәрә алалар. Язмаларның жанры чикләнми. Бары тик әдәби әсәрләр генә кабул ителми. Язмалар урыс телендә дә булырга мөмкин. Яхшы дип табылганнары, газетада бастырылачак.

Материалларның күләме компьютерда җыелган 4 биттән артмаска тиеш (шрифт зурлыгы 12-14 пункт). Конкурсантлардан язма белән бергә, үзләре турында тулы мәгълүмат (исем-фамилиясе, туган елы, белеме, һөнәре, 4кә 6 см зурлыгындагы бер фото, паспорт ксерокүчермәсе, ИНН һәм страховой таныклыгы номерлары) теркәү сорала. Фотосурәтләр җибәрү мәҗбүри.

Язмаларны “Халкым минем” газетасының [email protected] электрон адресына яки “420060, г.Казань, пл.Свободы д.1, Исполком ВКТ” адресына юллагыз.

Конверт тышына “Авылым минем” дип билге кую шарт.

Бүләкләү:

Бәйгегә йомгак 2014 елның январь ясалачак. Иң кызыклы дип табылган өч язма авторы дәрәҗәле урыннарга һәм акчалата премиягә ия булачак

Один комментарий

  1. Антонида

    Исәнмесез! Авылым минем бөйгесе нәтиҗәләре кайчан билгеле булыр икән? Рәхмәт.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*