tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда «Uen Fest» фестивале кысаларында татар халык уеннары үткәрделәр
Азнакайда «Uen Fest» фестивале кысаларында татар халык уеннары үткәрделәр

Азнакайда «Uen Fest» фестивале кысаларында татар халык уеннары үткәрделәр

6нчы август көнне «Uen Fest» фестивале кысаларында Азнакай муниципаль районы «Мәдәни үзәк» муниципаль бюджет учреждениясе белгечләре Азнакай шәһәренең 21нче «Сандугач» балалар бакчасында татар халык уеннары үткәрделәр.

Балалар татар халкы сәнгате, татар уеннары төрләре белән таныштылар. Алар «Түбәтәй уены», «Утыр, утыр, Мәликә», «Кабыргалы – тамчылы» халык уеннарын, төрле төстәге тасмалар белән уеннар уйнадылар.

Балалар өчен халык уеннары педагогик яктан кыйммәт һәм акыл, характер, ихтыяр тәрбиясенә зур йогынты ясый. Әхлакый һәм физик яктан үстерәләр, билгеле бер рухи кәеф, халык иҗатына кызыксыну тудыралар.

«Сандугач» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бик күп уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф алды.

Айгуль Шарифуллина
aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*