tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айдар Фәсхетдинов – «2020 ел укучысы»
Айдар Фәсхетдинов – «2020 ел укучысы»

Айдар Фәсхетдинов – «2020 ел укучысы»

Чардаклы район үзәгендә мәктәптә белем алучылар арасында “2020 ел укучысы” бәйгесенең муниципаль этабы тәмамланды.

Район бәйгесендә барлыгы 6 укучы катнашты. Алар Ульяновск өлкәсе hәм Чардаклы районы турында төпле белемгә ия булуларын, шулай ук иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Балалар данлыклы якташлары, үз мәктәпләре тарихыннан кызыклы фактлар турында да сөйләделәр. Кыскасы, hәркайсы үзен иҗади шәхес итеп танытты.

Чардаклының 2нче урта мәктәбе укучысы Максим Яин татар халык биюен башкарды. Ә Колмаер урта мәктәбеннән Айдар Фәсхетдинов татар халкының “Никах” милли йоласын гаҗәеп матур, сокланырлык итеп күрсәтеп, район конкурсында җиңү бәхетенә иреште.

Беренче урынга лаек булган Айдар тиздән Чардаклы районын “2020 ел укучысы” өлкә конкурсында тәкъдим итәчәк.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*