tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакай, Азнакай, балкыйсың йолдызлардай!
Азнакай, Азнакай, балкыйсың йолдызлардай!

Азнакай, Азнакай, балкыйсың йолдызлардай!

20 августта Азнакайда Бөтенроссия фәнни-практик, тарихи конференция узды. Бирегә галимнәр, туган ягы тарихын дистәләгән еллар дәвамында өйрәнүчеләр җыелды. Конференция “Ык буе бассейнының тарихи үсешендә кеше һәм табигать. Азнакай районы торак пунктларының, Көнчыгыш Татарстанның ТАССР һәм татар халкы үсешенә, икътисадына керткән өлеше” дигән темага багышланып, ТАССРның — 100, Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылды. Чара Чубар Абдул авылы биләмәсендә башланды. Бире­дә 1885-1982нче елларда тормыш кайнаган, хәзер инде урыны гына калган Ташлыяр авылына һәйкәл — нигез ташы салынды. Икенче тукталыш Чатыр Тауда булды. Без Халыкара масштаб алган “Чатыр Тау” җыенының ачылу тантанасында катнаштык. Фәнни конференция эше шәһәрнең 1нче мәктәбендә, төбәкне өйрәнү музеенда, мәдәният йортында, мәдәни үзәктә оештырылган секцияләрдә дәвам итте. Пленар өлештә эшлекле, кызыклы, эчтәлекле узган чарага йомгак ясалды. Азнакайның бай тарихлы булуына, җитәкчелекнең аны эзлекле өйрәнү һәм фәнни ачышлар өчен җирлек, мөмкинлекләр тудыруына, нәсел тамырларын сак­лап, шәҗәрәләр төзеп, борынгы бабалары истәлекләрен кадерләп саклаган азнакайлыларга сокланып кайт­тым.

Азнакай – тарихи як
“Азнакай” — безнең чор өчен га­дәти булмаган исем. XVII – XVIII гасыр документларында мондый исем­­ле кешеләр очрый. Шуннан чы­гып, авылга нигез салучы Азнакай дигән кеше булган дип әйтергә нигез бар. Гомәр Саттаровның «Татар исемнәре ни сөйли?» китабында бу исемнең килеп чыгышы турында болай диелгән: «Азнакай — ир-ат исеме, азна — атна (җомга) сүзенә ­-кай кушымчасы ялгап ясалган. Җомга көн­не туган ир-ат балага кушылган». Азнакай — Татарстан Республикасының көнь­як-көнчыгышында урнашкан иң эре районнарның берсе. Ул Баш­­кортстанның Шаран һәм Бакалы, Татарстанның Әлмәт, Бөгелмә, Мөс­лим, Ютазы районнары белән чиктәш. Районның мәйданы — 2168,65 кв. км; зурлыгы буенча Әлмәт, Лаеш, Мамадыш, Норлат районнарыннан кала 5нче урында. Халык саны 2010 елгы сан алу буенча — 63 544 кеше. Татарлар — 85,2%; руслар — 11,7%; чувашлар 0,6%; башкортлар — 0,5%; морд­валар — 0,4%; украиннар 0,4% тәшкил итә. Шуны әйтергә кирәк: би­редә чувашлар теттереп татарча сөйләшә. Тарихи чыганаклар буенча, Азнакай авылы ХVIII гасырның беренче яртысында барлыкка килгән. Район буларак 1931 елның 20 октябрь аенда оеша. 1987 елның 20 мартында РСФСРның Югары Советы указы нигезендә Азнакай поселогы шәһәр статусын ала. Азнакай муниципаль районы — Татарстанның иң эре нефть табу һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү үзәкләренең берсе. Азнакай җирлегеннән зур хөрмәткә лаек булган игенчеләр һәм нефтьчеләр, укытучы һәм табиблар, инженерлар һәм төзүчеләр үсеп чыккан. Танылган язучылар, Габдулла Тукай премиясе лауреатлары Мәхмүт Хәсәнов, Марсель Галиев, язучы Әнәс Кари, Россия һәм Татарстанның халык артистлары Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров, күренекле җырчылар Миргаяз Шәрәфиев, Зәйнәп Фәрхетдинова, Ра­вил Галиев, Светлана Сабирова, Данир Сабиров, Салават Миңнеханов, Гүзәлем, «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалы алып баручысы Ләйсәнә Садретдинова, Россия герое Ильяс Дауди һәм тагын бик күп шәхесләр районның данын еракларга танытканнар.

Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең “Аз­на­кайда балта сабы утыртсаң да үсә” дигән сүзләре бар. Бу Азнакай районының элек-электән авыл ху­җалыгы өлкәсендә тирә-якта дан тотканлыгын күрсәтә. Азнакайлылар илебездә беренчеләрдән булып югалган авылларның тарихын өйрәнү эшен башлап җибәреп, китаплар нәшер иткәннәр. 2009 елдан башлап Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Альберт Борһанов җитәкчелек иткән Алтын Урда комплекслы тарих-археология экспедициясенең фәнни-эзләнү эшләре нәтиҗәсендә республиканың көнчыгыш, көньяк-көнчыгыш төбә­гендә, шул исәптән Азнакай районында да ачышлар ясалган. Татарстанның танылган тарихчы-археологы, атка­занган фән эшлеклесе, Татарстан республикасының туган якны өй­рәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борһанов әлеге конференцияне ни өчен Азнакай төбәгендә уздырулары турында сөйләде. “Бу төбәк тарихи яктан бик кызыклы, бай, аның археология, эпиграфика, мәдәни һәм архитектура объектлары әлегә аз ачылган. Гәрчә, Алтын Урда, Нугай урдасы заманындагы материалларны инде шактый тупласак та. Чатыр Тау­ны да өйрәнергә дә өйрәнергә әле. Биредә нәсел тамырларын саклаган, шәҗәрәләр төзегән борынгы бабаларыбыз истәлекләрен кадерләгән халык яши. 2011 елда без тарихи чыга­наклардан Азнакай районында 40ка якын төрле дәверләрнең археоло­гик истәлекләр барлыгын белдек. Ни кызганыч, аларның күпчелеге җир һәм төзелеш эшләре вакытында, Ык сулары белән юылып, юкка чыккан. Бу урыннарда хәзерге татарларның җир эшкәртү, һөнәрчелек һәм сәүдә белән шөгыльләнгән — борынгы әби-бабайлары яшәгән. Ык буенда археологик, эпиграфик тикшеренүләр берничә ел алып барылды. Иске зиратлардагы татар-мөселман язулары халыкның күпсанлы булуын дәлилли. Бүгенге көндә 50 археологик объектның калдыклары, эзләре саклана. Аларның барысын да өйрәнү сорала”, — диде ул.

«Туган як тәхете – Чатыр Тау, исәнме!»

