tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда “Җиләк бәйрәме” узачак
Азнакайда “Җиләк бәйрәме” узачак

Азнакайда “Җиләк бәйрәме” узачак

Татарстанның Азнакай районында нинди генә бәйрәмнәр оештырылмый. Җиләкләр тулып пешкән чорда азнакайлыларны тагын бер күңелле чара көтә – “Җиләк бәйрәме”, дип хәбәр итә җирле “Маяк” басмасы.

Бу шимбәдә, 5 июльдә, бәйрәм җиләк җыючылар конкурсы белән башланып китә. Анда катнашырга теләүчеләрне автобуслар сәгать иртәнге 7дә Балалар иҗаты үзәге каршыннан утыртып, урман-болыннарга юл алачак. Кичке 5тә исә Татарстан мәйданында җыр-моң, уен-тамаша, җиләк ярминкәсе көтә һәм конкурска йомгак ясала.

Биредә шулай ук җиләктән әзерләнгән камыр ашлары, кайнатмалар, үзең үстергән бакча җиләге белән дә катнашырга мөмкин.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*