enrutat
Баш бит / Азнакай районы Әсәй авылы зиратындагы төрбәне туристик маршрутка кертергә телиләр
Азнакай районы Әсәй авылы зиратындагы төрбәне туристик маршрутка кертергә телиләр

Азнакай районы Әсәй авылы зиратындагы төрбәне туристик маршрутка кертергә телиләр

Азнакай районы Әсәй авылының яссы тау битендәге зиратта урнашкан Әхмәтхан төрбәсе туристик маршрутка кертелергә мөмкин. Бу хакта төбәк тарихчысы Эльвира Ихсанова «Татар-информ»да узган татар төбәк тарихчыларының яңа ачышларына багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

«Ком-таштан төзелгән, ел әйләнәсенә яуган явым-төшемнәр тәэсирендә түбәсе җимерелгән өч төрбә бар. Баш очындагы ташына һинди саннар һәм гарәп язуы белән „1873 сәнә Әхмәтхан бине ибн“ дип язылган төрбә — иң зурысы. Әмма ул иң яше булырга мөмкин, чөнки башка җимерелгән төрбәләр янындагы кабер ташларындагы язулардагы еллар шул хакта сөйли», — диде ул.

Эльвира Ихсанова төрбәнең өч өлештән (склептан) торганын, анда гаилә башлыгы, хатыны һәм баласы күмелгән дип фаразлавын әйтте. «Ташлар дымланудан тиз уалып җимерелмәсен өчен, як-ягында һава йөрү өчен тәрәзә кебек тишекләр калдырылган. Моннан 40 ел элек аның берсе яхшы сакланган хәлдә, түбәсе дә бар иде», — ди ул.

«Безнең төрбә халыкка билгеле иде, гыйльми яктан археолог Альберт Борһанов 2009 елда өйрәнде. Урсай, Тымытык, Сарлы авылларында эпитафик гарәп язуларын да өйрәнү булды. Ул археологик системага салынды һәм, шуның нәтиҗәсендә, җитмештән артык объект табылды», — дип ачыклык кертте ул.

Эльвира Ихсанова төрбәләр кую татарлар арасында сирәк күренеш түгеллеген әйтә. «Аны бай, дәрәҗәле кешеләргә куйганнар. Мондый склеплар бүгенге көнгә кадәр Кавказда Куртата иңкүлегендә яхшы сакланган. Моннан тыш, аларны Оренбург өлкәсенең Новотроицк шәһәреннән читтәрәк казахлар яши торган авыл зиратында да очратып була», — ди ул.

  • Төрбә — югары даирә түрәләре, атаклы кешеләр, аларның гаилә әгъзалары кабере өстенә салына торган корылма. Кагыйдә буларак, мәчет, дини комплексларда, зиратларда эшләнә, аерым гына булган төрбәләр дә очрый. Ул зур булмаган бүлмә рәвешендә була.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*