Чатыр Тау — Азнакай табигатенең йөзек кашы. Чатыр Тауның биек­леге — 321,7 метр. Ул Бөгелмә — Бәлә­бәй калкулыгының бер өлеше һәм рес­публикада иң югары биеклек булып тора. Безне Ча­тыр Тауның итәгендә суыр дигән җәнлекләр – зур курчак-лар каршы алды. Суыр — зур гәүдәле булса да, үлән генә ашаганлыктан, явыз түгел икән. Суыр — әдәби телдә байбак дип атала. Нәкъ әлеге җәнлекләр биредә бик күп икән. «Чатыр Тау» атамасының каян килеп чыкканлыгы турында берничә фикер бар. «Чатыр» — тауның тышкы кыяфәте, рельеф билгеләре буенча бирелгән исем диләр. Чынлап та, тауның өске өлеше кисек чатырны хәтерләтә. Тарихка күз салсак, Себердән кайтышлый, 1722 елда медицина докторы, табигать фәннәре профессоры, Санкт-Петербург һәм Рим академияләре әгъзасы Петр Симон Паллас әлеге якларга сугыла. Ул үз күзе белән күргәннәрен бөртекләп язып бара. Чатыр Тауга күтәрелеп, тауның уң як итәгендәге иңкүлектә берничә рудник барлыгын күрә. Халык телендә аларны бакыр базы дип йөрткәннәр, соңыннан инде мәгарәгә әйләнгән. Паллас килгән дәвердә бу рудниклардан кыш буена мең пот казыл­ма байлык алганнар. Йөз пот рудадан ике пот чиста бакыр чыга икән. Руданы купец Мясников кул астындагы Иштирәк бакыр кою заводына ташыганнар (бер потка бер тиен түләү исәбеннән). Паллас Туйкә авылында кунып чыга. Галим тауны Шатыр-Гора дип язып калдырган. Шатыр — фарсы сүзе, йөгерек, җитез дигәнне аңлата. Татар теленә ул чатыр булып кергәндер. Димәк, Чатыр Тау — йөгерек, җитез агучы чишмә тавы дип аталган. Тау тирәсендә Емельян Пугачев гаскәрләре тукталып торган, дип тә исәплиләр. Азнакайлылар 1960-1970нче елларда Чатыр Тауны «Пугачевка» дип йөрткәннәр. Төбәкнең горурлыгы булган Чатыр Тауда төрки халыкларының фольклор фестивален үткәрү Азнакайны милләтләр арасында тагын да таныткан дип әйтергә була. Төрле хәлләргә дучар ителеп, бөтен дөньяга чәчелгән, сибелгән татар бүген бер-берсенә омтылып яши, күрешеп, бәйләнешләрне ныгыту, үзебезгә генә хас милли гореф-гадәтләребезне, җыр-биюләребезне, уеннарыбызны бүгенге шартларда саклау, шулай итеп, үз-үзебез булып калу хәстәрен күрергә тырыша. Азнакайда зур колач белән үткәрелә торган «Төрки халыкларның «Чатыр Тауда җыен» төбәк фольклор фес­тивале» дә — шуның бер ачык чагылышы. Аның исеме үк халыкның игътибарын җәлеп итә. Бу юлы да безне каршы алу, Чатыр Тауга дәррәү килеп: «Туган як тәхете — Чатыр тау, исәнме!» — дип сәлам бирүдән башланып китте. Аның түбәсендә халкыбызның катлаулы тарихын күз алдына китереп сәхнәләштерелгән тамаша карап, хәтерне яңарттык, үзара аралашып, якыннан таныштык. Мондый җыен ел саен безнең Удмуртиянең Балезино районында да үтә.

Ул «Касимовлар җыены» дип атала. Тарихчы, Төньяк районнарның имам-мөхтәсибе Илмир Касимов әлеге тамашаны кызыксынып кү­зәтте. “Минем нәкъ әлеге Чатыр Тау­да үткәрелә торган җыенны карап, тәҗ­рибә уртаклашасым килде. Мин һәрнәрсәгә тарихи яктан карадым. Костюмнарны, чыгышларны күзәттем. Без төбәкләр турында китап­лар чыгарабыз, ләкин китапны бөтен кеше дә укымый. Төбәкнең тарихы халыкка барып җитсен өчен, аны менә шундый җыеннарда сәхнәләштереп күрсәтергә кирәк”, — диде ул, Чатыр Тауда алган хисләре белән уртаклашып. Мәкаләмне күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Энгель Риза улы Таһиров сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Халык телендә азнакайлыларны мактанчык халык диләр, мактанырлык урыннары да бар! Кешелеклелек сыйфатларын саклау, тарихны барлау буенча безгә алардан үрнәк алып, эшләргә дә эшләргә әле!”

Рәфилә Рәсүлева.

yanarysh.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*