tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда “Чатыр тау җыены” узды
Азнакайда “Чатыр тау җыены” узды

Азнакайда “Чатыр тау җыены” узды

2014 елның 27 июнь көнне Татарстанның Азнакай районында төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” төбәкара фольклор фестивале узды. Фестивальдә Республика татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәис кызы катнашты.

Фестивальгә республикадан һәм күрше Башкорстаннан барысы 19 иҗат коллективы килде. Программада Чатыртауда экскурсия, театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Төштән соң Азнакай Мәдәният Сараенда иҗат коллективларының иҗат бәйгесе узды. Фестиваль шәһәрнең Р.Ишкәев исемендәге ял паркында Гала-концерт һәм җиңүчеләрне билгеләү белән тәмамланды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*