tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Багратионовск шәһәрендә патриот шагыйрь Фатих Кәримне искә алдылар
Багратионовск шәһәрендә патриот шагыйрь Фатих Кәримне искә алдылар

Багратионовск шәһәрендә патриот шагыйрь Фатих Кәримне искә алдылар

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Багратионовск шәһәренең хәрби мемориалында булды, биредә халкыбызның батыр улы,  татар шагыйре Фатих Кәрим күмелгән. Татарстан кунаклары шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды. Делегация составында шагыйрьнең кызы Ләйлә Фатиховна да бар иде.

Хәрби мемориалга керү юлында шәһәр кунакларын балалар һәм шәһәр округы администрациясе башлыгы Максим Азов каршы алды. Тантаналы митинг аның сәламләү сүзе белән башланып китте. «Бүген без батыр шагыйребезне искә алырга җыелдык. Аңа сугыш афәтеннән котылырга берничә ай җитмәде. Безнең Фатих Кәримгә карата хөрмәтебез чиксез, без аның шигырьләрен яратып укыйбыз”, – диде ул.

Соңрак сәламләү сүзе белән Васил Шәйхразыев чыгыш ясады. «Без Бөек җиңүнең безгә ничек авыр бирелгәнен беләбез. Күпме төзелми калган һәм җимерелгән гаиләләр, күпме югалтулар. 19 февраль безнең өчен истәлекле дата. Нәкъ менә бүген, бөек шагыйрь Фатих Кәримнең йөрәге тибүдән туктады. Без, биредә аңа карата булган шушы хөрмәт өчен, чын күңелдән шатланабыз”, – диде Милли шура рәисе һәм администрация башлыгына иң изге рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Соңрак шагыйрьнең кызы Ләйлә Фатиховна да чыгыш ясады. Ул Багратионовск шәһәре белән ярты гасырлык дуслыгы булу турында сөйләде, биредә яшәүчеләргә һәм җитәкчелеккә әтисе – патриот шагыйрь Фатих Кәримгә булган игътибары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ул киләчәк буынга дөрес тарихны тапшыруның мөһимлеген дә ассызыклады.

Рәсми чыгышлардан соң балалар кунакларга Фатих Кәримнең шигырьләрен сөйләделәр, Бөек Җиңү өчен һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Чара Фатих Кәримнең һәйкәл-обелискына чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Алга таба Татарстан кунаклары шәһәр округы башлыгы белән бергә Багратион шәһәренең Төбәк тарихы музеен карадылар. Кунакларны Фатих Кәримгә багышланган экспозиция белән таныштырдылар. Формаль булмаган әңгәмә барышында Максим Азов Васил Шәйхразыевка Багратионовск балалары өчен Фатих Кәримгә багышланган конкурс оештырырга һәм җиңүчеләрне шагыйрьнең туган ягына алып барырга тәкъдим итте. Милли Шура рәисе әлеге тәкъдим белән килеште. Соңыннан Васил Шәйхразыев музейның “кунак китабы”на рәхмәт сүзләрен язып, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән музейга китаплар бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*