tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Авылым тарихы” бәйгесе башланып китте
“Авылым тарихы” бәйгесе башланып китте

“Авылым тарихы” бәйгесе башланып китте

Вконтакте социаль челтәренең “Татар авыллары – Татарские деревни” төркеме бәйге игълан итте. Материаллар төркемдәге “Авылым тарихы” сәхифәсенә урнаштырылачак.

Үз авылын, үз төбәген танытырга, башкаларга да күрсәтергә теләгән һәр кешене “Авылым тарихы” бәйгесендә катнашырга чакырабыз! Бәйге агымдагы елның 31 октябренә кадәр уздырыла.

Бәйгедә катнашу өчен:

  1. Авылыгыз тарихына багышланган материаллар эшләргә.
  2. Авылның килеп чыгу тарихы турындагы риваятьләр һәм легендаларга тукталырга.
  3. Авылыгызда булган атамаларга (урам, чокыр, урман, болын, су, кушаматлар һ.б.) игътибарга итәргә һәм ни өчен шулай аталуына тукталырга (легендалар буенча, картлар сөйләве буенча…)
  4. Материаллар Word форматында 31 октябрьгә кабул ителә, 10 биттән артмаска тиеш.
  5. Материалларны [email protected] адресына юлларга кирәк.

Оештыручылар җиңүчеләргә бүләкләр дә әзерләгән.

1 урын – 4000 сум
2 урын – 3000 сум
3 урын (2әү) яулаучы – 1500 сум акча белән бүләкләнәчәк.

Моннан тыш, әлеге конкурсның спонсорлары да үз бүләкләрен бирәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*